Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Исерек шофер намусында – кеше гомере

Россия юлларында ел саен кечерәк бер шәһәр халкы кадәр кеше һәлак була… Юл-транспорт һәлакәтләре илебездә үлемгә китерүче сәбәпләр арасында беренче урыннарны алып тора…Статистиканың бу аяусыз мәгълүматлары артында - коточкыч чынбарлыгыбыз. Шунысы бигрәк әрнүле: юл һәлакәтләрендә гомерләре өзелүчеләр бит башлыча әле юньләп яшәп тә өлгермәгән, хезмәткә сәләтле япь-яшь кешеләр, балалар. Нигә...

Быел 10 май көнне кичке сәгать җиде белән сигез арасында Иске Матак авылы янында булган юл-транспорт һәлакәте дә әнә шул сәбәпләр аркасында килеп чыга. 27 яшьлек Николай Пеняев бу көнне "ВАЗ-21144" автомобиле руленә исерек хәлдә утыра. Шуның өстенә, ә бәлки шул исереклеге аркасындадыр, ул тагын бер юл хәрәкәте кагыйдәсен боза. Автомобилен артка таба чигендергәндә Николай әлеге маневерның хәвефсезлегенә инануны, артта кешеләр булу-булмавын тикшереп торуны кирәк дип тапмый. Нәтиҗәдә - фаҗига. Шундагы хатын-кыз автомобиль астында калып авыр тән җәрәхәтләре ала һәм һәлак була.
Күптән түгел Николай Пеняевның җинаять эше район судында каралды. Суд Пеняевны РФ Җинаятьләр кодексының 264 маддәсендә каралган җинаять кылуда - исерек хәлдә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, саксызлык аркасында кеше үлеменә китерүдә гаепле дип тапты.
Пеняевның гаебен тулысынча тануын, тикшерү эшләрендә булышуын, авариядән соң зыян күрүчегә ярдәм күрсәтүен исәпкә алып, суд аны иректә калдырырга мөмкин дигән карарга килде. Җинаятьче 4 ел сынау срогы белән шартлы рәвештә 4 елга ирегеннән мәхрүм ителде. Алдагы өч елда аның транспорт чаралары белән идарә итәргә дә хокукы юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Преступление