Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ил иминлеге – авыл эшчәннәре кулында

Безнең яклар рельефы авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнү өчен махсус булдырылган диярсең - тау-ташсыз иркен басу-кырлар офыкларга кадәр җәелеп ята. Туфрак та, бабайлар әйтмешли, ипигә ягарлык. Моңа өстәп, халкыбызның эшкә батыр, уңган, тырыш икәнлеген дә әйтик. Әйе, без - авыл хуҗалыгы районы, илебез табынын икмәк, ит-сөт белән баетучылар. Бу атнада Авыл...

Авыл хуҗалыгы елы ахырына якынлашып килә. Димәк, инде кайбер нәтиҗәләргә тукталып, эшләгәннәребезгә бәя бирсәк тә була. Иіътисадның нигезен тәшкил иткән үсемлекчелеккә күз салыйк. Игенче механизаторларыбыз 37706 гектар мәйданнан бөртекле-кузаклы культураларны җыеп алдылар, тулаем уңыш 68625 тонна, һәр гектарның уңдырышлылыгы 18,2 центнер тәшкил итте. Терлек азыгы җитәрлек әзерләнде: малларны кыш чыгару өчен 14,1 мең тонна печән, 128,5 мең тонна сенаж, 109,4 мең тонна силос бар. Терлекчелек комплексларында һәм фермаларда асралучы 30594 баш мөгезле эре терлекне һәм 7726 баш дуңгызны уңышлы кышлату өчен азык запасы җитәчәк.
Басу-кырларда фидакарь хезмәт куйган игенчеләребезнең кайберләрен генә атап үтик әле: 1241 гектардан иген суктырган Рәниф Гатин, 669 гектар күрсәткече булган Азат Әхмәтов, аларның иптәшләре Илфат Сидиков (476 га), Рәдис Гатин (709 га), Игорь Желтухин (607 га), Юрий Севрикеев (526 га) «Востокзернопродукт» ябык акционерлык җәмгыятендә эшлиләр. Ә Владимир Краснов (597 га), Михаил Мукусев (649 га), Артем Зиньков (641 га), Артем Мукусев (624 га) Вячеслав Илюхин (606 га), Александр Шакин (597 га) Сергей Ермолаев (588 га) - «Хузангай» кооперативының иң алдынгы комбайнчылары.
Районның горурлыгы - терлекчелек тармагы. Ел башыннан бирле савымчыларыбыз 36661 тонна сөт саудылар, шуның 34822 тоннасы реализацияләнде. Ит җитештерү алдагы ел белән чагыштырганда 9 процентка артты, 3639 тоннага җитте! Болар барысы да - үз вазыйфаларын намус белән башкарган терлекчеләребез, савымчылар, ветеринария белгечләренең тырышлыгы нәтиҗәләре.
Соңгы ике елда авыл хуҗалыгында тагын бер юнәлеш үсеш алып килә. Сүз гаилә фермалары турында. 2011 елда районда 10 гаилә фермасы оешты, быел аларның җидесе инде уңышлы гына эшләп, продукция җитештерә. Агымдагы елда тагын 25 гаилә үз фермасын төзүгә кереште. Алдагы берничә елда алар да ит-сөт җитештерүгә үз өлешләрен кертә башларлар.
Гомумән, авыл җирендә яшәүче һәркем үз хуҗалыгында терлек я кош-корт асрый, яшелчә, җиләк-җимеш үстерә. Димәк, без барыбыз да - авыл хезмәтчәннәре, алда торган бәйрәмебез дә - уртак. Хөрмәтле игенчеләребез, терлекчелек тармагы уңганнары, белгечләр һәм җитәкчеләребез, барыгызны да Авыл хуҗалыгы хезмәчәннәре көне белән котлыйм. Илнең иминлеге нигезен булдыручы хезмәтегездә уңышлар, үзегезгә исәнлек, бәхет телим. Туган ягыбыз Әлки алга таба да уңган улары һәм кызлары белән горурлансын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сельское хозяйство