Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Корбаннары саны буенча туберкулез йогышлы авырулар арасында "лидер" булып кала

Туберкулездан ел саен миллионлаган кеше һәлак була. Бу мәкерле чир планетаның күпчелек өлешендә корбаннары саны буенча йогышлы авырулар арасында "лидер" булып кала. Туберкулез безнең район өчен актуаль мәсьәләме? Аның белән авыручылар бездә бармы? Бу турыда без «Роспотребнадзор» идарәсенең төбәк бүлеге начальнигы урынбасары Алмаз Абзалов белән сөйләштек. - Хәзерге вакытта туберкулезның...

Туберкулездан ел саен миллионлаган кеше һәлак була. Бу мәкерле чир планетаның күпчелек өлешендә корбаннары саны буенча йогышлы авырулар арасында "лидер" булып кала.

Туберкулез безнең район өчен актуаль мәсьәләме? Аның белән авыручылар бездә бармы? Бу турыда без «Роспотребнадзор» идарәсенең төбәк бүлеге начальнигы урынбасары Алмаз Абзалов белән сөйләштек.

- Хәзерге вакытта туберкулезның актив һәм актив булмаган төрләре белән авыручы 75 әлкиле исәптә тора бездә. Узган елда туберкулез белән авыруның 18 яңа очрагы ачыкланды. Алар арасында 2 бала да бар - бусы бигрәк тә борчый,-дип башлады сүзен Алмаз Фәйзрахман улы.

Аның әйтүенчә, яңа авыруларның 15 ен (шул исәптән 2 баланы да) профилактик тикшерү нәтиҗәсендә ачыклаганнар, өчесе табибларга мөрәҗәгать иткәннән соң үзенең авыру икәнлеген белгән. Безнең районда авыручылар саны уртача республика күрсәткечләрен күпкә узып киткән - 100 мең кешегә 90,4 не тәшкил итә (Татарстан буенча 41,7).

- Алмаз әфәнде, гадәттә туберкулезны социаль авыру дип атыйлар, аның белән күбрәк имин булмаган, тәртипсез тормыш алып баручылар авырый, диләр. Бу фикер дөресме соң? Сәламәт яшәү рәвеше алып баручылар туберкулез белән авырмаячакмын, дип ышанып тора аламы?-дигән сорауга районның баш санитар табибы мондый җавабы белән сагайтты:

- Мондый фикер күптән искерде инде! Үз гомеребездә без туберкулез инфекциясе белән күп тапкыр очрашабыз, әмма организмыбыз аңа безне җиңәргә ирек бирми, туберкулез таякчыкларын җиңеп килә. Әмма стресс, башка авырулар, начар шартлар фонында Кох таякчыклары "уянырга" һәм үрчи башларга, сәламәтлеккә зыян салырга мөмкин.

Күп кенә учреждениеләрдә үз хезмәткәрләренең ел саен флюорография үтүен таләп итәләр.

- Дөрес эшлиләр дә! Чөнки безнең районда туберкулез белән авыру дәрәҗәсе бик югары, иминлек баскычын күп узган. Әле алты ай саен тикшеренеп торучылар да кайчак авырып китә.

Туберкулез - мәкер авыру дидек. Аны китереп чыгаручы таякчыклар җылыга һәм салкынга, яктыга чыдамлы, берничә ай, хәтта ел тик кенә ятып, сакланырга мөмкин икән.

- Алмаз Фәйзрахманович, бу авырудан ничек сакланырга соң?

- Барысы да бик гади: шәхси гигиена, дөрес туклану, даими рәвештә медицина тикшерүе үтү һәм зарарлы гадәтләрдән арыну, аларга бирешмәү. Ә балаларны саклауда шуның өстенә прививкалар зур әһәмияткә ия, чөнки алар кеше организмына микробактерияләргә каршы торуда ярдәм итәләр,-дип әңгәмәбезне тәмамлады Алмаз Абзалов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев