Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегеннән берьюлы дүрт нарасыйны өйләренә озаттылар

Район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегеннән берьюлы дүрт нарасыйны өйләренә озаттылар. Мондый "уңдырышлы" атналар гел булмый, шуңа да бу сөенечле вакыйга чын бәйрәм төсе алды. Тудыру бүлеге каршында шарлар белән бизәлгән машиналар тезелгән, чәчәкләр тоткан дулкынланган әтиләр, туган-тумачалар мәш килә. Шулай шул, бала туу - шатлыкларның иң-иң зурысы. Америкада бугай,...

Район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегеннән берьюлы дүрт нарасыйны өйләренә озаттылар. Мондый "уңдырышлы" атналар гел булмый, шуңа да бу сөенечле вакыйга чын бәйрәм төсе алды.

Тудыру бүлеге каршында шарлар белән бизәлгән машиналар тезелгән, чәчәкләр тоткан дулкынланган әтиләр, туган-тумачалар мәш килә.

Шулай шул, бала туу - шатлыкларның иң-иң зурысы. Америкада бугай, озын гомер юлы узган бер төркем өлкәннәр белән сөйләшеп, алар хакында китап язганнар. Шунда "Тормышыгыздагы иң шатлыклы вакыйга нинди?" дигән сорауга өлкәннәрнең күпчелеге: "Балалар туу" дип җавап биргән. Яңа кешенең дөньяга килүе - гаиләгә, әти-әнигә генә түгел, дәүләт өчен дә куаныч ул. Сабыйлар күбрәк туган саен илнең куәте арта, киләчәккә өметләре ныгый.

Соңгы вакытта ишле балалы гаиләләрнең арта баруы да сөендерә. Күпләр инде ике бала белән генә чикләнмиләр. Бу юлы да Базарлы Матакта яшәүче Вафиннар һәм Дмитриевлар өченче бәбиләрен алып кайттылар. Рәмис һәм Гөлүсә Вафиннарның Әминәләре гаиләдә өченче кыз булып дөньяга килгән. Ә Вадим һәм Татьяна Дмитриевларның уллары Диманы исә өйдә ике абыйсы көтә.

-Кыз туса да, малай туса да куаныч. Һәркайсы газиз, кадерле. Сәламәт кенә булсыннар,-диләр бәхетле әти-әниләр.

Яңа туган нарасыйларын беренче тапкыр кулларына алган әтиләр нәниләренә карап туя алмыйлар. Әнә Артем Антонов әле бәләкәй Дашаны, әле хатыны Еленаны үбеп ала. Юхмачыда яшәүче бу яшь гаиләнең кызлары икенче бала булып туган. Улларына ике яшь икән.

Үргәгар авылыннан Илнур һәм Рәсимә Гыймадиевларның да сөенечләре эчләренә сыймый. Аларның кызлары Самирә шулай ук икенче бала булып туган.

Район ЗАГС бүлеге начальнигы Розалия Сафина районыбызның иң бәләкәй гражданнарының беренче документларын - туу турында таныклыкларын һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Бәбиләрнең әти-әниләрен район үзәк хастаханәсенең баш акушер-гинекологы Эма Шәйхетдинова һәм өлкән акушерка Светлана Герасимова да котладылар. Алар һәркайсы нәниләрнең сәламәт булып үсүләрен, илебезнең лаеклы гражданнары булуларын теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев