Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

ХЫЯЛДАГЫ ӘТИ-ӘНИЛЕ ЙОРТ

Опекага алынган гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау, опекуннар, попечительләр, асрамага бала алучылар эшчәнлеген тикшерү, тәрбиягә, опекунлыкка алынган, ятимнәр учреждениеләрендә яшәгән гражданнарның милкен саклауны контрольдә тоту кебек бурычлар район опека һәм попечительлек органына йөкләнгән.

Ятим, караучысыз балалар проблемасы җәмгыятебез өчен җитди бәлага әверелде. Ата-аналарның эчкечелек белән шөгыльләнүе социаль ятимнәр тудыра, караучысыз балалар саны арта. Дәүләт, билгеле, мондый очракларда илнең кечкенә гражданнарына төрлечә ярдәм итә - балалар йортлары, приютлар сабыйларны үзенә сыендыра.

Ләкин һәр баланың хокукы да, иң зур теләге дә - әти-әниле булу, гаиләдә тәрбияләнү. Шуңа күрә баланы урнаштыруның гаилә катнашулы юллары - уллыкка (кызлыкка) бирү, опека, тәрбиягә бирү - мөмкин булганча киңрәк кулланылырга тиеш.

Тәрбиягә бала алган гаилә (приемная семья) - чын гаиләне алыштыруның бер төре. Мондый гаиләдә балалар-йортлы, ата-ана-эшле, стажлы, хезмәт хаклы була, баланы асрау өчен дәүләт пособие дә бирә.

Тәрбиягә бала алырга җыенган кешеләргә карата билгеле шартлар куела - алар балаларны төрле яклап үстерү, тәрбияләү өчен кирәкле шартлар тудырырга тиеш, ә менә аларның законлы никахта тору-тормаулары мөһим түгел. Балага тиешле гаилә тәрбиясе бирә алуы шик тудырган гражданнарны Гаилә кодексы мондый хокуктан чикли. Баланы тәрбиягә бирер алдыннан булачак ата-аналарның сәламәтлекләре, рухи сыйфатлары да исәпкә алына, чөнки алар җәмгыять каршында шушы бала, аның исәнлеге, рухи һәм физик үсеше, белем алуы, мөстәкыйль тормышка әзерлеге өчен җаваплы бит. Мондый әти-әни балага үрнәк булырга тиеш.

Тәрбиягә бала алучы гаиләнең үзенчәлекләре мондый: балалар гаиләле була; аның гаиләдә яшәү вакыты башкарма комитет җитәкчесе белән ата-ана арасында төзелгән килешүдә билгеләнә, баланың шәхесе үсешенә комачаулык итмәсә, үз ата-анасы, туганнары белән аралашу мөмкинлеге саклана; баланың исеме, фамилиясе, атасының исеме үзгәрми, үз ата-аналары белән варислык мөнәсәбәтләре саклана; балага айлык пособие, ата-анага хезмәт хакы түләнә, баланы тәрбияләү, бирелгән акчаларның ничек тотылуы турында отчет бирелә, контроль гамәлдә була.

Баланы гаиләгә, тәрбиягә тапшырганда бер тапкыр түләнә торган пособие, ай саен баланы асрауга пособие, ата-анага хезмәт хакы бирелә. Ә гаилә турында барысын да белү-ачыклау максатыннан белешмәләр, документлар җыеп туплана. Шуннан соң опека бүлеге кандидатларның тәрбиягә бала алырлык ата-ана икәнлекләре турында нәтиҗә ясый. Кандидатлар исә Казанга барып махсус курслар үтәләр.

Хәзерге вакытта безнең районда 69 гаилә тәрбиягә балалар алды. Аларда 126 кыз һәм малай яши. Балаларның 86 сы - мәктәп укучылары. Агымдагы елда 6 гаилә 8 баланы үзенә сыендырды. Унөч гаиләдә тәрбиягә алган балалар өч һәм аннан да күбрәк, 31 гаилә икешәр бала алды, 25 гаиләдә бер бала тәрбияләнә. Район үзәгендә андый гаиләләр үнберәү. Авыллар арасында исә Түбән Әлки барыннан да уздырды - биредә 12 гаилә үз йортына 19 бала кабул итте! Татар Борнаенда - 8, Әнҗерәдә - 7, Чуаш Кичүендә 6 гаилә бу игелекле эш белән шөгыльләнә.

Балаларны тәрбиягә чит районнардан гына алып кайтмыйлар, төрле сәбәпләр аркасында ятим я караучысыз калган 12 кечкенә әлкиле туган җирендә, үзебездә яклау һәм ярдәм тапты - аларны безнең кешеләр тәрбиягә алды.

Әйе, тәрбиягә бирелгән балаларның холык-фигыльләре һәрвакытта да бик яхшы дип бәяләрлек булмый - алар бит шушы кыска гына гомерләрендә күп кайгы-кыерсыту күргәннәр. Кайберләре белән йомшак мөнәсәбәтләр урнаштыру, аңлашуга ирешү авыр яисә бөтенләй мөмкин түгел. Мондый очракларда, ни кызганыч, ата-ана баланы тәрбияләүдән баш тарта. Ләкин бездә, шөкер, мондый очраклар юк дәрәҗәдә (ике елга нибары ике).

Ата-ана каравыннан, тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны урнаштыруның гаиләле формаларын үстерү эше активлаша бара. Чөнки опека һәм попечительлек органы белән район халкы арасында килешү буенча эшләүнең бу формасы әлегәчә актуаль булып кала бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев