Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Әхмәт” отрядында язгы чәчү зур ватылу белән башланды (+ФОТО)

"Әхмәт" отрядында язгы чәчү зур ватылу белән башланды. Куәтле "Морис" тракторы терлек азыгы катнашмасы чәчүдә бер генә көн эшләп калды - тизлек тартмасы таралды. Язгы көннең һәр минуты кадерле чакта кирәк бит шундый ватылу. Бер атнасыз төзекләнәсе юк икән техниканың, дип уйлады күпләр. Ә менә "Морис"та эшләүче Чуаш Кичүе егете...

"Әхмәт" отрядында язгы чәчү зур ватылу белән башланды. Куәтле "Морис" тракторы терлек азыгы катнашмасы чәчүдә бер генә көн эшләп калды - тизлек тартмасы таралды.

Язгы көннең һәр минуты кадерле чакта кирәк бит шундый ватылу. Бер атнасыз төзекләнәсе юк икән техниканың, дип уйлады күпләр. Ә менә "Морис"та эшләүче Чуаш Кичүе егете Рәзиф Борһанов өч көн дигәндә тракторны төзәтеп, янә кырга чыгып эшли башлады. Дөрес, техниканы ремонтлауда көн-төн эшләргә туры килгән аңа. Быелгы язгы чәчү башка андый җитди проблемалар тудырмасын иде инде.

Бүген әлеге отряд басуларында 7 агрегат эшли. Күбесен икешәр сменада - көн-төн эшләтәләр. Отряд начальнигы Рафик Зәйдуллин белән көн дәвамында алар янында әллә ничә кат булдык. Күз тимәсен, эшләре шундый көйле бара. Берничә ел элек Әхмәт кырларында читтән килеп эшләүче механизаторларның күп булуы тәмам аптырашта калдырган иде. Теләсә нинди техника белән оста идарә итәрлек булдыклы егетләре булган Әхмәттә кырда эшләр кеше калмасын инде. Бүген хәл бөтенләй үзгә. Басуда 7-8 механизатор - Әхмәт егетләре хезмәт куя. Чуаш Кичүе егетләре дә сынатмый.

Менә без Чуаш Кичүе сөт комплексы янындагы басуга килеп чыктык. Бөтен яктан агач посадкасы белән әйләндереп алынган бу басуда кар күп ята, дым була. Җире дә шәп эшкәртелгән - тип-тигез. Шул 189 гектарлы кырда бүген Владимир Мирлачев көнбагыш чәчә. Әнә ерактан аның "Аксион" тракторы безгә таба килә. Нинди матур күренеш - аяз матур көн, тирә-юньдә кошлар сайрый, басу иңләп килүче чәчкечле куәтле трактор берүзе күпме мәйданда орлыкны җир куенына сала. Орлык тутыручылар да, чәчкечтә йөрүчеләр дә кирәкми бүген бу эштә. Владимир күндәм "Аксион" тракторы белән боларны берүзе башкара.

Соңгы биш елда Әхмәт егетләре Ринас Таҗиев белән Владимир Мирлачев бер тракторда эшлиләр. Отрядның иң ышанычлы, булган егетләре бу. Ринас -гомерлек алдынгы механизатор Рифкать Таҗиевның олы улы. Эшкә җаваплы караш, уңганлык Ринаска әтисеннән күчкәндер, мөгаен. Ә Владимир Мирлачев - гомере буе совхозда алдынгы савымчы булган Серафима апаның төпчек улы.

Владимир мине карап торышка зур да түгел, әмма 390 ат көченә ия өр-яңа "Аксион"ына утыртып, аның ничек эшләвен күрсәтте. Бу тракторның кабинасы самолетныкы кебек икән. Кузгалып киткәч, Владимир кабинадагы һәр приборның нәрсәгә хезмәт итүен сөйләп барды. Әнә компьютерныкы кебек экранда, кнопкага басу белән, күпме гектарда чәчү башкарылганы, никадәр ягулык файдаланылганы, тракторның нинди егәрлектә эшләве, тагын әллә никадәр күрсәткечләр чыкты. Берзаман кабинада сигнал яңгырады.

-Чәчкечкә чүп эләкте,-ди Володя.

-Туктыйбызмы?-дим.

-Юк, төшеп калды, чүп эләгеп орлык җиргә төшми башласа, хәйран үкерә ул,-дип аңлата тракторчы.

-Димәк, чәчелми калган җир дә булмый?

-Әйе. Ә бит без элек эшләгән тракторларда кыр башына барып җиткәч кенә чәчүлек төшәме-юкмы икәнен тикшереп карап була иде,-ди Володя. -Мин биш ел элек МТЗ дан соң "Агротрон" тракторына утыргач исем киткән иде. Иң заманча техника шул дип уйлаган идем. Ә "Аксион" аның белән чагыштырганда да күпкә уңайлырак.

Шулай җайлы гына чәчеп барабыз. Тел төбемне бер сорау кытыклый бит:

-Күпме хезмәт хакы аласың?-дим.

-Март өчен яңа гына алдым, 15 мең сумнан артык чыккан. Чәчү вакытында 25 мең тирәсе чыга. Әйбәт түлиләр,-дип куйды Владимир.

Хезмәт хакыннан канәгать кешене тыңлавы да рәхәт. Владимирның дүрт баласы, чыгымнар-мәшәкатьләр җитәрлек. Зур акча артыннын куып, бүтән тормыш эзләп авылдан чыгып китмәгән ул. Иртә таңнан эшенә ашыга, кичен ашкынып үзен сагынып торган гаиләсе янына кайта. Хәер, чәчү чорында иртәнге биштән караңгыга чаклы эшли икән. Мондый киеренке ритмга да түзәргә була - чәчү вакыты бит 2-3 атна гына.

Менә бүген Владимир белән Ринас, чәчкечнең тешләрен алыштырып, кукуруз чәчүгә төшәләр. Анысын 1317 гектарда чәчәсе. Көнгә 80-100 гектар эшләсәләр… Иң мөһиме - техника ватылмасын. Ә Владимир һәм Ринас кебек Әхмәт егетләре сынатмас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев