Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яңа состав биш елга сайланды

27 ноябрьдә "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясе Әлки җирле бүлегенең ХХ конференциясе булды. Анда партиянең җирле бүлеге струтурасын тәшкил итүче 26 башлангыч бүлекчәдән 65 делегат катнашты.

Конференция эшендә шулай ук "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан региональ бүлеге Региональ сәяси советы әгъзасы, партия тарафдарлары региональ советы рәисе Валентина Липужина һәм РФ Федераль Җыенының алтынчы чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин, Әлки муниципаль районының вәкиллекле органнары депутатлары, оешма-учреждениеләр, җәмәгать оешмалары җитәкчеләре, "Бердәм Россия" партиясе әгъзалары һәм тарафдарлары катнаштылар.
Конференция рәисе вазыйфалары район башлыгы, партиянең җирле бүлеге сәяси советы секретаре Фердинат Дәүләтшинга, секретарь вазыйфалары партия җирле бүлегенең башкарма комитеты җитәкчесе Илдус Гобәйдуллинга йөкләнде. Конференция эше белән Фердинат Дәүләтшин җитәкчелек итте. Делегатлар конференциянең мандат, хисап һәм редакция комиссияләрен сайлап куйдылар.
Конференциянең көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр кертелде:
1."Бердәм Россия" партиясе Әлки җирле бүлеге җирле сәяси советының 2011 елның апреленнән 2012 елның ноябренә кадәрге чордагы эше турында хисабы.
2."Бердәм Россия" партиясе Әлки җирле бүлеге җирле контроль-ревизия комиссиясенең 2011 елның апреленнән 2012 елның ноябренә кадәрге чордагы эше турында отчеты.
3."Бердәм Россия" партиясе Әлки җирле бүлеге секретарен сайлау турында.
4."Бердәм Россия" партиясе Әлки җирле бүлеге җирле сәяси советы әгъзаларын сайлау турында.
5."Бердәм Россия" партиясе Әлки җирле бүлеге җирле контроль-ревизия комиссиясе әгъзаларын сайлау турында.
6.Җирле контроль-ревизия комиссиясе турында положениене раслау турында.
7."Бердәм Россия" партиясе Татарстан региональ бүлегенең ХХ конференциясенә делегатлар сайлау турында.
Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә буенча доклад белән җирле сәяси совет секретаре урынбасары, район башлыгы урынбасары Динар Хәкимов чыгыш ясады.
Көн тәртибендәге икенче мәсьәлә буенча җирле контроль-ревизия комиссиясе рәисе Розалия Сафина чыкты.
Докладлар буенча фикер алышуларда катнаштылар: Нәфисә Закирова - Чуаш Кичүе авыл җирлеге башлыгы, партиянең Чуаш Кичүе башлангыч бүлеге секретаре, Рамил Минһаҗев - Карга авыл җирлеге башлыгы, район советында "Бердәм Россия" фракциясе җитәкчесе, Эллада Плаксина - район үзәк хастаханәсе эпидемиологы, партиянең Кыр урамы башлангыч бүлеге секретаре, Айрат Хәйруллин - РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты.
Аннан соң конференция делегатлары "Бердәм Россия" партиясенең Әлки җирле бүлеге секретарен сайлауга күчтеләр. Секретарь вазыйфасына
район башлыгы Фердинат Дәүләтшин һәм Н.Дәүли исемендәге гимназия директоры Фәридә Яруллина кандидатуралары тәкъдим ителде.
Яшерен тавыш бирү юлы белән күпчелек тавышны җыеп, Фердинат Мидхәт улы Дәүләтшин партиянең район җирле бүлеге секретаре итеп сайланды.
Конференция делегатлары партиянең район җирле бүлеге сәяси советын 10 кешедән сайларга дигән карар кабул иттеләр. Яшерен тавыш бирү юлы белән сәяси советка Динар Хәкимов, Илалетдин Җәләлетдинов, Хәрирә Әхмәдиева, Флера Вафина, Әнәс Яруллин, Александр Никошин, Раил Гатауллин, Ринат Зарипов, Илдус Гобәйдуллин сайландылар (10 нчы кеше - җирле бүлек секретаре).
Яңа Устав нигезендә, партиянең җирле бүлеге секретаре һәм сәяси совет составы биш елга сайландылар (моңа кадәр ике елга иде).
Җирле контроль-ревизия комиссиясе составына исә яшерен тавыш бирү юлы белән Розалия Сафина, Рәшит Билалов, Фиргать Гайсин сайландылар.
Аннан соң делегатлар җирле контроль-ревизия комиссиясе турында положениене расладылар.
"Бердәм Россия" партиясе Татарстан региональ бүлегенең ХХ конференциясе делегатлары итеп бертавыштан партиянең район җирле бүлеге секретаре Фердинат Дәүләтшин һәм Иске Алпар башлангыч бүлеге секретаре Ринат Шәйхетдинов сайланды.
Конференциянең азагында Валентина Липужина район советы аппараты җитәкчесе Фәнис Камаловка, район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Раил Гатауллинга һәм район үзәк хастаханәсе эпидемиологы Эллада Плаксинага "Бердәм Россия" партиясе Татарстан региональ бүлеге башкарма комитетының Мактау грамоталарын тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Единая Россия"