Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Һава торышы да уңай, дым да җитәрлек

Районда быел 25 мең гектар мәйданда уҗым культуралары чәчү планлаштырылган.Чиста һәм биләгән пар җирләрен исәпләп, шулкадәр мәйданда көзге чәчү үткәрү мөмкинлеге бар. Әмма игенчеләребез, уҗым культураларының теләсә нинди елны тотрыклы уңыш бирергә сәләтле булуын искә алып, көзге чәчү мәйданнарын 30 мең гектарга кадәр җиткерүне максат итеп куялар. Моның өчен июль...

"Үзәк Әлки" филиалының "Карга" отрядында бу көннәрдә көзге бодай чәчәләр. Отрядның 6250 гектар сөрү җире бар. Әмма чиста пар җирләре алай күп түгел. Аларга бит Карга сөтчелек комплексы өчен терлек азыгы - силос, сенаж хәзерләү бурычы куелган.
Менә бу 492 гектарлы басудан берьеллык үлән сенажга алына. Бушап калган кырга "Амазонка" сиптергечләре белән Рәшит Хисмәтов һәм Нәгыйм Галиев ашлама кертәләр. Аннан дискатор һәм культиватор белән аркылыга-буйга эшкәртеп чыгалар. Бу эшләрне механизаторлар Айрат Халиков, Алексей Валянин, Виктор Рыжков һәм Рөстәм Гыйнанов бик сыйфатлы башкаралар. Хәзер инде менә үзенең 10 ел эшләгән "Арес" тракторына 12 метр киңлегендәге чәчкеч тагып Фәргать Шәйхетдинов эшли. Фәргать көнгә уртача 100 гектар җир чәчә. Чәчүлек белән тоткарлыксыз "КамАЗ"ына куелган агрегат белән Раил Мифтахов тәэмин итеп тора.
Отряд җитәкчесе Илназ Гыйльметдинов чәчү эшләрен башкару өчен һава торышы да, шартлар да бик уңай дип бәяли. Иң мөһиме - җирдә дым күләме җитәрлек, ди ул.
Дөрес, отрядта көзеннән 1200 гектар җир генә чәчү мөмкинлеге бар. Чәчү әйләнеше хуҗалыкта шуннан артыгында эшләргә мөмкинлек бирми.
Раил Мифтахов чәчү агрегатына орлык тутырган арада без Фәргать Шәйхетдинов белән сөйләшеп алдык.
- "Арес" тракторында унынчы елымны эшлим. Әле бар җайланмасы төзек, төгәл хезмәт итә. Зур чәчкечкә дә ияләштем. Кайчандыр янына килергә дә куркыткан чит ил техникасы безгә бик якын, үз агрегатларга әйләнде хәзер. Эшләү өчен җайлы, күнекмә бар. Эшләргә дә эшләргә, - ди Фәргать.
Без Карга авылына терәлеп торган, чәчү агрегаты эшләгән кырдан соң отрядның иң ерак басуына юл тоттык. Биредә комбайннар бодай суктыруда эшли. Урак алдынгысы Мансур Гатинны да шушы кырда очраттык. Ул үзенең "Лексион" комбайны белән урак башыннан бирле 2430 тонна ашлык суктырган.
Янәшәсендә Илдус Ситдыйков комбайны эшли. Алар икесе дә ике дистә ел стажы булган механизаторлар. Игеннәр югалтуларсыз һәм вакытында җыеп алынсын өчен тырышучы егетләребез бу. Без аларга үстерелгән уңышны тиз арада җыеп суктыру өчен уңай һава торышы теләдек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев