Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Игенчеләр өчен иң җаваплы чор – язгы кыр эшләре якынлаша

Күпьеллык үләннәрне, уҗымнарны тукландыру, дым каплау, язгы чәчү - болар барысы да көзге уңышның нигезен тәшкил итүче эшләр. Һәм аларга үтә җитди карап, әйбәтләп әзерләнергә кирәк. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру буенча киңәшчесе Роберт Гадеев белдеруенчә, барлык хуҗалыкларда да язгы кыр эшләрендә катнашачак техниканы, тагылма агрегатларны ремонтлыйлар. Ул...


Күпьеллык үләннәрне, уҗымнарны тукландыру, дым каплау, язгы чәчү - болар барысы да көзге уңышның нигезен тәшкил итүче эшләр. Һәм аларга үтә җитди карап, әйбәтләп әзерләнергә кирәк.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру буенча киңәшчесе Роберт Гадеев белдеруенчә, барлык хуҗалыкларда да язгы кыр эшләрендә катнашачак техниканы, тагылма агрегатларны ремонтлыйлар. Ул хуҗалыкларның язгы чәчүгә ни дәрәҗәдә әзер булулары турында да әйтеп үтте. Булган 3400 тырманың барысы да, 181 культиваторның 149 ы, 157 чәчкечнең 137 се, 14 чәчү комплексының 9 ы, 34 дисклау агрегатының 22 се ремонтлаучы осталар кулыннан узган. Хуҗалыклардагы 306 тракторның 252 се әзерлек сафында. "Хузангай" кооперативында, Юхмачы, Алпар, Ташбилге отрядларында техниканы ремонтлауга аеруча җаваплы карыйлар.

Шул ук вакытта бу эшкә сүлпән мөнәсәбәт Салман, Хлебодаровка отрядларында сизелә: бу хуҗалыкларның механизаторларына техниканы сафка бастыру өчен эш темпын бермә-бер арттыру зарур.

Үткән атнада 550 тонна минераль ашлама районга кайтарылды һәм складларга урнаштырылды. Ел башыннан бирле барлыгы 2100 тонна ашлама тупланды. Басуларны быел да самолетлар ярдәмендә ашлаячаклар. Моның өчен 12 очу полосасы кардан арындырыла.

Басуда эшлисе техниканың ни дәрәҗәдә ремонтланганлыгын ачыклау өчен авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белегечләре белән Камка отрядында булып кайттык. Отряд җитәкчесе Рифкать Низамов әйтүенчә, барлык культиваторлар, тырма һәм чәчкечләр төзәтелгән, соңгыларының сошниклары гына куелмаган.

Булдыклы егетләр тракторларны ремонтлауга алынганнар. "Макормик","Беларусь", К-700, ДТ-75 тракторлары нигездә ремонтланган инде. Хуҗалыкта язгы кыр эшләренә тулы куәткә әзерләнәләр.

-Кырга чыкканчы бер генә берәмлек техника да ремонтланмыйча калырга тиеш түгел, бу - безнең максат,-диде Рифкать Низамов. Ә токарь Роберт Галиуллин, тимерче Радик Мәрдиев, эретеп ябыштыручы Әүхәт Сафиуллин, слесарь Фидаил Шәйхетдинов тырыш хезмәтләре белән җитәкчеләренең сүзен раслап торалар.

Кулыннан узган һәр эш югары сыйфатлы булыр, диләр гомере буе биредә эшләүче Роберт Галиуллин турында хезмәттәшләре. Ул токарь да, слесарь һәм эретеп ябыштыручы да. Заманында "Мир" совхозында К-700 тракторында кырлар эшкәрткән. Ә 1980 елда читтән торып Чистай совхоз-техникумында укыган, механик профессиясен үзләштергән, совхозның баш механигы булып эшләгән. 1988 елның көзеннән бирле токарь ул. Бүген Роберт Камка отрядының гына түгел, бөтен Көнчыгыш Әлки филиалының алыштыргысыз хезмәткәре. Бер елдан лаеклы ялга чыгачак.

-Ходай исәнлектән аермаса, эшлим әле. Хезмәтемнең серләрен ышанычлы кулларга тапшырасы иде, шунсыз пенсиягә китмим,-дип көлә ул.

Хуҗалыкта ремонт эшләренең төп өлеше инде төгәлләнгән. Инде март тәмамланып килә, игенчеләр өчен тынгысыз эш чоры башлана. Камкалылар аларга олы җаваплылык тоеп әзерләнәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев