Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Һәр сәгатьне эшкә җигәргә

Кояш үзенә иптәшкә җилләрне дә чакырып, ашыга-ашыга туфрактан дымны суырырга өлгермәде, безнең якларда да әз-мәз яңгыр сибәләп китте. Һава температурасы да берникадәр төште. Районыбыз басуларында ашлама кертү, тырмалау һәм туфрак әзерләү дәвам итә. Шул ук вакытта игенчеләребез чәчүгә дә кереште. Чәчү эшләрен беренчеләрдән булып "Ташбилге", "Юхмачы" отрядлары, "Тяминов", "Билданов" крестьян-фермер...

Кичә без "Кызыл Шәрык-Агро"ның Үзәк Әлки филиалы "Карга" отрядында язгы кыр эшләренең барышы белән танышып кайттык.
-Дүшәмбе көнне чәчүгә төштек,-ди отряд җитәкчесе Илназ Гыйльметдинов. -2873 гектарда чәчү эшләрен башкарасы бар. Механизатор егетләребез бик тырыш, уңган, җиң сызганып эшли торганнар. Шуңа чәчүне оптималь срокларда төгәлләп чыгарга өметләнәбез.
Хуҗалыкның баш агрономы Илнар Туктамышев әңгәмәгә кушылып, механизаторлар Сергей Захаров һәм Фәргать Шәйхетдиновны мактап алды. Бу егетләр «Атлес» һәм "Арес" тракторларында 260-250 гектар җир тырмалаганнар.
Басуда без механизаторлар Сергей Смирнов һәм Николай Садовников белән очраштык. Алар "Кейс" тракторына тагылган чәчү комплексы белән бөртек катнашмасы чәчәләр.
-Техника бик җайлы, кондиционеры да бар. Көнгә 100 гектар җир чәчәбез. Әлегә бер сменада эшләдек, инде ике сменада эшләүгә күчәбез. Эш күләме дә күзгә күренеп артачак,-диләр Сергей белән Николай.
Агроном әйтүенчә, хуҗалыкта орлык җитәрлек күләмдә һәм яхшы сыйфатлы. Бу язда басуларны тукландыруга 250 тонна аммиак селитрасы кайтарылган, моның 190 тоннасы - дәүләт ярдәме.
Әйе, районыбыз игенчеләре алдында башкарасы эшләр иксез-чиксез әле. Һава торышының ничек торасын белеп булмый, шуңа һәр сәгатьне эшкә җигү, чәчүне озакка сузмый төгәлләү зарур. Механизаторлар да, җитәкчеләр дә моны яхшы аңлап эш итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сев