Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Иртә культуралар чәчүне 9 майга төгәлләргә

Республика Авыл хуҗалыгы министрлыгы тәкъдимен исәпкә алып, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе иртә культуралар чәчүне 9 майга төгәлләү бурычын куя. Ә инде сабан культуралары чәчү эшләрен 15 майга төгәлләү планлаштырыла.

Игенчеләр өчен бәйрәм-яллар кырда үтә торган чор бүген. Районыбызның һәр хуҗалыгында сабан культуралары чәчү дәвам итә. Дым каплату башлыча төгәлләнде. Хәзер чәчү өчен җирләр эшкәртү бара. Уҗым культураларының әйбәтләнүе дә күңел күтәренкелеге өсти. Азотлы ашламалар белән тукландырылганнан соң уҗымнар күзгә күренеп күтәрелә.
Соңгы көннәрдә явып үткән яңгырлар сабан эшләрен бераз тоткарлады. Хәер, май башында һава торышының шулай бераз суытып та җибәрүе әйбәт санала. Гомер-гомергә язгы чәчү эшләрен сырган фуфайка киеп башкарганнар бит.
"Көньяк Әлки" отрядлары бу көннәрдә кукуруз чәчү белән мәшгуль. Әлеге эш белән 6 агрегат шөгыльләнә. Шулай ук 4 агрегат катнаш бөртек чәчүдә эшли. Катнаш бөртек 1 мең гектардан артык чәчелгән инде.
"Үзәк Әлки" отрядлары башлыча көнбагыш чәчә. Биредә 9 агрегат тәүлек әйләнәсе эшли. Барысы 7 мең гектарда көнбагыш чәчәргә ниятләре. Биредә иртә культуралар чәчүне төгәлләгәннәр инде.
"Көнчыгыш Әлки" филиалында 2 чәчү комплексы хезмәт куя. Алар катнаш бөртек чәчә. Өчәр агрегат - көнбагыш һәм кукуруз, берсе борчак чәчә.
"Хузангай" кооперативы быел да чәчү эшләрен бик актив алып бара. Алар иртә чәчүнең урып-җыюга да иртә керешергә мөмкинлек тудырганын яхшы төшенгән. Хәзергә биредә 2200 гектарда уҗым культураларын өстәп чәчү башкарылган, 500 гектарда борчак, 450 шәр гектарда солы һәм борчак белән катнаш арпа чәчелгән. Чәчү эшләрендәге 7 агрегат та тулы куәткә файдаланыла. Механизаторларны тукландыру, техниканы ягулык-майлау материаллары белән тәэмин итү һәм көйләүчеләр бригадасы эшләренең әйбәт оештырылуын билгеләп үтәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сев