Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында тиздән тагын бер мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү учреждениесе ачылачак

Районда тиздән тагын бер мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү учреждениесе ачылып, балаларның шат тавышына күмеләчәк. Иске Матак авылында балалар бакчасы урнашачак бинада ремонт эшләре төгәлләнеп килә. Билгеле, бу авылда балалар бакчасы элек тә бар иде. Әмма, дистә еллар хезмәт иткән бина инде бик нык таушалганлыктан, нәниләрне Иске Матак мәктәбенә күчерергә...

Районда тиздән тагын бер мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү учреждениесе ачылып, балаларның шат тавышына күмеләчәк. Иске Матак авылында балалар бакчасы урнашачак бинада ремонт эшләре төгәлләнеп килә.

Билгеле, бу авылда балалар бакчасы элек тә бар иде. Әмма, дистә еллар хезмәт иткән бина инде бик нык таушалганлыктан, нәниләрне Иске Матак мәктәбенә күчерергә туры килгән. Бусы инде тәрбиячеләргә нәниләрне карау, аларга төрле күнекмәләр бирү, мәктәпкә әзерләү процессын оештыруда кайбер уңайсызлыклар тудырган.

Шул ук вакытта авылда элек совхоз ашханәсе буларак хезмәт иткән зур, иркен бина беркем тарафыннан да файдаланмыйча буш тора. Билгеле, андый хуҗасыз калган биналар тиз арада ватылып, җимерелеп, бөтенләй яраксызга әйләнергә мөмкин. Азмыни андый очраклар. Иске Матактагы бинаның стеналары нык, мәйданы зур. Нишләп әле аны төзекләндереп карамаска ди?!

Район җитәкчелеге тарафыннан шул турыда карар кабул ителгәч, эшкә "Строитель и К" оешмасы төзүчеләре керешә. Бөтен искергән өлешләрен сүтеп ташлагач, бинаның стеналары гына торып кала да инде. Гомуми мәйданы 250 квадрат метр булган бинаның түбәсен тулысынча алыштыралар, бетон идәннәр урынына агачтан җылы идән җәяләр төзүчеләр. Стеналар штукатурлана, матур төсләргә буяла. Тәрәзә-ишекләр алыштырыла, җылыту, канализация, электр, су системалары тулысынча яңартыла. Бинаны сайдинг белән тышлап та куялар. Шулай итеп, элеккеге ашханәне капиталь ремонтлауга күп хезмәт һәм шактый акча тотыла. Средстволар республикада мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләрен төзекләндерү программасы буенча 1 миллион 860 мең сум күләмендә бүлеп бирелә. Шулай ук район бюджетыннан да 400 мең сум тирәсе акча тотылачак әле.

Инде ремонт эшләре бетеп килүче объектка кире кайтыйк. "Строитель и К" оешмасы бригадиры Илсур Гәрәев белән иркен уен, йокы бүлмәләрен карап йөрибез. Күз тимәсен, төзүчеләребез искиткеч оста эшли беләләр. Һәр бүлмә әйтерсең елмаеп тора: тәрәзәләрдән яктылык сирпелеп керә, яңа гына матурайтылган стеналар күзне иркәли. Бина тирәли ышанычлы отмоска ясалган.

Оешма төзүчеләренең һәркайсы диярлек үз эшләренең остасы, ниндидер бер өлкәдә белгеч. Мәсәлән, Олег Аксенов бик матур итеп түшәмнәр ясый. Петр Бухаров һәм Алексей Скворцов тәрәзә яңакларын төгәл һәм пөхтә итеп ясап куялар. Равил Вәлиев - су, канализация, җылылык системаларын үткәрүдә танылган оста.

Төзүчеләр Әмир Фәттахов, Руслан Итальев, Рамил һәм Ринат Закировлар бригадирлары Илсур Гәрәев җитәкчелегендә балалар бакчасы котельнясында эшлиләр. Биредә балаларга ризык әзерләү өчен кухня да булачак. Аның стеналарына һәм идәненә плитка ябыштырылачак. Аш-суны телеңне йотарлык итеп әзерли белүче Людмила Гуляеваның хезмәт стажы 30 ел тәшкил итә. Яңа ашханәдә пешекче өчен уңайлы шартлар, заманча җиһазлар булдырылачак. Болар, билгеле, балаларны тиешенчә, физиологик үзенчәлекләрен исәпкә алып тукландыру мөмкинлеге бирәчәк.

Гомумән, Иске Матак балалар бакчасында тәҗрибәле хезмәткәрләр эшли. Мәсәлән, тәрбияче Надежда Ферапонтованың педагогик стажы 28 елга тулып килә. Ул - үз эшенең чын остасы, күп тапкырлар макталган белгеч. Бакча мөдире Надежда Васильева да балаларны яратып, хезмәтенә күңел биреп эшләүче ханым. Бу көннәрдә аның өчен тынгысыз вакыт - ремонт төгәлләнеп килүче бинага яңа җиһазлар кайтару мәшәкате белән йөри ул. Бу максатларга 500 мең сум акча тотылачак.

Бакчага Иске Матак авылы сабыйлары гына түгел, күрше авыллырдан да балалар кабул ителәчәк. Хәзерге вакытта Югары Матак һәм Абдул Салман авылларында яшәүче ата-аналардан гаризалар кабул ителә. Бу якларда яшь гаиләләр шактый. Алар яңа бакчаның ачылуын түземсезлек белән көтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев