Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Һәркайсы җиңүче булырлык

"Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән» республика конкурсының район туры бездә өченче ел рәттән үткәрелә. Узган атнада район мәдәният йортында булган әлеге бәйгене тамаша кылырга зал тутырып халык җыелган иде. Районның иң абруйлы, иң булдыклы ханым һәм туташлары катнашкан бәйгене күпләрнең күреп калырга теләве табигый да.

Конкурста 6 номинация буенча 14 гүзәл зат көч сынашты. Нигездә алар - укытучылар, мәдәният, медицина, социаль тармак хезмәткәрләре. Районыбызда хатын-кызларның иң зур күпчелеге нәкъ әнә шул өлкәләрдә хезмәт куя да бит инде.
Бәйге өч өлештә узды. Башта конкурсантлар үзләре белән таныштырдылар ("визит карточкасы"), аннан нинди сәләт-осталыкларга ия булуларын күрсәттеләр, яраткан шөгыльләре, мавыгулары турында сөйләделәр.
Хатын-кыз беренче чиратта ана булуы - балага гомер биреп, аны күкрәк сөтен имезеп үстерүе өчен мәртәбәгә һәм олылауга лаек. Конкурсның "Хатын-кыз - ана" номинациясе белән башланып китүе дә очраклылык түгелдер, мөгаен. Бу номинациядә "Кайгырту" социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгече Ольга Разина һәм Карга төп мәктәбе укытучысы Равия Гайнетдинова тәкъдим ителделәр.
Икесе дә өчәр бала тәрбияләп үстерүче бу ханымнар, эш урыннарында алыштыргысыз белгечләр булсалар да, иң зур уңышлары һәм бәхетләре дип тулы гаиләләрен, балаларын исәплиләр. Әниләренең нинди сәләтләргә ия булуларын күрсәтергә сәхнәгә Ольга белән Равиянең төпчекләре дә күтәрелде - матур итеп җырлап һәм шигырь сөйләп, алар залның көчле алкышларына лаек булдылар.
"Хатын-кыз - мәдәният һәм рухият сакчысы" һәм "Хатын-кыз - ел үрнәге" номинацияләрендә гел мәдәният хезмәткәрләре "көч сынашты". Район мәдәният йорты каршындагы халык театры режиссеры Гөлия Яруллина, Чуаш Кичүе мәдәният йорты директоры Гүзәл Кыямова, Борискино мәдәният йорты директоры Анастасия Дмитриева, Югары Әлки авылы китапханәчесе Венера Сираҗева, шул ук авылның мәдәният йорты директоры Фәния Минһаҗева, үзләре турында сөйләү белән беррәттән, эшләрендәге проблемаларга да кагылып үттеләр. Авылда мәдәният хезмәткәренең вазыйфалары клуб эше белән генә чикләнмәвен, бериш хуҗалык, чистарту-төзекләндерү эшләренең, спорт чараларының да алар җилкәсенә "төшүен" сәхнәдә тасвирлап күрсәттеләр. Алар барысы да тамашачыларны матур җырлары, биюләре белән сөендерделәр. Гөлия белән Венерага сәхнә осталыкларын күрсәтүдә кызлары да ярдәм итте.
Гүзәл затларыбызның кулы тимәгән, осталыгы, күңел җылысы, шәфкатьлелеге белән өретелмәгән тармак юктыр да бүген. Һәм кайда гына эшләмәсеннәр, хатын-кызлар үз хезмәтләрен үтә бер җаваплылык, төгәллек белән башкаралар. "Минем язмышым - профессиям" номинациясендә хезмәтендә уңышка ирешкән шундый өч ханым сәхнәгә күтәрелде. Район үзәк хастаханәсенең хирургия бүлеге шәфкать туташы Резидә Сафина ике дистә ел инде шушы игелекле хезмәтне башкара, кешеләргә саулыкларын кайтарырга, гомерләрен саклап калырга ярдәм итә. Әлкилеләр аны үзешчән сәнгать остасы буларак та беләләр. Резидә бу юлы да сәхнәдә үзен иркен тотуы, гаҗәеп матур җырлавы, "каенана монологы" белән балкыды. Әле яшь кенә булса да, ул үзе дә каенана һәм дәү әни булырга өлгергән икән инде. Түбән Кәчи мәктәбе укытучысы Светлана Букарцева җиңелләрдән булмаган педагог профессиясен очраклы гына сайламавын, балаларны да, эшен дә чын-чынлап яратуын, нәселләрендә укытучыларның бик күп булуын горурланып бәян итте. Светлана фотога төшерү белән мавыга, бигрәк тә табигатьнең ямьле күренешләрен объективта "мәңгеләштерергә" ярата икән. Карга авылыннан социаль хезмәткәр Гөлфирә Хисмәтова да үз эшен бик яратадыр дигән фикер калды. Үзе хезмәт күрсәтә торган өлкән абый-апалар турында ул шулкадәр якын итеп, хөрмәт белән сөйләде! Аның башкаруындагы "Якты елга" җырын да тамашачылар алкышларга күмде.
"Хатын-кыз - лидер" номинациясендә барлык райондашларыбызга яхшы билгеле, абруйлы ханымнарыбыз чыгыш ясады. Чуаш Кичүе авыл җирлеге башлыгы Нәфисә Закирова - озак еллар укытучы булып эшләп мәртәбә казанган, РФ Президенты грантына ия булган талантлы шәхес. Бәйге барышында да ул, тәҗрибәле биолог буларак, үзенең суган үстерүдә фәнни тәҗрибәләр үткәрүен сөйләп тамашачыларны сокландырды, кыйммәтле киңәшләрен бирде. Авыл җирлеге башлыгы булып берничә ел гына эшләвенә карамастан, бу вазыйфада да ул инде үзен гел яхшы яктан күрсәтеп өлгерде. Үзенең өч баласын үстереп аякка бастыру өстенә, дүрт ятим бала алып тәрбияләүче батыр ана да бит әле ул.
Н.Дәүли исемендәге гимназия директоры Фәридә Яруллина да -үзенең хезмәте белән югары абруй казанган лидер хатын-кызларыбызның берсе. Бәйгедә аңа "көч бирергә, ярдәм итәргә" гимназиянең бөтен укучылары һәм укытучылары да килгән иде бугай. Хезмәттәшләре Фәридә Госмановнаның чын професионаллар командасы туплавын әйттеләр, күпкырлы белемле, кешелекле булуын, спортны яратуын ассызыкладылар. Фәридә ханымның "визит карточкасы" да гаять үзенчәлекле итеп әзерләнгән иде. Сәхнәдәге экраннан аңа бик күпләр, хәтта ТР Президенты да "үз фатыйхасын" бирде.
"Күркәм яшьтәге ханым" номинациясендә тәкъдим ителгән гүзәл затларыбыз - Базарлы Матакта яшәүче хезмәт ветераннары Любовь Вассунова һәм Роза Мәҗитова - икесе тиң тамашачыларны чынлап торып сокландырдылар. Пенсия яшендә булсалар да, алар әле актив тормыш алып баралар, җырларга яраталар, спорт белән дуслар, яшь һәм чибәрләр. Любовь Михайловнаның иркен матур тавыш белән җырлавын исә тыңлап туярлык түгел.
Быел бәйгедә "Ир-ат -лидер" номинациясе конкурсанты да булды. Ул - райондашларыбызга яхшы билгеле Рөстәм Шәйхетдинов. Әфганстанда, Чечняда, бүтән локаль конфликтларда катнашкан райондашларыбызны берләштерүче "Боевое братство" оешмасын җитәкләүче Рөстәм Солтановичның яшьләргә патриотик тәрбия бирү буенча нинди колачлы эш алып баруы әлкилеләргә яхшы билгеле. Районда гына түгел, читтә дә популярлык казанып өлгергән "Әфганнан Чечняга чаклы" ансамбле дә аның тырышлыгы нәтиҗәсендә оешты бит. Рөстәм әле аш-су остасы да икән. Аның бәйгегә әзерләп килгән кыздырган балыгы авыз суларыңны китерерлек тәмле күренде.
Бәйгегә күбесенчә ир-егетләрдән торган жюри нәтиҗә чыгарды. Жюри рәисе - район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова конкурста катнашкан һәркемгә зур рәхмәт әйтте. "Сезнең тәвәккәлләп сәхнәгә күтәрелүегез үзе зур кыюлык. Һәм барыгыз да бик матур чыгыш ясадыгыз, жюрига арадан җиңүчеләрне сайлап алу гаять авыр булды",-диде ул.
Югарыда аталган номинацияләр буенча җиңүчеләр дип Ольга Разина, Гөлия Яруллина, Резидә Сафина, Фәридә Яруллина, Роза Мәҗитова, Фәния Минһаҗева, Рөстәм Шәйхетдинов табылды. 28 гыйнварда алар Лениногорскида бәйгенең зона турында район данын яклап чыгыш ясаячаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Женщина года