Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ил иминлеге, кеше хокуклары сагында

Иртәгә Россия Федерациясе гражданнары өчен бик мөһим вакыйганы - илнең Төп Законын кабул итүгә 20 ел тулуны билгеләп үтәбез. Ул Россия тарихында беренче тапкыр бөтен халыкның тавыш бирүе нәтиҗәсендә кабул ителде.

Гамәлдәге Конституция - дәүләтебез тарихында бишенчесе инде. Октябрь революциясеннән соң 1918 елда Совет дәүләтендә беренче Конституция кабул ителә. Илне үзгәртеп кору чорына кадәр исә без 1978 елгы Конституциягә таянып яшәдек. Ил бөтенләй бүтән икътисадый һәм җәмгыяви кануннарга күчеп яши башлагач, ул Конституциягә бик күп үзгәрешләр кертелә. 1990нчы елларны искә төшерик: җәмгыятьтә яңа строй формалаша, базар икътисадының нигезләре корыла. Илдә бөтенесе, шул исәптән власть та үзгәрү Россиянең яңа Конституциясен эшләү һәм кабул итү зарурлыгына китерә.
Һәм, моннан нәкъ 20 ел элек, бөтен халыкның тавыш бирүе нәтиҗәсендә, Төп Закон кабул ителеп, ул Россиянең күпмилләтле халкы, дәүләтебез өчен ныклы нигезгә әйләнә.
Галимнәр сүзләре белән әйтсәк, Россия Федерациясенең Конституциясе - конституцион стройның нигезләрен, кеше һәм гражданинның төп хокукларын һәм ирекләрен, дәүләт төзелешен, дәүләт хакимияте органнары системасын һәм җирле үзидарә нигезләрен ныгытучы документ ул.
Конституциянең беренче бүлегенә кергән барлык 16 статьясы да берничек тә үзгәртелә алмый, чөнки алар иң югары юридик көчкә ия һәм дәүләтебезнең демократик федерация икәнлеген, шулай ук җәмгыяви һәм дөньяви дәүләт булуын раслыйлар.
Кеше хокукларына кагылышлы 2нче бүлек тә берничек тә үзгәртелә, яңадан карала алмый. Әлеге бүлектә Россия гражданинының закон һәм суд каршында тигез булуын, һәркемнең яшәүгә хокуклы икәнлеген, кеше шәхесе дәрәҗәсенең дәүләт тарафыннан саклануын, һәркемнең иреккә һәм шәхси кагылгысызлыкка хокукын, шәхси тормышы кагылгысызлыгына, шәхси һәм гаилә серенә, намусын һәм исемен яклауга хокукы барлыгын раслаучы статьялар кертелгән. 27нче статья һәркемнең ирекле хәрәкәт итүгә һәм яшәү урынын сайлауга хокуклы булуын искәртә, 28нче статьяда намус иреге, дин тоту иреге, 29нчы статьяда фикер һәм сүз иреге гарантияләнә. Россия гражданины, Конституциягә таянып, төрле берләшмәләрдә катнаша, үз мәнфәгатьләрен яклау өчен үзе дә һөнәри берлекләр төзи ала. Конституциядә Россия гражданнарының дәүләт белән идарә итүдә катнашу, дәүләт һәм җирле үзидарә органнарына сайлау һәм сайлану хокуклары да чагылдырылган. Гомумән, кеше һәм гражданин ирекләрен һәм хокукларын Конституциянең 64 маддәсе яклый һәм гарантияли.
Россия Федерациясе Конституциясенә 20 ел тулу - илебез тормышында күренекле вакыйга. Чөнки илнең Төп Законы буенча яшибез, җәмгыятебез аңа таянып үсә. Уйланабызмы без ул турыда, юкмы, һәрберебезнең тормышы, яшәеше Конституциягә нигезләнә бит. Ул илебез, дәүләтебез нигезләрен, һәр гражданиннның бүгенгесен һәм киләчәген яклаучы, тормышыбыз иминлеген гарантияләүче көч бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев