Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Халык контроле” сайтына Әлки районынан быел 17 кеше мөрәҗәгать иткән

"Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасы Татарстанда 2012 елдан эшли. Билгеле, баштарак аңа ышаныч әллә ни зур түгел иде. Әмма татартсанлыларның һәр мөрәҗәгате кабул ителеп, тиешле чаралар күрелгәнлектән, "Халык контроле"нә мөрәҗәгать итүчеләр саны артканнан арта бара. Шул исәптән безнең районда яшәүчеләр дә үзләрен борчыган проблемаларны республика җитәкчелеге колагына интернет аша ешрак...

"Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасы Татарстанда 2012 елдан эшли. Билгеле, баштарак аңа ышаныч әллә ни зур түгел иде. Әмма татартсанлыларның һәр мөрәҗәгате кабул ителеп, тиешле чаралар күрелгәнлектән, "Халык контроле"нә мөрәҗәгать итүчеләр саны артканнан арта бара. Шул исәптән безнең районда яшәүчеләр дә үзләрен борчыган проблемаларны республика җитәкчелеге колагына интернет аша ешрак җибәрә башладылар.

-2012 елда дәүләт системасына безнең районнан нибары бер хәбәр барып ирешкән. Ә быел инде "Халык контроле"нә 17 кеше мөрәҗәгать иткән. Димәк, бу хезмәткә ышаныч ныгый, - ди район башкарма комитетының мәгълүмат бүлеге начальнигы Лариса Кирсанова һәм "Халык контроле" сайтына җибәрелгән хозер-шикаятьләрнең эчтәлеге белән таныштыра. Аларга карасаң, әлкилеләрне нигездә юлларның торышы борчый борчый булып чыга. Менә аларның берничәсе: Базарлы Матакның Дуслык, Афанасьев урамнарында, Актай тыкрыгында урам юллары бик начар хәлдә, дип зарланган район үзәгендә яшәүчеләр. Түбән Әлкидә һәм Юхмачыда Совет урамнары, Базарлы Матак-Болгар юлының Яңа Салман авылы тирәсе дә мактарлык түгул, дип хәбәр иткәнннәр тагын берничә кеше. Һәм бу шикаятьләр буенча инде чаралар да күрелгән, урам юллары төзәтелгән, мөмкинлеккә карап асфальтланган.

-Хәзерге вакытта "Халык контроле"ннән район хакимияте контроленә күчкән һәм чаралар күрелгән мөрәҗәгатьләр арасында Базарлы Матакның Шоңкар урамына яктырткычлар кую, Бакча урамы юлын асфальтлау, "Кояш", "Альянс" кибетләре, балалар иҗаты йорты каршыларында юлны җәяүләр сукмагы белән җиһазлау, Ташбилге күперен темонтлау, Кошки фельдшерлык пунктына килү юлы төзү дә бар. Базарлы Матакта Актай елгасы аша күпер дә "Халык контроле"нә зарлангач ремонтланды. Күрәсез, әлкилеләр дәүләт мәгълүмат системасыннан еш файдаланалар, - дип сүзен дәвам итә лариса Владимировна.

"Халык контроле" системасына төрле сәбәпләр белән мөрәҗәгать итәргә була. Әле менә тагын яңалык: системада "Авыл хуҗалыгы" дигән категория эшли. Әйтик, сөт тапшыручылар үз продукцияләренә куелган бәядән риза булмыйча, зарларын җиткерә алалар. "Экстремизм, дини һәм милли җирлектә конфликтлар", "Этил спиртын,алкогольле һәм спиртлы продукцияне законсыз җитештерү, аларның законсыз әйләнеше", "Ришвәтчелеккә каршы тору" дигән юнәлешләр дә өстелгән мәгълүмат системасына.

"Халык контроле" - тормыш-көнкүрешебезне яхшырту, озак вакыт хәл ителми яткан проблемаларны күтәрүнең нәтиҗәле механизмы ул. Чөнки бу сайтка кергән бер генә мөрәҗәгать тә җавапсыз калдырылмый бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев