Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Наркотиклар куллану һәм таратуны кисәтү буенча чаралар үткәрелә

Районда наркотикларга каршы көрәш айлыгы кысаларында төрле юнәлешле чаралар үткәрелә. Аларга прокурор ярдәмчесе Булат Юсупов җитәкчелегендә анализ ясалды. Бу көннәрдә мәдәният хезмәткәрләре яшьләр һәм үсмерләр өчен "наркотикларсыз тормыш" дигән тематик дискотекалар оештыралар. Мондый бию кичәләре Әхмәт, Түбән Кәчи, Борискино авылларында үткән. Чираттагылары Карга һәм Хурада яшьләре өчен оештырылачак. Авыл җирлекләре...

Районда наркотикларга каршы көрәш айлыгы кысаларында төрле юнәлешле чаралар үткәрелә. Аларга прокурор ярдәмчесе Булат Юсупов җитәкчелегендә анализ ясалды.

Бу көннәрдә мәдәният хезмәткәрләре яшьләр һәм үсмерләр өчен "наркотикларсыз тормыш" дигән тематик дискотекалар оештыралар. Мондый бию кичәләре Әхмәт, Түбән Кәчи, Борискино авылларында үткән. Чираттагылары Карга һәм Хурада яшьләре өчен оештырылачак.

Авыл җирлекләре советларына кыргый киндер үскән җирләрне табып, бу үсемлекне юкка чыгару йөкләнгән. Юхмачы җирлегендә бу эшне башкарганнар. Мондый мәйданнар һәр авыл җирлегендә булырга мөмкин, шуңа күрә кыргый киндер үскән җирләргә юлыккан һәркем җирлек советына хәбәр итсен иде.

Җинаять җәзаларны үтәтү инспекциясендә наркотикларны саклаган, саткан, үзендә йөрткән өчен һәм кулланган өчен җинаять җаваплылыгына тартылган ике кеше исәптә тора. Аларны тест ярдәмендә тикшергәннәр һәм наркотик кулланмауларын ачыклаганнар. Үзәк хастаханәнең наркология кабинетында исәптә торучы 8 кеше шулай ук соңгы вакытта наркотик матдәләр кулланудан тыелып тора икән.

Шулай итеп, айлык кысаларында наркотик матдбләр куллануны һәм таралуны кисәтү буенча шактый эш башкарыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев