Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлкилеләр Җиңү көнен бергәләп бәйрәм иттеләр

9 май - Бөек Җиңү көнен әлкилеләр Базарлы Матак үзәгендәге Азат итүче солдат һәйкәле янында тантаналы митинг белән билгеләп үттеләр. Бу бәйрәмгә беркемне дә махсус чакырмыйлар, әмма күңелендә илебез азатлыгын яклап көрәшкән өлкән буынга рәхмәт хисе саклаган ирләр һәм хатыннар, олылар һәм яшьләр иртәдән мәйданга агыла. Чөнки 1941-45 елгы Бөек...

9 май - Бөек Җиңү көнен әлкилеләр Базарлы Матак үзәгендәге Азат итүче солдат һәйкәле янында тантаналы митинг белән билгеләп үттеләр.

Бу бәйрәмгә беркемне дә махсус чакырмыйлар, әмма күңелендә илебез азатлыгын яклап көрәшкән өлкән буынга рәхмәт хисе саклаган ирләр һәм хатыннар, олылар һәм яшьләр иртәдән мәйданга агыла. Чөнки 1941-45 елгы Бөек Ватан сугышында һәр нәсел, һәр гаилә кемне дә булса югалткан, газиз әтисе, бабасы, туганы турында сагынып исенә ала бит.

Бәйрәм тамашасы парад белән башланып китте. Аннары һәйкәл каршына оешма-учреждениеләр вәкилләре колонналары, әлкилеләр тезелде. Ә түрдә - ветераннар, тыл хезмәтчәннәре өчен урыннар . Аларны котлап, кызыл канәфер чәчәкләре тараттылар. Район мәдәният йорты үзешчәннәре гаҗәеп тәэсирле әдәби-музыкаль композиция күрсәттеләр. Сугыш турында җырларны тыңлап, күз яшьләрен сөртүчеләр дә булды. Әлкилеләрне бәйрәм белән район башлыгы Фердинат Дәүләтшин котлады, сугыш ветераннары турында кайгыртып, нәрсәләр эшләнүе турында сөйләде. Митингта шулай ук район хәрби комиссары Виктор Лаврентьев, хезмәт ветераны Наил Гайфуллин, имам-хатиб Ислам Шәйхетдинов һ.б. чыгыш ясадылар. Аннары бертөркем әлкилеләргә бүләкләр тапшырылды.

Тантаналы митинг Азат итүче солдат һәйкәленә венок һәм чәчәкләр кую белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев