Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Игенчеләр тырмалауга кереште

Районыбыз кырларында уҗым культуралары һәм күпьеллык үлән басуларын тукландыру дәвам итә. Ә инде туфракка кертелгән ашлама туклану булып хезмәт итсен өчен игенчеләребез беренче мөмкинлек белән дым каплау эшләренә керештеләр. Районда әлегә 11 мең гектар мәйданда минераль ашламалар кертелде, 2 мең гектардан артык җирдә тырмалау эшләре башкарылды.

Беренчеләрдән булып тырмалауга "Чаллы", "Карга", "Юхмачы", "Яшь көч" хуҗалыклары кереште. Ә бүген инде барлык хуҗалыкларда да тырмалау эшләре тулы куәткә бара. Соңгы көннәрдә һава торышы бик җылынды, синоптиклар алга таба төннәрен дә плюслы температура булыр дип ышандыра. Мондый вакытта басулар көнләп түгел, сәгатьләп кипшенә. Шуңа дым каплау эшләрен вакытында башкару бик мөһим.
Кичә без "Көнчыгыш Әлки" филиалының "Чаллы" отрядында язгы кыр эшләренең барышы белән танышып кайттык. Тырмалау биредә шактый уңышлы бара. Отряд җитәкчесе Мидхәт Гадиев әйтүенчә, әлеге хезмәтне биш берәмлек техника башкара икән.
-Самолетлар ярдәмендә 1 мең гектар мәйданда уҗым басулары тулысынча тукландырылды, 260 гектарда күпьеллык үлән мәйданнарына да ашлама кертелде. Калган басуларны "Амазон" тагылма агрегаты ярдәмендә тукландырачакбыз, - ди җитәкче.
Радик Нуретдинов МТЗ-1221 тракторында 207 гектар печән басуларын минераль ашламалар белән тукландырган инде, тагын 150 гектарда эшлисе калды, ди. Бу агрочараны вакытында башкаруга Рамил Җангиров та зур өлеш кертә, ул "Амкадор" погрузчигы белән ашлама төяп тора.
Күпьеллык үлән кырында МТЗ-82 тракторы белән тырмалау үткәрүче Исмәгыйль Шәрапов та язгы көннең ел туендыруын яхшы аңлап эшли.
-Иртә таңнан караңгы төшкәнче биредә хезмәт куябыз. Шунсыз булмый, һәр эшнең үз вакыты, соңларга ярамый. Көн дәвамында 50-60 гектар җир тырмалыйм,-ди ул.
Исмәгыйль абыйның әтисе Минсәет ага да гомер буе тракторчы булып эшләде. Инде менә улының корыч айгырны иярләвенә дә 32 ел икән. Исмәгыйль Шәрапов - отрядның уңган механизаторларыннан берсе. Ул техника белән печән дә чаба, тюклар да ясый, тирес тә түгә, бүтән күп эшләрне дә башкара.
Әнә шулай һәркем җаваплылык тоеп хезмәт куйганда гына мул уңышка өметләнергә була шул.
* * *
"Хузангай" кооперативы механизаторлары районда беренчеләрдән булып уҗымнарны тукландыруны төгәлләделәр. Биредә әлеге эш 5356 гектарда башкарылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Поля