Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яңа уку елына мәктәп тә яңарды

1 сентябрьдә районыбыз мәктәпләрендә яңа уку елы башлануын белдереп кыңгырау чыңлады. Белем көнендә Базарлы Матак урта гомумбелем мәктәбе дә 584 укучысын кабул итте. Болардан 49 бала - мәктәп бусагасын тәүге кат атлап керүчеләр.

"Бүген мәктәптә зур бәйрәм - Белем көне!"- Базарлы Матак мәктәбе укучылары Динар Мостафин һәм Алинә Гаязова тантаналы линейканы әнә шундый сүзләр белән ачып җибәрделәр. Аннан соң йорт иясе ролендәге Илдар Хәбибуллин зур шатлык хисләре белән мәктәпнең яңа уку елын яңарып, матурланып каршылавын игълан итте. "Мондый мәктәптә бик яхшы укыйсы гына",-дип, "йорт иясе" балаларга мондый бүләк ясаганнары өчен республика һәм район җитәкчелегенә һәм, билгеле, төзүчеләргә зур рәхмәт әйтте.
Мәгълүм булганча, Базарлы Матак мәктәбе Татарстан Президентының мәктәпләрне капиталь ремонтлау программасына кертелгән иде. Монда җәй буе ремонт эшләре барды. Мәктәп танымаслык булып үзгәргән. Аның түбәсе, тәрәзәләре һәм ишекләре, канализация, җылылык системалары, электрүткәргечләр тулысынча алыштырылган.
Капиталь ремонтны Казанның "Төзелеш" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте төзүчеләре алып барды. Укучыларның әти-әниләре дә төзелеш материаллары сатып алуда, ремонт эшләрен башкаруда бик зур ярдәм күрсәткәннәр. Мәктәпне ремонтлауда һәм яңа уку елына әзерләүдә укытучылар, техник хезмәткәрләр һәм укучылар да биниһая өлеш керткән. Беренче һәм икенче катларда ремонт нәкъ менә алар көче белән башкарылган. Бу хакта үзенең чыгышында мәктәп директоры Луиза Абдрахманова басым ясап әйтте һәм мәктәпне төзекләндерү һәм яңартуда катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерде. Луиза Загидулловна мәктәп коллективының белем һәм тәрбия бирүдәге уңышлары хакында да сөйләп үтте.
Тантаналы линейкада республиканың Куркынычсызлык советы секретаре Валерий Власов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин да катнаштылар. Алар укучыларны, укытучылар коллективын яңа уку елы башлану белән тәбрикләделәр, мәктәпне яңарту һәм төзекләндерү буенча зур хезмәт башкарылуын канәгатьлек һәм сөенеч хисләре белән билгеләп үттеләр.
Чыгышлар, котлау сүзләреннән соң мәктәп укучылары концерт номерлары күрсәттеләр. Ә аннары укучылар ремонтланган яңа классларына юнәлде. Бу көнне барлык сыйныфларда да Универсиада дәресләре булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: День знаний