Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Икенче урак башланды

Район игенчеләре көнбагыш урагына керештеләр. Бездә көнбагыш бөртек өчен 12 мең 600 гектарда игелде. Бүген шул мәйданның 1200 гектардан артыгыннан уңыш суктырып алынды. Бу планга карат 10 процент тәшкил итә.

Районда көнбагыш игү белән соңгы елларда шөгыльләнә башладык. Чөнки бу культура продукциясенә сорау һәрчак бар һәм сату бәясе дә ашлыкка караганда шактый югары. Дөрес, быелгы эссе җәйдә көнбагыш уңышы көтелгәннән шактый ким өлгерде. Бүген район буенча гектардан уртача 11,4 центнер уңыш чыгып бара. Көнбагыш уңышын җыюда "Көньяк Әлки" АПК егетләре аеруча өлгерлек күрсәтә.
Районыбыз хуҗалыкларында кукурузны силоска уру дәвам итә. Кукуруз яшел масса өчен "Кызыл Шәрык-Агро" отрядларында 12 мең 200 гектарда үстерелде. Шуның 6 мең 800 гектарыннан үсемлекләр җыеп алып базларга салынды.
Быел районда рапс үстерү мәйданнары да шактый арттырылган иде. Әлеге кыйммәтле культура узган ел 800 гектарда игелсә, быел ул 2000 гектарга җиткерелде. Шуның 1210 гектарыннан уңыш җыеп алынды.
Басуларда җирләрне көзге эшкәртү эшләре көннән-көн зуррак темп ала. Районда 61 мең гектар җирне эшкәртү планлаштырыла. Шуның 48 мең гектарында эш башкарылган. Бу планга карата 79 процент тәшкил итә. Җирләрне эшкәртү "Хузангай" кооперативында аеруча әйбәт оештырылган. Биредә сука, дискатор һәм киң культиваторлар эшкә җигелә. Хузангайлылар җир эшкәртүне тәүлек әйләнәсе алып баралар. Алар көзеннән бу эшне барысы 11мең 100 гектарда башкарырга тиешләр. Алдагы берничә көндә биредә барлык мәйданнарда җир эшкәртү төгәлләнәчәк.
Район механизаторлары, белгечләре алдына 25 сентябрьгә җир эшкәртү эшләрен төгәлләү бурычы куела.
Машина-трактор паркларында да эш кызу бүген. Басу эшләреннән бушаган техниканы чистартып, майлап, тиешле узелларын салдырып кышкы саклауга кую бара. Шулай ук механизаторларыбыз тагылма агрегатларны ремонтлау эшенә дә керештеләр. Хәзергә тырмалар ремонтлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ремонт техники