Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районы туберкулез авыруы буенча республикада икенче урында тора

omsk.net Районыбыз туберкулез авыруы буенча республикада икенче урында, ә котыру чирле хайван-җәнлекләрнең кешегә ташлану очраклары буенча без -беренче. Санитария-эпидемиология мәсьләләре буенча район комиссиясенең яңа елдагы беренче утырышында әнә шундый борчулы фактлар аталды. Комиссия әгъзалары әлеге куркыныч авыруларга каршы тору чаралары хакында сөйләштеләр. Туберкулезны кисәтү һәм иртә срокларда ачыклауның бер юлы...

omsk.net

Районыбыз туберкулез авыруы буенча республикада икенче урында, ә котыру чирле хайван-җәнлекләрнең кешегә ташлану очраклары буенча без -беренче.

Санитария-эпидемиология мәсьләләре буенча район комиссиясенең яңа елдагы беренче утырышында әнә шундый борчулы фактлар аталды. Комиссия әгъзалары әлеге куркыныч авыруларга каршы тору чаралары хакында сөйләштеләр. Туберкулезны кисәтү һәм иртә срокларда ачыклауның бер юлы буларак, район халкының флюорография тикшерүе үтүенә игътибарны тагын да көчәйтү кирәклеге әйтелде. Ә котору чиренә каршы райондагы барлык терлекләргә, шулай ук этләргә һәм мәчеләргә укол ясалачак. Вакцина якын арада кайтып җитәргә тиеш. Билгеле, йогышлы авырулардан саклану чараларын һәркем үтәргә бурычлы. Әйтик, йортка төлке кергән икән, аны ничек тә ябып куярга тырышырга һәм кичекмәстән

20-2-45 яисә 20-2-46 телефоннары буенча ветеринария берләшмәсенә хәбәр итәргә кирәк. Үзен сәер тоткан төлке үтерелгән очракта аның үләксәсен ташларга я күмәргә ярамый, ветеринар килгәнне көтү зарур. Төлке этегезне я терлекләрне тешләгән дигән шик булса, аларны аерым урынга ябып куегыз.

Комиссия рәисе Мария Платонова алдагы айларда үтәсе утырышларда СПИД, грипп, талпан энцефалиты һәм башка йогышлы чирләргә каршы көрәш мәсьәләләре караласын әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев