Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яңгырлар комачауламас

Кызу урып-җыю эшләрен соңгы көннәр яңгырлары бераз сүрелдерсә дә, район игенчеләре һәр аяз сәгатьне, һәр минутны нәтиҗәле файдаланырга тырышалар, барлык мөмкинлекләрне эшкә җигәләр.

"Кызыл Шәрык-Агро"ның "Үзәк Әлки" филиалына караган «Иске Матак» отряды басуларында арыш суктыру белән шөгыльләнәләр. Отряд механизаторлары урып-җыюга районда беренчеләрдән булып керештеләр. Шушы хуҗалыкта 21 ел инде җитәкчелек итүче Рафаэль Сәмигула улы Ибәтуллин белән уракның барышы, быелгы уңыш турында сөйләштек без.
-Урып-җыю эшләре башланганнан бирле 400 гектардан 913 тонна ашлык суктырып алдык, сыйфаты буенча икмәк пешерергә яраклы. Яңгырлар гына эшкә азрак комачаулый. Әле бит 322 гектар мәйданнан орлыкка дигән арышны суктырып аласыбыз бар, көзге бодай да 800 гектар мәйдан били,-диде хуҗалык җитәкчесе.
Коры җәй бөртеклеләрнең үсешен нык тоткарласа да, уҗымнар Иске Матак басуларында уңышлы кышлаганнар һәм каерылып үскәннәр. Хуҗалык җирләре уңдырышлы санала. Билгеле, эшне дөрес оештыру, игенчеләрнең тырышлыгы да бик мөһим. Һәм хуҗалык җитәкчесе, шуларны исәпкә алып, арыш, көзге бодай кырларыннан югары уңыш җыеп алырбыз, дип өметләнә.
-Уңыш ничек соң, нинди саннарга исәп тотасыз?
-Елына күрә без бик канәгать - һәр гектардан әлегә 25әр центнер ашлык җыеп алабыз,-диде Рафаэль ага.
Хуҗалык кырларында бу көннәрдә 2 "Нью-Холланд", 1 "Лексион" комбайны эшли. Комбайнчылары да нинди бит -тырыш, булдыклы, 20-30 еллык хезмәт стажлары булган Юрий Севрикеев, Игорь Желтухин, Илмир Шәмәрданов. Ут кебек егетләр урак өстендә комбайнда хезмәт куйсалар, яз-көз чәчүдә, туңга сөрүдә катнашалар. Бункерын бушаткан арада Юрий Севрикеев белән сөйләшеп алдык:
-Быел уҗым культуралары әйбәт үстеләр, көннәр генә матур торсын, атна-ун көндә уракны бетерергә мөмкинлегебез бар,-дип ышандырды уңган комбайнчы.
Без булганда арышны турыдан-туры суктыра иделәр механизаторлар. Саламын да бер бөртеген калдырмый рулоннарга төрәләр. Виктор Салюков МТЗ-1221 тракторына "Морес" арбасын таккан да, салам төргәкләрен терлек фермалары янына ташый. Канадада эшләнгән әлеге арба берьюлы 14 рулон сыйдыра. Үзе төйи, үзе бушата да ул. "Бик уңайлы техника",-дип мактады Рафаэль Ибәтуллин да. Элек бит бу эшне 2 трактор башкарган, хәзер берсе дә җитешә.
Комбайннар суктырган икмәкне шәхси "КамАЗ"лар белән янәшә эшләүче "Арес" тракторына "Тандем" арбасы тагып Валерий Советников та ташый. Әлеге арба берьюлы 4 бункер ашлык сыйдыра. Валерийның хезмәт стажы 30 елдан артык, ул хуҗалыкның иң уңган механизаторларының берсе. Җитәкчеләре дә, иптәшләре дә хөрмәт итә аны.
Соңгы көннәр яңгырлары аркасында басудагы комбайннар гөрелтесе бераз тынып калды. Әмма игенчеләр күңелләрен төшерми: җәйге яңгыр бит, озакка бармас, дип ышаналар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев