Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Халык канәгать, гаиләсе дә шат

27 ноябрьдә районыбыз өчен яңалыкка әйләнгән вакыйга булды. Юхмачы һәм Чуаш Борнае авылларында полиция участок уполномоченныйлары өчен эш урыны һәм торак йорт берләштерелеп төзелгән биналар файдалануга тапшырылды. Чуаш Борнаенда әлеге чара аеруча тантаналы төстә үтте.

Чуаш Борнае кустында участок уполномоченные булып полиция өлкән лейтенанты Владимир Севрикеев эшли. Владимир Федорович 2009 елдан бирле участковый. Ул үзе Югары Матак егете. Хатыны Ландыш белән ике бала үстерәләр. Әлегә кадәр Югары Матакта әниләре белән яшәгәннәр.
Соңгы елларда участок уполномоченные Владимир Севрикеев башта туган авылыннан район үзәгенә килә иде. Эчке эшләр бүлегендә яңа көнгә күрсәтмәләр алгач, үз участогына кергән авылларына чыгып китә.
Участогында төнлә хокук бозу, җинаять очраклары булганда иң элек аңа хәбәр бирәләр. Билгеле, Владимир әлеге авылга барып җиткәнче шактый вакыт уза. Ара ераклыгы бит бер якка 40-50 чакрымга җитә. Димәк, еш кына җинаятьне ачу өчен иң кадерле вакыт та кулдан ычкына дигән сүз.
Республикада быел участок уполномоченныйларына авылларда эш урыннары белән берлектә торак төзү программасы эшли башлады. Бу программа ике яклы килешү, ягъни 50гә 50 рәвешендә финанслау нигезендә гамәлгә керде. Участковыйлар өенең ярты бәясе республика Эчке эшләр министрлыгы аша финансланса, икенче яртысын муниципаль район бюджеты капларга тиеш.
Безнең район әлеге программада катнашырга беренчеләрдән булып теләк белдерә. Берьюлы участковыйга өй һәм эш урыны төзелә башлый.
Юхмачыда участковый өен "Элегия" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (җитәкчесе Радик Гатауллин) төзесә, Чуаш Борнаендагысын "Строитель и К" оешмасы (җитәкчесе Рәшит Мөхәммәтшин) салырга алына. Әйтергә кирәк, ике бина да бик сыйфатлы итеп, барлык шартларына китереп корылган. Офислы өйләрнең икесе дә авыл уртасында, бик җайлы урында урнашкан.
Менә Чуаш Борнаенда яңа торакны файдалануга тапшыру тантанасы башланды. Әлеге чарада республика эчке эшләр министры урынбасары Дамир Динниулов катнашты.
Иң элек районыбыз башлыгы Фердинат Дәүләтшин сүз алды.
-Бүген бездә бик шатлыклы вакыйга - ике участок уполномоченные үз кустларында барлык шартлары тудырылган эш урынлы һәм тораклы булдылар. Бу минем күптәнге хыялым иде. Совхозда директор булып эшләгәндә үк участковыйларны үз участокларында яшәтү турында хыяллана идем. Хокук сакчысы янәшәңдә булганда бит халыкка да җиңел, тыныч, төрле тәртип бозуларга, җинаятьләргә дә урын калмый. Республикада бу программа эшли башлагач та без ике шундый өй төзүгә алынырга теләк белдердек. Безгә шундый мөмкинлек тудырган өчен эчке эшләр министры Артем Хохоринга рәхмәт. Киләсе елларда да әлеге проектта катнашырга теләгебез бар.
Аннан Фердинат Мидхәтович яңа өй ачкычларын аның хуҗасы Владимир Севрикеевка тапшырды,.
-Быел республикада беренче тапкыр шундый проект эшли башлады, һәм бер ел эчендә 84 участковый офислы һәм тораклы булды,-диде республика эчке эшләр министры урынбасары Дамир Динниулов.
-Менә Чуаш Борнае халкы һәм тирә-юнь авылларда яшәүчеләр дә үз хокук сакчыларын янәшәләрендә тоярлар. Мин ышандырып әйтәм: бу төбәктә киләчәктә тәртип бозулар да, җинаять кылулар да күпкә азаер. Безнең хезмәттәшебез Владимир Севрикеев үз вазыйфаларын намус белән башкарыр.
Министр урынбасары Владимир Севрикеевка эш өчен яңа "Нива" автомобиле ачкычларын тапшырды. Дамир Равилович район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренә карата һәрчак кайгыртучанлык һәм ярдәм күрсәткәне өчен район башлыгы Фердинат Дәүләтшинны министр Артем Хохоринның Рәхмәт хаты белән дә бүләкләде. Шундый ук Рәхмәт хатларына район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин һәм төзүчеләр ия булды.
Владимир Севрикеев эшләү һәм гаиләсе белән яшәү өчен барлык уңайлыклары булган шундый өй төзегән өчен рәхмәт сүзләре әйтте. Киләчәктә дә хезмәтен тырышып, нәтиҗәле итеп башкарырга ышандырды. Аннан ул кунакларны эш кабинетын һәм өйләрен карарга чакырды.
Владимир иң элек эш бүлмәсен күрсәтте. Биредә участковыйга хезмәтен нәтиҗәле оештыру өчен барысы да булдырылган. Интернетка тоташтырылган компьютер, телефон элемтәсе, бүлмә җиһазлары - бар да заманча, уңайлы.
Бинаның икенче ягында полиция хезмәткәренең гаиләсе яшәячәк. Иркен зал, йокы бүлмәләре, аш-су бүлмәсе, ванна һәм бәдрәф - һәркайсы иркен, якты, җылы. Өйгә өр-яңа җиһазлар куелган. Ә Дамир Равилович хуҗабикәгә чәчәк бәйләмнәре һәм яңа өйне котлап зур суыткыч бүләк итте.
Владимир белән Ландышның канәгатьлекләре, сөенечләре йөзләренә чыккан. Безнең котлауларыбызга алар:
-Бу иркен яңа өйнең үзебезнеке икәненә ышанып бетеп тә булмый әле. Әниләр белән бергә бик тату тордык анысы. Әмма мондый матур өйдә мөстәкыйль яши башлау да бик шатландыра. Балалар өчен аерым бүлмә, уйнарга да урын күп. Бу программаны эшләүчеләргә дә, төзүчеләргә дә рәхмәт кенә!-диделәр.
-Участковый эше бигрәк тынгысыз бит. Моңа кадәр иремнең күп вакыты хезмәттә үтә, балалар да аны сирәк күрә иде. Хәзер үзебез Владимирның участогында яши башлагач, эш кабинеты белән өебез бер үк бинада да булгач, әтиебез яныбызда ешрак булыр, без дә аның өчен тынычрак булырбыз,-дип тә өстәде Ландыш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев