Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кышлату кырыс таләпләр куя

Район хуҗалыкларында 9803 баш савым сыеры һәм 20 баш үгез-таналар асрала. Аларны исән-имин кышлату өчен җитәрлек күләмдә азык хәзерләнде. Терлек азыгы алдагы елдан да калган иде. Кыскасы, хуҗалыкларда бүген маллар санын киметмичә кышлату өчен мөмкинлекләр бар.

Дөрес, быелгы кышлату чорында хуҗалыкларда маллардан югары артым яки савым алу мөмкинлеге чикле. Чөнки терлекләргә концентрат азык бирү авырлашкан. "Кызыл Шәрык-Агро" узган елгы бөртеклеләр уңышының шактыен банклардан алынган кредитларны каплау өчен сатарга мәҗбүр булган. Бүген районыбыз терлекчеләре көн саен 100 тоннага якын сөт тапшыралар. Бу узган елның шул чорындагыдан шактый ким. Әмма шунысы сөендерә - бездә җитештерелгән сөтнең һәр килограммы бары тик югары сорттан гына кабул ителә. Бу беренче сортлы продукция белән чагыштырганда сөтнең һәр литры өчен 4-5 сум артыграк акча керә дигән сүз.
Дөрес, савым сыерлары саны азрак булган районнарда кышлатуны да җиңелрәк үткәрергә мөмкин. Әйтик, безнең районда сыерларның баш саны республикада иң зурысы (бары Арча районында гына савым сыерлары бездәгедән күбрәк). Шуңа да терлекчелек тармагы, бигрәк тә кышкы чорда, игътибарны бермә-бер арттыруны сорый. Рационда каралган азыкны әрәм-шәрәм итмичә терлекләргә ашату, фермаларда эшне дөрес итеп оештыру, терлекчеләргә карата кызыксындыру чараларын куллану, малларны төрле авырулардан саклау - белгечләр һәм терлекчеләр алдына куелган төп бурычлар менә шуннан гыйбарәт.
Бу көннәрдә райондагы сыерлардан тәүлек саен уртача 10 ар литрдан артык сөт свып алына һәм эшкәртүчеләргә сатыла. Авыл хуҗалыгында сөт кышкы чорда һәр көнне керем бирә торган бердәнбер тармак. Шуңа да безгә аның күләмен арттырып, үзкыйммәтен киметеп эшләү бик мөһим.
"Кызыл Шәрык-Агро"ның "Көнчыгыш Әлки" филиалы Үргәгар отряды фермасында бүген 300 баштан артык сыер бар. Алар савудан ташлаткан, биредә бозаулатып, савым комплексларына озатылырга тиешләр. Малларга һәр көнне Алпар отрядыннан 3 трактор әрҗәсе азык китерелә. Терлекчеләр Радик Мингәрәев, Руслан Вазыйхов һәм Рәис Гыйматдинов аны сыерларга тарата. Алар азыкның килограммы да тапталмасын-коелмасын, әрәм булмасын дип тырышалар, көне буе терлекләр янында булалар. Ферма мөдире Физалия Садыйкова кышкы чорда малларга күп тәрбия, игътибар зарур булуын яхшы белә, эшне дә шуны искә алып оештыра. Терлекләр өчен ылыслы нарат ботакларын даими кайтарып торалар. Гомумән, сыерларга кирәкле витаминлы азык аларның алларыннан өзелми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Животноводство