Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кората клубында тормыш кайный

-Авылларда клублар төзибез дә, алар тиешенчә файдаланыламы соң, халык анда йөриме, клуб ишекләре йозакта тормыймы? -дигән иде республика Президенты Рөстәм Миңнеханов бер киңәшмәдә. Илбашын кызыксындырган мәсьәләнең бездә ничегрәк булуын үз күзебез белән күреп кайтырга ниятләдек. "Рәхмәт әйтеп туймыйбыз" Ә беркөнне редакциягә Иске Кората авылы мәдәният йорты директоры Алина Садиванкина килеп...

-Авылларда клублар төзибез дә, алар тиешенчә файдаланыламы соң, халык анда йөриме, клуб ишекләре йозакта тормыймы? -дигән иде республика Президенты Рөстәм Миңнеханов бер киңәшмәдә. Илбашын кызыксындырган мәсьәләнең бездә ничегрәк булуын үз күзебез белән күреп кайтырга ниятләдек.

"Рәхмәт әйтеп туймыйбыз"

Ә беркөнне редакциягә Иске Кората авылы мәдәният йорты директоры Алина Садиванкина килеп керде. Яңа ел алдыннан гына Коратада күп функцияле үзәк ачылган иде бит. Ә аның иң зур өлешен мәдәният йорты биләп тора.

-Клубыбыздагы матурлыкны, рәхәтлекне күрсәгез сез! Бөтен авыл белән кинәнеп, шатланып туя алмыйбыз. Сезгә керүемнең сәбәбе дә шул - безне мондый клублы итүчеләрнең барысына да газета аша рәхмәт әйтәсебез килә.

Үзебез клубка барып чыгарга дип килешеп саубуллаштык Алина белән.

Һәм менә февраль кичләренең берсендә Коратага юл тоттык. Кышкы эңгер-меңгер төшеп килүче авыл безне күңелле балалар чыр-чуы белән каршы алды. Бала-чага хәзер компьютер-телевизордан аерыла алмый, урамда уйнаганнарын да күрмәссең, дисәк тә, монда әнә тау шуып, карда аунап мәш килә малай-шалай.

Ә авыл уртасындагы мәдәният йорты, чыннан да, искиткеч! Бина каршына түшәлгән бизәкле брусчаткадан башлап, берсеннән-берсе матур ишекләр, көзгеләр, якты иркен фойе, 200 кешегә исәпләнгән зур тамаша залы (ул бер үк вакытта спортзал ролен дә үти), грим бүлмәсе - барысы да зәвык белән, уңайлы итеп, моңа кадәр төзелгән шундый клублардагы кайбер вак-төяк җитешсезлекләрне дә төзәтеп эшләнгән.

Ишектән керүгә үк дәртле музыка каршы алды - залда кызлар яңа бию өйрәнәләр икән. Җитәкчеләре Алина Садиванкинаның киңәшләрен тыңлап, хәрәкәтләрне кат-кат кабатлыйлар. Музыка тәмамланып, кызлар ял иткән арада алар белән танышып, сөйләшеп алабыз. Анна Кузнецова, Наталья Мартынова, Галина, Яна, Полина Фоминалар, Игорь Пыльчиков, Оля Миндрюкова - Кората һәм Хузангай мәктәпләрендә төрле классларда укыйлар икән. "Елена" бию түгәрәгенә берничә елдан бирле йөриләр. Биредә өйрәнгән биюләре белән "Йолдызлык" район бәйгесендә призлы урыннар да алганнар.

-Кызлар, ничек, клубыгызда күңеллеме соң?

-Ничек кенә әле! Гел киләсе килеп тора. Әле көн дә репетициягә йөрибез, концерт әзерлибез бит.

-Халык концертларга киләме соң?

-Бер генә буш урын да калмый. Монда бит концертлар гына түгел, бәйрәм кичәләре дә еш уза. Олимпиада ачылган көнне спорт ярышлары да үткәрдек.

-Яңа клубта уңайлыракмы?

-Сорап торасыз тагын! Күрәсезме, биредә ничек җылы. Урамда суык 40 градуска җиткәндә дә без монда кыска җиңле футболкалардан йөрдек. Ә каратэда малайлар яланаяк шөгыльләнәләр.

-Җылы бәдрәфләр генә дә дүртәү монда!

Иске клубның ничек тузган, коточмалы суык булуы хакында сүз чыккач, Алина Николаевна йөгереп кенә альбом алып килде. Яңаның, матурның кадерен белә төшик дип, гыйбрәт өчен иске клуб күренешләрен фотога төшереп калган икән.

"Файдалы эш белән мәшгуль булсыннар"

Биюче кызлар күнегүләрен төгәлләгәннән соң зал каратэ белән шөгыльләнүче малайлар иркенә калды. Аларны әлеге төр алышка Евгений Яганев өйрәтә икән. Евгений үзе эшмәкәр, каратэга мөкиббән. Буш вакыты булганда кичләрен авылдаш малайларны җыеп шөгыльләнә. Кемдер кушканга да, түләүле дә түгел, малай-шалай трай тибеп йөргәнче файдалы эш белән дә мәшгуль булсын дип тырыша. Үзе эштә булса, уллары Яков белән Даниил өйрәтә тора малайларны. Мәктәптә укучы, район үзәгендәге "Алинә" спорт залына йөреп тә шөгыльләнүче уллары Евгенийның үзеннән дә уздырып җибәргәннәр инде - зәңгәр путага ияләр, республика, төбәк ярышларында призлы урыннарны яулыйлар.

