Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кунакчыл һәм халыкчан бәйрәмебезгә көтәбез

Безнең якта ел икегә бүленә - Сабан туена чаклы һәм Сабан туеннан соң, диләр. Дөрестән дә, авыл халкының көтеп алган, рәхәтләнеп ял иткән, алда торган эшләр өчен көч, дәрт туплаган иң зур һәм кадерле бәйрәм ул. Район Сабан туеның 8 июньдә үтәсен газетабызда хәбәр иткән идек инде. Инде Милли бәйрәмебезгә...

-Рәшит Әбрарович, Сабан туе ул күпләрнең көтеп алган, күптән күрешмәгән туган-тумача, дус-ишләр белән аралашып, рәхәтләнеп ял итә торган бәйрәме. Шуңа һәр елны районда аңа җитди әзерлек алып барыла…
-Әйе, бу көннәрдә Сабан туена әзерлек эшләре инде төгәлләнеп килә. Хәзер бәйрәм буласы урындагы барлык корылмаларны төзәтеп, буяуларын яңартып, яңаларын ясап бетереп киләбез. Соңгы елларда бит Сабан туе җирендә күп кенә корылмалар сүтелмичә калдырыла. Бу безне күп кенә мәшәкатьләрдән, өстәмә матди чыгымнардан азат итә. Елның-елында без бәйрәмне алдагыларыннан матуррак, эчтәлеклерәк итеп, зуррак әзерлек белән үткәрүне бурыч итеп куябыз. Быел да Сабан туе мәйданы кунакларны тагын да күркәмрәк булып каршылар дип ышандырам.
-Милли бәйрәмебезнең төп бизәге - татарча көрәш. Һәр елны "читтән кайтучыларны көрәшкә чыгарырлармы?" дип шау-шу булып ала.
-Быелгы Сабан туе көрәшендә безгә бәйрәмгә кайткан һәркем катнаша алачак. Җиңү яулаган батырларны кыйммәтле бүләкләр көтә. Хәер, район Сабан туе батыры исемен йөртү ул үзе олы дәрәҗә. Шуңа көрәшче туганнарыгызны, таныш-белешләрегезне алдан ук безгә бәйрәмгә чакырып куегыз. Көрәш елдагыча ике көн дәвам итә. 7 июньдә кичен балалар, үсмерләр үз араларында финалга чыгучыларны ачыклап бил алышачак. Һәм иң көчле яшьләр икенче көнне мәйданда призлы урыннарны билгеләү өчен көрәшәчәк. Батыр калган балаларга да без Сабан туеның кыйммәтле бүләкләрен әзерләп куйдык. Гомумән, кичке Сабантуй ул һәр елны күңелле уза. Анда сәүдә нокталары эшли, шашлык, пылау, башка тәм-томнар белән сыйланып иркенләп ял итәргә була. Кичен шунда ук яшьләр өчен дискотека оештырылачак.
-Рәшит Әбрарович, бик күпләр Сабан туена ат ярышларын тамаша кылу өчен генә дә бара. Гомумән, соңгы елларда ат чабышларын яратып караучылар күп бездә…
-Әйе, хәзер бит безнең Сабантуй җиреннән ерак булмаган мәйданда ипподром булдырылды. Анда утырып та, баскан көе дә атлар узышын старттан алып финишка кадәр күзәтергә мөмкин. Ат чабышлары белән кызыксынучылар өчен бу бик уңайлы. Быел без бу ярышларны 4 өлешкә бүлеп үткәрәчәкбез. Башта нәселле чабышкылар һәм юртаклар старт алачак. Аннан авылларыбыздагы гади йөк атлары узышачак. Монысы тагын да мавыктыргыч һәм кызыклы уза. Авыл атлары ярышлары җиңүчесенә төп призны "КШ-Агро" билгеләде. Гомумән, атлар чабышында катнашучы һәр җайдак 2013 ел Сабан туе бүләгенә ия булачак.
-Район Сабан туеның чыгымнары хәйран зур икән…
-Бәйрәм матур, истә калырлык үтсен өчен шактый матди чыгымнар тотыла шул. Форсаттан файдаланып, бөтенхалык бәйрәменә финанс ярдәме күрсәткән оешма-предприятиеләргә, бигрәк тә эшмәкәрләребезгә, читтә яшәүче һәм эшләүче якташларыбызга олы рәхмәтләребезне җиткерәбез.
-Сабан туе халык күп катнашканда күңелле уза. Район үзәгеннән, авыллардан кешеләрне бәйрәмгә алып килү оештырылачакмы?
-Авыл җирлекләре җитәкчеләре үзләренә караган торак пунктлардан халыкны бәйрәмгә китерүне оештыра. Ә район үзәгендә автовокзал яныннан Сабан туе җиренә автобуслар йөреп торачак. Бәйрәмгә теләге булган һәркем килсен, уен-ярышларда актив катнашып, бүтәннәргә көч биреп, тамаша кылсын иде.
-Әзерлек чаралары күрелгән, бәйрәмне инде хәвефсез-имин генә уздырып җибәрәсе кала.
-Әйе, бәйрәмне имин үткәрү бик мөһим. Сабантуй тирәсендә, бигрәк тә һәр авылда янгын, башка бәла-казалар килеп чыкмасын өчен барлык саклык чаралары күрелсен иде. Безгә бу көннәрдә кунаклар да күп кайтыр. Йөзебезгә кызыллык килерлек булмасын, тирә-юнебезне җыештырып-чистартып, төзәтеп-яңартып, читтән кайтучыларны безнең як халкы өчен хас ачык йөз, кунакчыллык белән каршы алыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев