Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Районыбыз басуларында уҗым культураларын, күпьеллык үләннәрне тукландыру, тырмалау эшләре дәвам итә

Әлегә 19,4 мең гектарда уҗымнарга, 5,6 мең гектар күпьеллык үләннәргә минераль ашламалар кертелде. Дүшәмбе көнне "Борискино", "Юхмачы" отрядлары арпа, катнаш культуралар чәчүгә кереште. "Көньяк Әлки" хуҗалыклары язгы кыр эшләренә аеруча ныклы әзерлек белән килде. Биредә техника да вакытында төзекләндерелде, туфракта дымны каплатуга да беренчеләрдән булып төштеләр. Филиалның "Борискино" отрядында тырмалау...

Әлегә 19,4 мең гектарда уҗымнарга, 5,6 мең гектар күпьеллык үләннәргә минераль ашламалар кертелде. Дүшәмбе көнне "Борискино", "Юхмачы" отрядлары арпа, катнаш культуралар чәчүгә кереште.

"Көньяк Әлки" хуҗалыклары язгы кыр эшләренә аеруча ныклы әзерлек белән килде. Биредә техника да вакытында төзекләндерелде, туфракта дымны каплатуга да беренчеләрдән булып төштеләр.

Филиалның "Борискино" отрядында тырмалау шактый уңышлы бара.

-Тырмалауны бу атнада тәмамларга уйлыйбыз. Бу эшнең яртысыннан артыгы башкарылды инде. 1563 гектарда көз сөреп калдырылган мәйданнарда дым каплатылды, - ди хуҗалыкның баш агрономы Мөнип Борһанов.

Хуҗалык техника белән кирәгенчә тәэмин ителгән. Әнә шактый күләмле эш башкарырга сәләтле К-700, К-744, өч МТЗ тракторлары туфракны тырмалап басуларны иңли. Әлеге корыч атлар белән абыйлы-энеле Виталий һәм Евгений Арнаковлар, Григорий Зварыч, Владимир Пастухов, Илсур Вәлиев, Иван Калмыков, Әмин Хәйруллин идарә итә.

Ягулыкны экономияләү җәһәтеннән бик отышлы булган "Нью Холланд" тракторы белән Минсәит Шәйдуллин, "Хорш" чәчкечендә Замир Нотфуллин арпа чәчүгә төшкәннәр.

Филиалда бу язда шактый мәйданда бөртеккә һәм силоска кукуруз, көнбагыш, арпа, борчак, катнаш культуралар, суданка чәчү планлаштырылган.

- Көннәр әлегә матур, һава торышы шулай торса, май урталарына чәчүне тәмамларбыз да, -ди "Көньяк Әлки" филиалының баш агрономы Искәндәр Хәйруллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев