Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Ислам безне көчле рухлы, бердәм итте”

21 майда ут күршебез Болгарда Идел Болгарстанында 922 елны исламны дәүләт дине буларак кабул итүгә багышланган Истәлек билгесен тантаналы ачу булды.

Әлеге чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Мөселманнарның үзәк мөфтияте рәисе, Россиянең баш мөфтие Тәлгать Таҗетдин, ТР Диния нәзарәте рәисе Илдус Фәиз һәм республикабызның төрле министрлыклары вәкилләре, район башлыклары, ерак һәм якын чит ил кунаклары, Татарстан һәм Россия халкы катнашты.
Сәламләү сүзендә республика Президенты Рөстәм Миңнеханов:
-Ислам дине безгә көчле рухлы, бердәм булырга ярдәм итте. Бүген исламның тарихи традицияләрен саклау бик тә мөһим. Тарихны үзгәртеп булмый. Ул ата-бабаларыбыз яшәгән язмыш. Һәркайсыгызга бүгенге чарага килгәнегез өчен ихластан рәхмәтләремне җиткерәм,-дип билгеләп үтте.
Болгар шәһәренең тарихи мирас булып торгызылуының юлбашында Минтимер Шәймиев тора. Ул үз чыгышында:
-Уйланган, ниятләнгән барлык эшләребез тормышка ашырылып килә. "Яңарыш" фонды аша Болгар шәһәрен һәм Свияжск утрау-шәһәрчеген торгызуга үз өлешләрен керткән һәркемгә олы рәхмәт,-дип ассызыклады.
Бу тантаналы вакыйгага ике көн кала - 19 майда дөньяның иң зур басма Коръән китабы Кол Шәриф мәчетеннән Болгар җиренә, Истәлек билгесе бинасына күчерелде. Зиннәтле ташлар белән бизәлгән, югары сәнгать дәрәҗәсендә эшләнгән бу китап Казанга узган елның ноябрендә кайтарылган иде, һәм ул Кол Шәриф мәчетендә сакланды. Хәзер бу Коръән китабы Истәлек билгесенең төп залында махсус пьедесталга урнаштырылган. Әлеге Коръән китабының дөньяда иң зур мөселман изге басмасы булуын раслаган Гиннес рекордлар китабы сертификаты тантанага җыелган халыкка күрсәтелде, һәм Минтимер Шәрипович аны Болгар музей-тыюлыгы директорына тапшырды.
Аннан соң көчле алкышлар астында Истәлек билгесе бинасын торгызуда эшләүчеләргә ТР Президенты һәм Дәүләт Киңәшчесе "Яңарыш" фондының Рәхмәт хатын һәм бу изге эшкә хәйрия ярдәме күрсәтүчеләрнең исемнәре кертелгән китапны тапшырдылар.
Менә бар халык Истәлек билгесе бинасына чакырылды. Анда бар халык та сыеп бетә алмады. Шуңа Илдус Фәизнең Истәлек билгесенең төп залында Коръәннең иң соңгы сүрәсен укуын күпчелек халык тышкы якта тыңлады.
Истәлек билгесенең музей-күргәзмә комплексында "Болгарларның ислам динен кабул итүе" мозаикалы панносы да урнаштырылган. Ул Фәрит Вәлиуллин авторлыгында һәм җитәкчелегендә ясалган. Биредә шулай ук Татарстан рәссамнарының йөзгә якын картинасы да урын алган.
Борынгы Болгар корылмалары стилендә төзелгән Истәлек билгесен мәдәният корылмасы итеп кенә карарга кирәкми. Бу - әлеге җирлектә ислам динен кабул итү тарихи вакыйгасына багышланган объект.
Шуннан соң тантанада катнашучылар Икмәк музеена юнәлде. Биредә элекке бабаларыбыз чорында булган су, җир тегермәннәре эшләп тора, кул белән изеп-басып, мичтә икмәк пешерү процессы күрсәтелә. Халкыбызның тарихын, тормыш-көнкүрешен чагылдыручы бу музей-йорт та күп халык катнашында тантаналы төстә ачылды.
Янәшәдә төзелеп бетеп килүче Җәмигъ мәчетен исә бу елның 10 июнендә Изге Болгар җыенында ачу планлаштырыла.
Без шулай ук Идел буенда төзелүче елга портын да карап уздык. Биредә бик зур күләмле эш башкарыла. Гомумән, Болгарда тарихыбызны чагылдыручы күп корылмалар торгызыла, яңартыла. Бу изге эшләргә "Яңарыш" фонды аша бик күп әлкилеләр дә үзләренең матди өлешләрен керттеләр бит. Бөтен халык көче, булышлыгы белән торгызылучы борынгы Болгар чын-чынлап безнең горурлыгыбызга әверелеп бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Болгар