Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында авыл җыеннары

Авыл җирлекләрендә халык җыеннары үтә башлады. Алар җирлек советы депутаталарының киңәйтелгән утырышлары форматында уза. Җыенда авыл җирлекләре башлыклары ярты елда башкарган эшләренә хисап тоталар, планнар белән уртаклашалар. Җыннарда 18 сентябрьдә булачак РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлау турында да сөйләшәләр. Җыеннарда районның төрле оешма, учреждениеләре вәкилләре дә катнаша һәм авыл кешеләре...

Авыл җирлекләрендә халык җыеннары үтә башлады. Алар җирлек советы депутаталарының киңәйтелгән утырышлары форматында уза. Җыенда авыл җирлекләре башлыклары ярты елда башкарган эшләренә хисап тоталар, планнар белән уртаклашалар. Җыннарда 18 сентябрьдә булачак РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлау турында да сөйләшәләр.

Җыеннарда районның төрле оешма, учреждениеләре вәкилләре дә катнаша һәм авыл кешеләре биргән сорауларга шунда ук җавап та ишеттерә. Ә урында хәл ителмәгәннәре буенча район җитәкчелеге дәрәҗәсендә чаралар билгеләнә.

Авыл җыеннарының беренчесе Каргада үтте. Бу җирлек күп яктан алдынгылар исемлегендә. Билгеле, җирлектә бердәнбер авыл булу да үзидарә органнарына мондагы проблемаларны тизрәк хәл итү, халык мәнфәгатен тулырак кайгырту мөмкинлеге бирә.

Каргада 145 хуҗалык бар, аларда 456 кеше яши. Мәктәп яшендә 38 бала бар. Ә менә алардан кечерәкләр 53 әү икән. Җирлек башлыгы Рамил Минһаҗев бу санны атагач, җыенга килүчеләр: "Ай-һай, бездә шулкадәр сабый бармы икән?" дип шик белдерделәр. Аларга мондый аңлатма бирелде: авылда пропискада торып та, читтә яшәүче гаиләләрдә туган балалар бу күрсәткечне шулай зурайта икән. Хәер, авылда яшәүче балалар да аз түгел, быел дүрт нарасый туган инде.

Каргада яшәүчеләрнең тормышы һәрвакыт мул булды. Биредә халык күп итеп мал асрый, кош-корт үстереп республикага таныла. Көз җиткәч әллә кайлардан килеп каз алып китәләр Каргадан. Ә хәзергә авыл сулыклары өстен ак болыт каплагандай казлар йөзә.

Гатин Газыймның ферма хуҗалыгында 50-60 баш ат асрала. Шуның өстенә бу гаилә мөгезле эре терлекне дә дистәләп баш тота. Бу исәпкә сыерлар да кергән, билгеле.

Терлек асрап, йортларын кече фермага әйләндерергә теләүчеләр тагын бар Каргада. Әйтик, терлек абөары төзү өчен бирелә торган 200 мең сум субсидияне алырга теләп алты гаилә республика программасына кабул итүләрен сорап гариза тапшырган. Газинур Фәттахов мондый ярдәмне алган да инде, шул акчага сарай төзи башлаган.

Җирлек башлыгы Рамил Минһаҗев халыктан җыелган үзара йөкләнгән салым акчаларының нинди максатларда тотылуы турында сөйләде. Хәер, эшләнгән эш күз алдында - ике су башнясы буялган, өч башняны автомат кабызу җайланмасы, ике су насосы сатып алынган. Референдумда килешенгәнчә, акчаларның бер өлеше авыл юлларын төзәтүгә тоталар.

Карга - төзек авыл, уртасында хәтта ял паркы да бар. Быел бу паркка 70 ләп агач утыртканнар, балалар өчен уен мәйданчыгы булдырылган.

Билгеле, җыенда проблемаларны да күтәрделәр. Әйтик, кайбер хуҗалар көтү-көтү сарык-кәҗәләрен иректә йөртәләр икән. Терлекләр күршеләрнең бакчаларына зыян сала, клуб, парк тирәсендәге чәчәкләрне ботарлый. Шундый ваемсыз хуҗаларны административ җаваплылыкка тарту дөрес булыр иде.

Җыенда катнашкан район советы рәисе урынбасары Рәшит Билалов 18 сентябрьдә үтәсе сайлаулар хакында сөйләде, анда катнашачак партияләр турында да әйтеп үтте. Ул каргалыларны авыл халкына якын булган, аның киләчәген кайгыртып, җан атып йөрүче кандидатларны сайларга киңәш итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев