Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Җиңү поезды”нда – Мәскәүгә

24-26 август көннәрендә республиканың ветераннар һәм яшьләр делегациясе башкалабыз Мәскәүдә булып кайтты. Делегация составында безнең район вәкилләре дә бар иде.

Мәскәүгә сәяхәт Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын һәм республика Ветераннар (пенсионерлар) иҗтимагый оешмасы төзелүнең 25 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында оештырылды. Үткән җомгада "Җиңү поезды"нда Казаннан башкалага 360 татарстанлы юл тотты. Болар - Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш еллары балалары һәм аларны озата баручы укучы яшьләр. Егетләр-кызлар юлда һәм Мәскәү буенча экскурсияләр вакытында өлкәннәрне кайгыртып, төрлечә ярдәм итеп торды. Моннан тыш, ветераннар белән яшьләрнең бергәләп сәфәргә чыгуы буыннар арасындагы элемтә-бәйләнешләрне ныгытуга да хезмәт итте. Башкалага визит, ветераннарга олы хөрмәт күрсәтү белән бергә, үзенә күрә яшьләргә хәрби-патриотик һәм әхлак тәрбиясе бирү дә булды.
Мәскәүгә сәяхәт кылган райондашларыбыз - район ветераннар оешмасы советы җитәкчесе Фаиз Шакиров, хезмәт ветераны Әхәт Әсәдуллин, Алексеевск агрокөллияте район филиалының 3 нче курс студенты Алмаз Бәзиров һәм Н.Дәүли исемендәге гимназиянең 11 нче сыйныф укучысы Раил Сафиуллин - башкаладан искиткеч тәэсирләр белән кайтканнар.
-Искиткеч сәфәр булды бу,-дип уй-хисләре белән уртаклашты Фаиз Вәгыйзович. -Бөек Ватан сугышы еллары михнәтләрен кичергән, Җиңүгә үз өлешләрен керткән ветераннарга карата республикада күрсәтелгән ихтирам һәм кайгыртуның бер чагылышы булды ул. Без адым саен игътибар, хөрмәт эчендә булдык, һәр җирдә бик әйбәт шартлар тудырылды. Шимбә көнне иртүк Мәскәүгә килеп төшеп, көне буе автобусларда башкаланы карап йөрдек, бик күп истәлекле урыннарда булдык. Поклонная гора мемориалында булу, Бөек Ватан сугышы Үзәк музее экспонатлары белән танышу аеруча зур тәэсир калдырды. Без Бөек Ватан сугышы каһарманнары истәлегенә куелган Стела итәгенә чәчәкләр салдык, бергәләп фотога төштек. Кызыл мәйданга экскурсия дә онытылмаслык булды. Манеж мәйданы, Александр бакчасы (мәңгелек ут), Мавзолей, Василий Блаженный храмы, Минин һәм Пожарский, Жуков һәйкәлләре - һәркайсын карап, экскурсоводлар сөйләгәннәрне тыңлап, Мәскәүне үзебез өчен өр-яңадан ачкандай булдык. Гомумән, башкала бик үзгәргән, матурайган, яңарган. Ветераннар өчен дә, яшьләр өчен дә зур бүләк булды бу. Һәркайсыбыз сәяхәттән бик канәгать калды, республика хөкүмәтенә һәм ветераннар иҗтимагый оешмасы җитәкчеләренә олы рәхмәтен белдерде.
Сугыш ветераннары белән беррәттән, тыл хезмәтчәннәренә карата да игътибарның арта баруы бик куанычлы. Фаиз Вәгыйзович әйтүенчә, бу җәйдә республикада тыл эшчәннәрен шифаханәләрдә ял иттерү оештырылган булган. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек барышында сугыш еллары балалары хакында кайгырту чаралары да күрелер, дип өметләнәләр ветераннар.
Фаиз Шакиров һәм Әхәт Әсәдуллин "Җиңү поезды"нда башкалага сәяхәт турында мәктәпләрдә һәм агрокөллият филиалында укучылар белән әңгәмәләр үткәрергә дә ниятләп торалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Война