Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Хузангайның кече ватанында чуаш әдипләре очрашты

9 ноябрьдә районыбыз Татарстанның һәм Чуашстанның чуаш әдипләре делегациясен кабул итте. Әлеге чара "Хузангай дәресләре" семинары буларак оештырылган иде.

Чуашстаннан, республикабыз районнарыннан һәм Казаннан, Тольятти шәһәреннән килгән кунаклар иң элек район үзәгендә С.Лисенков исемендәге туган якны өйрәнү-тарих музеенда булдылар. Музей директоры Йосыф Зарипов үткәргән экскурсия кунакларда зур кызыксыну уятты. Алар музеебызның бай экспонатларын җентекләп карадылар, бик күп сораулар бирделәр, фотога төшерделәр.
Аннан делегация автобусларда Сихтермә-Хузангай авылына юл тотты. Юлда барганда Базарлы Матак мәктәбе һәм гимназия укытучылары әдипләрне районыбызның бүгенге социаль-икътисадый хәле белән таныштырдылар, Әлки төбәгеннән чыккан күренекле шәхесләр, иҗат әһелләре хакында сөйләделәр.
Ә Хузангай музей-клубы алдында кунакларны ипи-тоз, чәкчәк һәм өй сырасы белән чуаш, татар һәм рус милли костюмнарына киенгән кызлар каршы алды. Клуб фойесында оештырылган кул эшләнмәләре күргәзмәсе белән танышканнан соң язучы-шагыйрьләр Петр Хузангай музеена уздылар. Музей директоры Олег Мурзин аларга чуаш халкының күренекле шагыйре П.Хузангай, аның иҗаты, туган төбәге хакында бик күп кызыклы мәгълүматлар җиткерде, сорауларга җавап бирде.
Менә "Хузангай дәресләре" семинары башланып китте. Аны Сихтермә-Хузангай урта гомумбелем мәктәбе укучылары тантаналы төстә ачтылар. Аннан әлеге чараны алып баручы, район китапханәләр челтәре директоры Татьяна Петухов район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошинга сүз бирде.
-Районыбыз башлыгы Фердинат Дәүләтшин исеменнән сезне, хөрмәтле кунаклар, Петр Хузангайның кече ватанында кайнар сәламлим. Ике республика өчен дә зур әһәмияткә ия бу чараны үткәрергә Әлки җирен сайлавыгыз өчен сезгә зур рәхмәтебезне җиткерәбез,-диде Александр Федорович.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова ихлас, эчкерсез шартларда үтүче бу очрашуның төрле милләт халыкларының дуслыгын, бердәмлеген ныгытуга хезмәт итәчәгенә ышанычын белдерде, семинар эшендә уңышлар теләде.
Республикабызның чуаш милли-мәдәни автономиясе рәисе Константин Яковлев чарада катнашучы әдипләрнең кайберләрен атап үтте. Алар арасында Петр Хузангайның улы, Чуаш Милли конгрессы президенты Атнер Хузангай, Россия Язучылар берлеге әгъзасы В.Козлов, чуаш халык шагыйре Порфирий Афанасьев, республикабызда чуаш телендә чыгучы "Сувар" газетасы редакторы Константин Малышев кебек исемнәре күпләргә таныш каләм осталары бар иде.
Семинарда республиканың күп кенә районнарыннан килгән делегатларга да сүз бирелде. Чыгыш ясаучыларның һәркайсы бу чараның әһәмиятен билгеләп үтте, чуаш телен саклау, милли мәдәниятны үстерү, иҗади кадрлар тәрбияләү буенча үзләрендә башкарыла торган эшләр турында сөйләде.
Семинарда Татарстанда чуаш телендә журнал чыгару, актив язучы милли әдипләрне бүләкләү өчен премияләр булдыру мәсьәләләре күтәрелде.
Константин Геннадьевич Яковлев семинар эшен йомгаклаганда:
-Петр Хузангайның туган җирендәге бу очрашу аеруча җылы, дустанә шартларда үтте. Әлки районы хәзер барлык чуаш халкы өчен якын бер төбәккә әйләнде,- дип билгеләп үтте.
Моңа кадәр чуаш язучылары һәм шагыйрьләренең шундый очрашуы 1998 елда Баулы шәһәрендә, 2000 елда Түбән Кама шәһәрендә үткән булган. Ә Әлки җирендә узган "Хузангай дәресләре" семинары киң колачлы булуы, күп мөһим мәсьәләләр каралуы белән бүтәннәре арасында аерылып тора, дип билгеләп үтте кунаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Семинар