Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Язгы көннең һәр минуты исәптә

Районыбыз басуларында язгы кыр эшләре киң колач белән дәвам итә.

Көзге культуралар һәм күпьеллык үләннәр мәйданнары тулысы белән тукландырылды. "Кызыл Шәрык-Агро" ААҖ отрядларында күпьеллык үлән басуларын икенчегә тукландыру эшләре башланды.
Район кырларында барлыгы 104 тырмалау агрегаты эшли, шуларның 43 ендә эш ике сменада оештырылган. Бүгенгә 8600 гектарда күпьеллык үләннәрне тырмалау төгәлләнгән, уҗым культураларын тырмалау да кызу темплар белән бара.
Район хуҗалыкларына 5682 тонна минераль ашлама кайтарылды. 2900 тоннадан артык орлык инкрустацияләнде.
Чәчү эшләре дә тиешле темпта алып барыла. 5 мең гектар мәйданда орлыклар җир куенына салынган инде. Хуҗалыкларда бүген арпа, солы, берьеллык үләннәр, көнбагыш чәчелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев