Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Иске Кората авылы клубында өлкәннәр өчен "Яңа клубта – элекке җырлар" исеме астында кичә булды

Әлеге бәйрәм чарасын район мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә "Россия пенсионерлар берлеге"нең район бүлеге оештырды. Мәгълүм булганча, Татарстан хөкүмәте авылларда яңа клублар төзү программасын гамәлгә ашыра башлады. Узган ел Иске Кората авылында әлеге программа буенча өр-яңа мәдәният йорты сафка басты. Базарлы Матак пенсионерларының әлеге күркәм мәдәният учагын бик тә барып күрәселәре...

Әлеге бәйрәм чарасын район мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә "Россия пенсионерлар берлеге"нең район бүлеге оештырды. Мәгълүм булганча, Татарстан хөкүмәте авылларда яңа клублар төзү программасын гамәлгә ашыра башлады. Узган ел Иске Кората авылында әлеге программа буенча өр-яңа мәдәният йорты сафка басты. Базарлы Матак пенсионерларының әлеге күркәм мәдәният учагын бик тә барып күрәселәре килде. Һәм менә оештыручылар яңа клубта элекке җырларга багышланган кичә үткәрергә карар кылдылар.

Өч автобуста килгән пенсионерларны Иске Кората клубы хезмәткәрләре милли киемнәрдән, икмәк-тоз һәм чуашларның милли эчемлеге куас белән каршы алдылар. Башта мәдәният йорты директоры Алина Садиванкина кунакларны яңа бина белән таныштырды, үз куллары белән тегелгән милли костюмнарны күрсәтте.

Аннан соң өлкәннәр хөрмәтенә зур концерт күрсәтелде. Мәктәп укучылары, мәдәният хезмәткәрләре, пенсионерларның "Сударушка" ансамбле берсеннән-берсе матур җырлар башкардылар. Үзләренең яшьлек еллары җырларын да, заманча көйләрне дә өлкәннәр бик яратып кабул итте. Концерттан соң Сихтермә-Хузангай һәм Иске Кората авылларының соңгы еллардагы үсеше турында фильм карадылар.
Кунаклар өчен чәй өстәлләре дә әзерләнгән иде. Биредә дә җырлар тынып тормады, котлаулар, күркәм теләкләр күп яңгырады. Бу күңелле бәйрәм тантанасыннан өлкәннәр бик канәгать булып, рәхмәтләр әйтеп таралыштылар.
-Мондый очрашулар, эчтәлекле кичәләр алга таба да үткәрелсен иде. Без, өлкәннәр, аралашуга бик сусыйбыз. Рәхәтләнеп ял итү белән бергә, күпме мәгълүмат алдык,-диеште алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев