Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

КАМАЛ ТЕАТРЫ ӘЛКИ УЛЫН АЛКЫШЛЫЙ

Татарның мәшһүр Камал театры 19 гыйнварда Татарстан Республикасының халык артисты, якташыбыз Әсхәт Хисмәтовны алкышлады. Артистка 60 яшь тулуга багышланган юбилей кичәсе үткәрелгән бу кичтә театрда аншлаг иде. Билетлар күптән сатылып беткән, алай гынамы, театр бүлмәләрендәге барлык урындыклар тамаша залына чыгарылган. Әмма барыбер кичәне карарга теләүчеләргә урыннар җитмәде, басып торучы тамашачылар...

Кичәнең беренче өлеше Әсхәт Хисмәтовның тормыш юлы һәм иҗат эшчәнлеге турында барды. Билгеле, артистның туган җире, аны талантлы шәхес итеп үстергән Әлки төбәге хакында да күп матур сүзләр әйтелде. Залда юбилярның әтисе - Бөек Ватан сугышы ветераны, 88 яшьлек Әсәдулла ага да бар иде. Тамашачылар көчле алкышлары белән аңа да зур ихтирамнарын белдерделәр.
30 елдан артык Камал театры сәхнәсендә уйнап, Әсхәт Хисмәтов биредә куелган спектакльләрдә төрле характердагы җитмешкә якын образ иҗат иткән. Аның моңлы матур тавышы, озын мәһабәт буе, ягымлы төс-кыяфәте бик күп музыкаль әсәрләрдәге төп геройларны уйнарга мөмкинлек бирә. Кәрим Тинчуринның "Зәңгәр шәл"ендә Булат, "Казан сөлгесе"ндә Ильяс, Фәтхи Бурнашның "Яшь йөрәкләр"ендә Хәйретдин, Туфан Миңнуллинның "Диләфрүзгә дүрт кияү"ендә Җәмил… Якташыбыз тудырган бу кабатланмас образларны санап бетергесез. «Зәңгәр шәл» аның иҗатында аерым бер урын алып тора.
Театр училищесы студенты вакытында ук Әсхәт Хисмәтов әлеге спектакльдә җырчы шәкерт ролен уйный. Аннан соң ул анда ун ел буе Булат ролен башкарды. Шунысы кызык, җырчы-гармунчы Әсәдулла ага да яшь чагында үзешчән сәнгатьтә Булат ролен уйнаган булган икән. Ә бүген инде Әсхәт Хисмәтов "Зәңгәр шәл"дә ишан хәзрәт ролен бик оста итеп башкара. Кичәдә юбиляр катнашындагы күп кенә спектакльләрдән өзекләр уйналды.
Иҗат кичәсенең икенче өлеше бигрәк тә матур һәм дулкынландыргыч булды. Әсхәт Хисмәтов тамашачыларны бик күп җырлары белән сөендерде. Матур көйләр җылы котлау-тәбрикләүләр белән аралашып барды. Республиканың мәдәният министры Айрат Сибәгатуллин, артистны тәбрикләп, аны Татарстан Республикасының "Фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләү турында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Указын игълан итте. Районыбыздан да танылган якташыбызны котларга делегация килгән иде. Район җитәкчелеге һәм барлык әлкилеләр исеменнән кайнар котлау сүзләрен муниципаль район башлыгы урынбасары Динар Хәкимов җиткерде. Ул шулай ук артистка "Әлки районының мактаулы гражданы" исеме бирелүен белдерде. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев исә артистны котлап бер кәрҗин чәчәкләр җибәргән иде
Бу кичтә Әсхәт Хисмәтовны тәбрикләү өчен сәхнәгә кемнәр генә күтәрелмәде! Күпләгән тамашачылар, республиканың, Уфа, Оренбург шәһәрләренең театрлары вәкилләре, сабакташлары, курсташлары, Г.Камал театры җитәкчеләре һәм артистлары юбилярны чәчәкләргә күмделәр, аның иҗатын, талантын югары бәяләп, соклану, ярату хисләрен белдерделәр.
Әлбәттә, без зур сәләте һәм фидакарь хезмәте белән халык мәхәббәтен казанган якташыбыз өчен, сәнгатькә шундый талантлы шәхесләр биргән Әлки җире өчен чиксез горурлану хисләрен кичердек.
* * *
Район халкын да зур театр бәйрәме көтә - бүген Түбән Әлки һәм Базарлы Матак авылларында якташыбызның юбилеена багышлап Камал театры артистлары Илгиз Зәйниев әсәре буенча куелган "Мәхәббәт турында сөйләшик" спектаклен күрсәтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Камал театры