Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

5 фән буенча бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре билгеле

Чыгарылыш сыйныфлар бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырып бетерделәр: быел мәктәпне тәмамлаган 111 укучы һәм узган елларда белем алган 1 кеше мәҗбүри булган рус теле һәм математикадан сынау үттеләр. Үз теләкләре белән имтиханнарны тагын 7 фәннән сайлаучылар да тынычланып калдылар. Инде 5 фән буенча имтиханнар нәтиҗәләре билгеле дә. Алар турында без район...

Чыгарылыш сыйныфлар бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырып бетерделәр: быел мәктәпне тәмамлаган 111 укучы һәм узган елларда белем алган 1 кеше мәҗбүри булган рус теле һәм математикадан сынау үттеләр. Үз теләкләре белән имтиханнарны тагын 7 фәннән сайлаучылар да тынычланып калдылар. Инде 5 фән буенча имтиханнар нәтиҗәләре билгеле дә.

Алар турында без район мәгариф идарәсенең белем бирү процессын һәм укыту методик әсбаплар белән тәэмин итү буенча методист, БДИ координаторы Алсу Зәйнуллина белән сөйләштек.

-Имтиханнар бернинди җитди кимчелекләрсез үтте, оештыруга карата укучылар тарафыннан дәгъвалар булмады.: Быел таләпләр аеруча катгый идее, әмма ата-аналар да, яшьләр дә аларны шактый тыныч, шулай тиеш дип кабул иттеләр,-дип башлады ул сүзен.

Чынлап та, бердәм дәүләт имтиханнары быел моңарчы булмаган кырыслык белән үткәрелде. Безнең районда имтиханнарны Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә кабул иттеләр. Укучылар имтиханга металл эзләү җайланмасы белән тикшерелеп кертелде, шуңадыр, үзләре белән кәрәзле телефон, самртфон ише җайланмалар алып керүче булмаган.

-Им тихан кабул итү бүлмәләре видеокамералар күзәтүе астында булды. Имтихан барышы яздырып алынды, бездә он-лайн күзәтү оештырылмады,-дип ачыклык кертте Алсу Рафик кызы.

Имтиханнар барышын «Татобрнадзор»дан вәкил, дәүләт имтихан комиссиясе вәкиле, федераль күзәтүче - барлыгы өч кеше тикшереп-күзәтеп торган.

Нәтиҗәләр нинди соң? Укучыларның белем дәрәҗәсе ни дәрәҗәдә? Мәҗбүри имтиханнарга килгәндә, рус теленнән иң аз баллны Базарлы Матак мәктәбен тәмамлаган 1 укучы алган, ул имтиханны тагын бер тапкыр тапшырып карау хокукына ия. Шул ук мәктәптән Нуруллин Искәндәр иң югары күрсәткечкә ия (90 балл). Никошин Олегның һәм Чуаш Кичүе мәктәбеннән Зәйдуллина Гөлинәнең эшләре 84 балл белән бәяләнгән.

Математикадан имтихан тапшыра алмаучылар икәү (республика буенча 421). Ә иң югары баллны Иске Матак мәктәбе укучысы Севрикеева Анастасия җыйган (73). Шулай итеп, район мәктәпләрен тәмамлаучыларның белемнәре математикадан уртача 42, рус теленнән 58 балл белән бәяләнә.

Ирекле сайланган фәннәрдән иң начар нәтиҗәләр физика буенча: 34 укучының 9ы бу фәннән уңай билге алырлык балл җыя алмаган. Хәер, Татарстан буенча да физика нәтиҗәләре әйбәт түгел - 854 укучы эше «ике»лелек. Ә менә инглиз телен берүзе сайлаган Базарлы матак мәктәбе укучысы Вәлиуллин Адельны котларга була: аның имтихан эше 82 балл белән бәяләнгән!

Тугызынчы сыйныфны тәмамлаучылар да имтиханнарын тапшырып бетерде. Төп дәүләт имтиханнары буенча координатор Әлфинур Галимова сүзләренә караганда, рус теле һәм математикадан сынауларны 258 укучы үткән. Рус теленнән 83 кешенең белеме «бишле»гә, ике укучыныкы «икеле»гә бәяләнгән. Математикадан 39 укучы имтиханны «5»кә, 13 укучы «2»гә тапшырган. Башка фәннәрдән «икеле» алучылар юк.

Монда шуны да әйтеп үтәргә кирәк: 100 баллы шкала буенча белемнәрне бәяләүнең үзенчәле яклары да бар бит. Әйтик, имтиханнар башланыр алдыннан рус теленнән иң түбән балл 36 һәм математикадан 24 булачак, мдиелгән иде. Әмма имтиханнар узган, Татарстанда әлеге «бусага» үзгәртелеп, 12 баллга киметелде. Бу кайбер «икеле»ләрне «өчле» дәрәҗәсенә күтәрде, билгеле. Һәм башка билгеләрне дә укучылар файдасына үзгәртте. Моңа ничек карарга соң? Һәрхәлдә, бу адым мәктәп мәктәп тәмамлаучыларның белем дәрәҗәсе югары булган өчен ясалмаган инде. Димәк, мәгариф җитәкчеләренә дә, укучыларга да уйланырга урын бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев