Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки район хуҗалыклары 943 тонна печән, 31368 тонна сенаж хәзерләргә өлгергән

Район авыл хуҗалыгы формированиеләре терлекләр өчен кышка азык базасы булдыралар. "Кызыл Шәрык-Агро"ның "Чаллы" терлекчелек комплексында 4 меңнән артык мөгезле эре терлек асрала. Биредә механизаторлар базларга сенаж салу белән шөгыльләнәләр. Компекс җитәкчесе Илдар Вафин: -Терлекләр күп булгач, ә хәзерге вакытта бездә сыерлар гына да 2755 баш, сенажы да, силос белән печәне...

Район авыл хуҗалыгы формированиеләре терлекләр өчен кышка азык базасы булдыралар. "Кызыл Шәрык-Агро"ның "Чаллы" терлекчелек комплексында 4 меңнән артык мөгезле эре терлек асрала. Биредә механизаторлар базларга сенаж салу белән шөгыльләнәләр. Компекс җитәкчесе Илдар Вафин:
-Терлекләр күп булгач, ә хәзерге вакытта бездә сыерлар гына да 2755 баш, сенажы да, силос белән печәне дә бик күп кирәк бит,-ди.
Июнь башында ук инде хуҗалык механизаторлары күпьеллык үләннәрне ваклап траншеяларга тутырыга керешкәннәр. Шулай итеп, 2,5 мең тонна сыйдырышлы базны яшел масса белән тутырып, өстен каплап куйганнар.
Оператив мәгълүматлардан күренгәнчә, район хуҗалыклары 943 тонна печән, 31368 тонна сенаж хәзерләргә өлгергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев