Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кече Чирмешән авыл урамнарына керде

Иске Камка авылының дүрт урамында яшәүчеләр быел язгы ташудан зыян күрде. Дөрес, елның-елында урамнарын су баскан камкалылар өчен бу көтелмәгән хәл булмады. Быелгы су басуны да алар тыныч кына үткәреп җибәрә.

Иске Камканың Тегермән урамына иң озын кунычлы итектән дә керә алмыйсың. Быелгы язгы ташу чорында да бу урам бөтен яктан су белән әйләндереп алган хәлдә калды. Хәзер авыл белән Тегермән урамын көймә генә йөреп-тоташтырып тора. Әлеге "транспортның" хуҗасы - Илдус Шәйхетдинов. Ул һәр елны көймәсен яңа сезонга әзерләп куя. Үзе яши торган өй ташу суы белән бүленеп калганга гына да түгел. Авыл җирлеге башкарма комитеты белән килешү буенча эшләүче "паромчы" ул.
Менә Илдус безне бер ярдан икенчесенә алып чыгу өчен җайлап кына көймәсенә утыртты.
-Монда су шактый көчле ага икән,-дим, агымны ерып барган көймә хуҗасының ишкәк белән тырышып-тырышып ишүенә ишарәләп.
-Бу әле алай көчле агым түгел. Башка елларда су ташкынының йөзәр метр алып киткән чаклары була,-ди безне озатып йөрүче Иске Камка авыл җирлеге башлыгы Фәргать Әкбәров.
Без көймә белән Тегермән урамына ук кереп киттек. Менә бер калкурак урында төшеп, резин итекләр белән судан барабыз. Бөтен яктан су белән әйләндереп алынган беренче йортка керәбез. Бозлы суны ерып капканы ачкач, безнең күзләр ияләшмәгән күренешне күзәтәбез. Йорттагы корылмалар барысы да су эчендә калган. Җиңел автомобильнең дә көпчәкләре күмелерлек су.
Безне Наилә апа Шәйхетдинова каршы алды. Аңа беренче соравыбыз: "Өйгә су кердеме?". Наилә апа идән астын ачып җибәрде. Күпләребездә бәрәңге саклана торган идән асты биредә шыплап су белән тулган.
-Быел менә идәнгә үк күтәрелеп җитмәде әле,- ди Наилә апа шатлыгын яшермичә.
Алай да стеналар буенча дым өйгә үк менгән, обойлар юешләнгән, идән такталары бүртеп-бүртеп калҗайган.
Алгы якка үтеп, өй хуҗасы Равил абый Шәйхетдинов белән күрешәбез. Ул гомерлек механизатор - 25 ел К-700 тракторында эшләгән. Бүген икенче төркем инвалид - ике ел элек инсульт булып, урын өстенә калган, сул ягы хәрәкәтләнми. Хәзер ул хатыны Наилә апа тәрбиясендә.
Равил абыйның улы Раил дә әтисе һөнәрен сайлаган - К-701 тракторында эшли икән. Бу гаилә зур хуҗалык тота: ике сыер, сарыклар, кош-корт асрап яшиләр.
Равил абыйга язгы ташу чорында район хастаханәсендә ятарга да киңәш иткәннәр дә, "Туйдым инде хастаханәдән",-дип ташуны өендә каршыларга булган.
-Былтыр язын су басу бигрәк кинәт булган иде. Киченнән йокларга яттык, барысы да әйбәт кебек иде. Иртә таңнан уянып китсәк - идәндәге әйберләр суда йөзеп йөри,-дип искә ала Равил абый.
Хәер, быел да, идән өстенә үк күтәрелмәсә дә, бөтен йорт су эчендә бит.
-Өйдән чыгуга бозлы суга басарга туры килә. Шулай йөри-йөри салкын да тидердем инде,-ди Наилә апа үзенең авырып торуына уңайсызланып.
Шәйхетдиновлардан чыгып, Тегермән урамы буйлап ары барабыз. Бу урамда 14 хуҗалыкта 34 кеше яши икән. Һәр елны язын су басса да, халык өйләрен бу урамнан күчереп салырга уйламый. Киресенчә, тегермәнлеләр үз урамнарын яраталар, "җәй әйләнәсе ямь-яшел чирәм, бик матур урында яшибез без", диләр.
Иске Камканың төп урамнарында юллар күтәртелеп, таш түшәлде, быел асфальты да булыр дип торалар. Ә Тегермәнледә яшәүчеләр анысына да кызыкмыйлар, "безнең урам иң тынычы", дияргә яраталар.
Без Чирмешән урамында яшәүчеләрнең дә хәлләрен белеп чыкмакчы идек. Әмма Кече Чирмешән елгасы ярларыннан чыккач, бу урам тулысы белән су эчендә калган. Киң урамның теге ягында яшәүчеләрне күреп кул гына болгадык. Бу урам өчен дә махсус көймә тоталар. Көймәчесе Әхәт Гатауллинны гына очрата алмадык. Ул су азрак вакытта тракторы белән кешеләрне ташыган, хәзер көймәдә ике ярны тоташтыра. Бу урамда 9 йорт су "әсирлегендә" калган.
Аннан без авылның Түбән урамына киттек. Исеменнән үк аңлашыла - түбәнлектә урнашкан урам ул. Күл буенда машинаны калдырдык та, резин итекләр белән су астында калган юл буйлап атлыйбыз. Фәргать Әсхәтович өйдә булган авылдашларын чакырып чыгарып сөйләшә барды. Кайсы бәрәңге базына, кайсы идән астына су төште дип үз хәлләрен аңлатты. Бу урамда 12 йорт язгы ташудан зыян күргән. Анда барысы 27 кеше яши икән. Ә инде авылның үзәк урамында өч кенә йорт бу көннәрдә язгы су белән "көрәшә".
Иске Камка авылында 38 йортның язгы ташудан зыян күрү ихтималын алдан ук фаразлаганнар. 70 кешене су кереп өйләрендә яшәрлек булмаган очракта туганнарына, мәктәп бинасында көйләнгән махсус яшәү урынына күчерү буенча әзерлек алып барганнар. Ә инде малларны вакытлыча тотар өчен "КШ-Агро"ның "Камка" отрядында урын булдырылган. Кыскасы, авыл җирлеге җитәкчелеге дә, халкы да язгы ташу чорында гадәттән тыш хәл тумасын дип, аны әнә шулай әзерлек белән каршы алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан