Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Карап-төзәтеп торсаң, озак хезмәт итә

Бу көннәрдә Алексеевск юл төзү идарәсенең Әлки филиалы егетләре юлларда хасил булган чокырларны ремонтлау белән шөгыльләнәләр. Бу эшкә инде алар өч атна элек керештеләр.

Әлки юлларын иртә яздан ремонтлау өчен ике бригада төзелгән. Егетләргә юл ремонты өчен асфальт эшләп чыгару да иртә башланды. Базарлы Матак асфальт-битум заводы аны инде 26 марттан бирле җитештерә. Биредә юл ремонты өчен 700 тонна асфальт ясап озатканнар. Бу заводтан Алексеевск, Спас районнары юлларын ремонтлау өчен дә асфальт җибәрелә. Шулай да асфальтның күпчелек өлеше районыбыз юлларын төзекләндерүгә тотылган. Ике бригада да юл ремонтлауга һәр көнне 15 әр тонна асфальт файдаланган. Егетләр Базарлы Матак-Казан, Нурлат юнәлешләрендә эшләгәннәр, инде Юхмачы ягына баручы трассага күчкәннәр.
Хәзер ике бригада да шул юнәлештә эшли. Илшат Вәлиев җитәкчелегендәге бригада эшчеләре белән без алар Урта Биктимер янындагы юлны ремонтлаганда сөйләшеп алдык. Егетләр һава торышының алар хезмәте өчен бик уңайлы булуын әйтәләр. Ялларда да эшләп, юллар ремонтлауны май ае урталарына төгәлләргә җыеналар. Катокта эшләүче Илнур Гатауллин, эшчеләр Рәмис Гыйззәтов, Владимир Ермолаев, Юрий Артюшин кебек уңган егетләр барында куелган бурычларны үзвакытында һәм сыйфатлы итеп башкарырга зур ышаныч бар, ди Илшат Вәлиев.
Бүген районның кай тарафына барып чыксаң да юл төзүчеләр эшен күрергә мөмкин. Алар юл читендәге 105 багананы буяп чыкканнар. Хәзер юл павильоннарын буйый башлаганнар. Аларны май бәйрәмнәренә чаклы яңартып чыгарга исәпләре. Юл кырыйларын тигезләү эше дә бара. Асфальт барып җитмәгән авылларга илтүче юлларны да тигезлиләр. Бүген грейдерлар Югары Кәчи авылы юлларын шомарталар. Ә инде Карамалы-Борискино, Мулланур Вахитов, Абдул Салман, Иске Тахтала юлларын тигезләргә дә өлгергәннәр.
Юл төзүчеләребезнең быелга эш планнары зурдан. Алары хакында газетабызның алдагы саннарында сөйләрбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Алексеевскдорстрой