-Безнең дә алар кебек көчле буласыбыз килә,-диләр башлангычта укучы Данила Кашкаров белән Николай Кузнецов.

Каратэда осталыкка ирешергә бик тә теләүләре әллә каян күренеп тора бу малайларның: йөзләре үтә дә җитди, остазларының һәр командасын җиренә җиткереп үтәргә тырышалар.

-Каратэ физик көч кенә түгел, ихтыяр көче, максатка ирешү омтылышы да тәрбияли кешедә. Авылыбызда спортның бу төре бик популяр. Менә малайларны да шуңа җәлеп итәсем килә. Ярышларга да йөртәм үзләрен,-ди Евгений.

Клубның ишеге ябылып тормый диярлек: кеше килә дә килә. Күбесе төрле яшьтәге малайлар-кызлар. Авылыбызда 18 яшькә кадәрге 66 бала безнең, дигән иде шул Алина Садиванкина. Күбесе клубта үзенә файдалы шөгыль таба икән. Әнә бер төркем бала китапханәдә мәш килә. Шушы ук бинада урнашкан китапханә, халык өчен уңайлы булсын дип, көндез 9 дан сәгать 1 гә кадәр, ә кичен 6 дан 8 гә кадәр эшли икән.

-Балалар да, олылар да китап алып укый бездән. 9 төрдә журнал, 5 газета яздырабыз. Теләгән кеше өенә дә алып тора,-ди китапханәче Любовь Хәбирова.

Җырлый-җырлый ял итәләр

Ул арада "Ивушки" ансамбленә йөрүче ханымнар җыела башлады. Әлеге ансамбль оешканга 20 елдан артык икән инде.

-Ансамблебез район бәйгесендә җиңү яулаган өчен иң беренче бүләген 1991 елда ук алган иде,-ди "Ивушки" оешуның беренче елларыннан ук анда җырлаучы, укытучы булып эшләп лаеклы ялга чыккан Нина Курзаева.

Эшмәкәр Зинаида Шатунова, китапханәче Любовь Хәбирова, балалар бакчасы мөдире Валентина Картапова да үзешчән сәнгатьне, җырны тормышларының аерылгысыз өлеше саныйлар. Күп еллар буе биредә җырлаган Елена Яганеваны, Вера Фоминаны да зур хөрмәт белән искә алдылар.

"Ивушки"ның җитәкчесе, рухландыручы-әйдәүчесе исә Алина Садиванкина.

-Сезнең ансамбльне районда белмәгән кеше юктыр. Район сәхнәсендә дә бик еш чыгыш ясыйсыз. Эштән, өй мәшәкатьләреннән бушап репетицияләргә-концертларга йөрү авырга килмиме?-дим.

-Теләгең булса, барына да өлгерәсең,-диләр ансамбль җырчылары. -Эштән тыш шөгылең, мавыгуың булу үзе бер бәхет. Җырларга яратабыз, җырлый-җырлый ял итәбез без.

Тиздән буласы концертта башкарырга дип Нина Николаевна рус җырларыннан папури төзеп килгән. Музыканы кабызып, шуны өйрәнә-кабатлый да башладылар. Концертлар белән башка авылларга да йөриләр икән, аларны һәркайда көтеп алалар, рәхмәтләр әйтеп, тагын чакырып озатып калалар. Шуннан җыелган акчага (билет бәяләрен бик арзан куялар, билгеле) концерт костюмнарын яңарталар. Тегүчеләре дә үзләрендә - техничка Вера Садиванкина яңа концерт күлмәкләре тегеп биргән әнә.

- Яңа клубыбызга тагын да ашкынып, теләп киләбез. Клуб кына түгел, чын мәдәният сарае бу. Мондый бүләк өчен җитәкчеләребезгә, төзүчеләргә рәхмәт әйтеп туймыйбыз,-дигәнрәк сүзләрне кораталылардан күп ишеттек бу кичне.

Районыбызның "Строитель и К" төзелеш оешмасы бер ел дигәндә өлгерткән әлеге күп функцияле үзәк бинасын. Биредә ФАП та урын алган. Дөрес, яңа бинаны бөтен авыл белән төзешкәннәр. Эшмәкәр Владимир Яганев әнә клубка теннис өстәле алу өчен 7 мең сум акча да биргән.

Юк, Кората мәдәният йорты йозакта түгел. Һәр кичне бөтен тәрәзәләрендә ут балкытып, гөрләп эшләп тора ул. Әлбәттә, үз эшенең чын фанаты, 24 ел инде кораталыларга мәдәният хезмәте күрсәтүне оештыручы, һәрдаим яңа идеяләр белән янып, аларны тормышка ашырып, авылдашларын рухландырып, матурлыкка өндәп яшәүче Алина Садиванкинаның хезмәте бик зур монда. Ул һаман эзләнә, яңа планнар белән яна. Мәдәният йорты тирәсен гөлбакчага әйләндерергә, шунда яңа өйләнешүче парлар өчен гүзәл бер почмак ясарга, яңа түгәрәкләр булдырырга ниятли. Эшкә белемле яшь белгеч тә алырга хыяллана. Авыл халкының активлыгы, кирәк чакта ярдәм кулы сузуы аны тагын да тырышып эшләргә рухландыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев