Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яңа Баллыкүлдә – карантин

Котыру авыруы табылу сәбәпле, Яңа Баллыкүл авылында карантин игълан ителде. Бу хакта республика мәгълүмат чаралары да хәбәр итте.

Әлеге авылда котыру чире каян килеп чыккан, карантин вакытында анда нинди чаралар күрелә - болар хакында безгә район ветеринария берләшмәсе баш табибы урынбасары Фердинанд Мәхмүтов сөйләп бирде:
-Яңа Баллыкүл авылында Тәлгать Хафизов хуҗалыгының бәрәңге бакчасында йорт эте белән төлке сугыша башлый. Тавышка хуҗа кеше чыга һәм сәнәк белән төлкене яралый, аннан безгә- ветеринария берләшмәсенә хәбәр итә. Без кичекмәстән урынга барып, төлкене алып киттек. Ә эт йогышлы чир таратмасын өчен юк ителде. Төлкенең анализлары республика ветеринария лабораториясенә җибәрелде, анда җәнлекнең котыру чирле булуы расланды. Шунлыктан Яңа Баллыкүл авылында ике айга карантин игълан ителде.
Карантин башлангач без котырган төлке чир таратырга мөмкин булган урыннарда дезинфекция үткәрдек, йорт хайваннарына вакцина ясадык, төлке үтеп кергән шәхси хуҗалык күзәтү астына алынды. Ике ай дәвамында авылга терлек кертү һәм терлек чыгару тыелды.
Йорт хайваннарының һәм кешеләрнең авыру төлке белән контактта булмаганлыгы ачыкланды.
Мондый очраклар районда булгалап тора. Әйтик, узган ел шундый өч очрак күзәтелсә, 2010 елда биш факт теркәлгән иде.
Котыру чирен күпчелек очракта авылларга кыргый җәнлекләр алып килә. Йортыгызга төлке үтеп кергән булса, этнең яки хайваннарның үзләрен сәер тотуын сизсәгез, шунда ук авыл җирлеге советына яисә район ветеринария берләшмәсенә хәбәр итегез. Безнең телефон: 20-2-45. Шуны онытмагыз: котыру - бик куркыныч авыру. Ул кешеләргә дә йога һәм дәвалауга авыр бирелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бешенство