Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ындырда ыңгырашырлык булмасын

Игенчеләребез өчен иң җаваплы чорларның берсе - урак өсте якынлаша. Димәк, комбайннарны, ындыр табакларын, ашлык складларын урып-җыю эшләренә, яңа уңыш кабул итәргә тулысынча әзерләп куярга бик вакыт.

"Хузангай" АХҖК механизаторлары, һәрвакыттагыча, бу эштә дә өлгерлек күрсәтәләр. Биредә уракта катнашачак 31 комбайнның барысы да бүген үк стартка басарга әзер. "Кирәкле запас частьлар кайтарылды, барлык ремонт эшләре башкарылды",-ди хуҗалык җитәкчесе Евгений Чугунов. Кыскасы, хузангайлылар уракка бүгеннән әзер. Ындыр табаклары да чистартылган, ашлык складлары да дезинфекцияләп агартылган.
"Кызыл Шәрык-Агро"ның "Үзәк Әлки" филиалы отрядларында ремонт эшләре кызу темплар белән алып барыла.
-Урып-җыю комбайннарын төзекләндерүне 10-12 июльгә төгәлләргә планлаштырабыз,-ди "Үзәк Әлки"нең "Сельхозтехника" директоры Рәшит Садриев.-Акча җитмәү кулдан тота иде, хәзер бу мәсьәлә хәл ителде, запас частьлар кайтарыла башлады. Башкарасы эшләр шактый булса да, күмәк көч белән җиңеп чыгачакбыз.
"Үзәк Әлки"леләр алдында 20 мең 747 гектар мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар җыеп суктыру бурычы тора. Шуның 9545 гектары сабан бодае, 802 гектар арпа, 1405 гектары бөртек өчен кукуруз, 6409 гектары көнбагыш һ.б. Бу уракта эшлисе өч "Лексион", өч "Нью-Холланд", дүрт "Мега-370", алты "Мега-208" комбайннарына уртача 1200-1300әр гектар мәйдан туры килә дигән сүз. Күргәнебезчә, эш күләме зур. Димәк, урак өстендә ватылып, алтындай вакыт техника ремонтлап узмасын өчен комбайннарны көйләүгә бик җитди карарга кирәк. Шунысы да бар, "Мега-208" үзенең унынчы, "Лексион" тугызынчы сезонына "аяк атларга" әзерләнә. Бу техника паркын акрынлап яңарту хакында уйларга вакыт җиткәнлеген искәртә.
Урып-җыюны әзерләнеп һәм дулкынланып көтүчеләрнең берсе - Үргәгар егете Рәфис Камалов. Җитәкчеләре аны иң уңганнарның берсе диләр. Яз, көз айларында Рәфис "МТЗ-1221" тракторында чәчүдә, җәй башлану белән печәндә, сенаж ташуда бик тырышып эшли. Әтисе Ядькәр Камалов гомерлек тракторчы, техниканы ярату улына аңардан күчкәндер, мөгаен.
-Мин 1990 елдан руль артында. "Нива", "Дон" комбайннарында эшләдем. Хәзер "Нью-Холланд"ны иярлим. Бу комбайнда эшләү бөтенләй бүтән, билгеле. Кабинасы иркен, идарә итәргә уңай. Хәзер менә вак-төяк эшләрен карыйсы, барабаннарны регулирлыйсы гына калды. Аннан бер кат тулысынча тикшереп чыгам да - комбайным эшкә әзер булачак,-ди Рәфис.
Башаклар тигез өлгергәндә игеннәрне теземнәргә салу - уңышны югалтуга юл куймауның бер шарты. Чапкычлар да инде эшкә әзерләп куелган үзәк әлкилеләрнең. Быел табигать яңгырлар белән кинәндермәде, һава температурасы да югары тора. Мондый шартларда башаклар озакламый өлгереп тә җитәр. Игенчеләр алдында төп бурыч - урып-җыю техникасын әзерлек сызыгына куеп, бөртекнең үскән кадәресен югалтуларсыз җыеп алу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев