Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Хәерле юл теләп чыңлады соңгы кыңгырау (+ФОТО)

24 май районыбыз мәктәпләрендә "Соңгы кыңгырау" бәйрәме булып узды. Унбер сыйныфны тәмамлаучы 111 укучы өчен мәктәп кыңгыравы бу көнне соңгы тапкыр яңгырады. Базарлы Матак мәктәбен быел 26 егет һәм кыз тәмамлый (9 сыйныфны -57 укучы). Алар - ак альяпкычлы кызлар, килешле костюм-чалбарлы егетләр - бәйрәмнең иң түрендә. Дөрес, алда әле...

24 май районыбыз мәктәпләрендә "Соңгы кыңгырау" бәйрәме булып узды. Унбер сыйныфны тәмамлаучы 111 укучы өчен мәктәп кыңгыравы бу көнне соңгы тапкыр яңгырады.

Базарлы Матак мәктәбен быел 26 егет һәм кыз тәмамлый (9 сыйныфны -57 укучы). Алар - ак альяпкычлы кызлар, килешле костюм-чалбарлы егетләр - бәйрәмнең иң түрендә. Дөрес, алда әле - бердәм дәүләт имтиханнары. Аларны уңышлы гына тапшырсалар, бу егет-кызларны олы юл - мөстәкыйль тормыш юлы көтә. Күренеп тора, үзләре дә нык дулкынланалар. Укытучыларны, ата-аналарны әйтәсе дә юк. Гомергә истә калырлык мизгелләрнең берсе булган соңгы кыңгырау тантанасын мәктәп директоры Луиза Абдрахманова ачып җибәрде.

-Бүген безнең өчен аерата күңелле һәм моңсу да бәйрәм. Уку елы тәмамлану белән чын күңелдән котлыйм сезне. Чыгарылыш сыйныфлары укучыларына алда торган имтиханнарны уңышлы тапшыруларын телим,-диде ул.

Тантаналы линейкада мәктәп директоры ел буе бик яхшы билгеләргә укыган, район олимпиадаларында җиңү яулаган, республикакүләм конкурсларда катнашып зур уңышларга ирешкән укучыларга Мактау грамоталары тапшырды.

Чыгарылыш сыйныфлары укучыларына матур теләкләр бик күп яңгырады "Соңгы кыңгырау" тантанасында. Ә алар үзләре 11 ел буе белем һәм тәрбия биргән педагогларга эчкерсез рәхмәт сүзләре әйттеләр, чәчәкләр бүләк иттеләр. Чыгышлар җыр-биюләр белән үрелеп барды. Һәм менә иң дулкынландыргыч минутлар - унберенчеләр өчен соңгы кыңгырау чыңлады. Ул мәктәп белән саубуллашасы егет-кызларга хәрле юл фатыйхасы булып яңгырады.

Энҗе Гаязова, Базарлы Матак урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы:

-Мәктәп белән хушлашыр вакыт җитүгә әле ышанып та булмый. Быел сыйныфташларыбыз белән бигрәк тә якынайдык, берләштек. Унбер ел бергә укыган дуслар белән аерылышу авыр булыр инде. Мин үзем Казан федераль университетына укырга керергә ниятләп торам. Бердәм дәүләт имтиханнарын ничек тапшырырмын…

Искәндәр Нуруллин, Базарлы Матак урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы:

-Бүген мин бик дулкынланам. Унбер ел вакыт сизелми дә үтеп киткән. Ә алда кызыктырып та, бераз шүрләтеп тә мөстәкыйль зур тормыш юлы көтә. Безгә белем, тәрбия биргән укытучыларыбызга зур рәхмәт. Теләгем - медицина университетына укырга керү.

Рәмзия Мәҗитова, чыгарылыш сыйныфы укучысының әнисе:

-Бик җаваплы чак безнең өчен. Балаларыбыз каршында катлаулы зур сынау - дәүләт имтиханнары. Барысы да сынауларны уңышлы тапшырсыннар, үзләре теләгән уку йортларына керә алсыннар иде. Бүген мин укытучылар, мәктәп җитәкчелеге алдында баш иям. Алар безнең балаларыбызга ныклы белем, әйбәт тәрбия бирү өчен барын да эшләделәр. Зур рәхмәт аларга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев