Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Икенче урак дәвам итә

Районда 4600 гектарга якын мәйданда бөртек өчен кукуруз һәм 1900 гектар чамасы көнбагыш суктырасы калды. Әлеге культуралар быел бездә гаять зур урын биләде. Игенчеләребез май өчен көнбагыш суктыруны барлык мәйданның 86 процентында башкардылар. Бу кыйммәтле культура бездә 13 мең 932 гектар биләгән иде. Шуның 12 меңнән артыгыннан уңыш җыеп алынды....

Районда 4600 гектарга якын мәйданда бөртек өчен кукуруз һәм 1900 гектар чамасы көнбагыш суктырасы калды.

Әлеге культуралар быел бездә гаять зур урын биләде. Игенчеләребез май өчен көнбагыш суктыруны барлык мәйданның 86 процентында башкардылар. Бу кыйммәтле культура бездә 13 мең 932 гектар биләгән иде. Шуның 12 меңнән артыгыннан уңыш җыеп алынды. Көнбагышның уртача уңышы гектардан 15,2 центнер тәшкил итә.

Көнбагышка базарда сорау бик зур. Ул бодайга караганда дүрт тапкыр диярлек кыйммәтрәк йөри. Быел "Хузангай" җәмгыяте көнбагышны күп үстерде. Алар аны вакытында җыеп алып, киптереп саклауга куйдылар. Нәтиҗәдә үзләренең май сыгу цехын яңа уңышка кадәр чимал белән тәэмин иттеләр.

Көннәр туңдыру белән "Кызыл Шәрык-Агро" комбайннары кукуруз урагын дәвам итәчәк. Бүген районда кукурузны бөртек өчен 20 мең тоннага якын суктырып алганнар инде. Аның уңышы гектардан 35,5 центнер чыга.

Без район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең үсемлекчелек буенча консультанты Фәргать Зәкиевтан бүгенге бурычлар турында белештек.

-Хәзер һәр хуҗалыкта механизаторларыбыз авыл хуҗалыгы машиналарын саклауга кую белән шөгыльләнергә тиеш. Бу эшне салкын көннәр башланганчы төгәллисе иде. Шулай ук машина-трактор паркларын җыештырып, анда тәртип булдыру зарур. Быел районыбызда авыл хуҗалыгы машиналарын кышкы саклауга кую буенча зона семинар-киңәшмәсе дә узачак.

Ә инде 1 декабрьгә кадәр механизаторларыбыз алдына тырмалар ремонтын төгәлләү бурычы куела. Бездә тырмалар 3400 данәдән артык,-ди Фәргать Зәкиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев