Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында әшмәкәрләр "түгәрәк өстәл" артында хокукый ярдәм алды

Район башкарма комитеты тәкъдиме белән һәм эшмәкәрләргә киңәш-ярдәм итү йөзеннән түгәрәк өстәл артында сөйләшү уздырылган иде. Аңа кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерешүче республика оешмалары вәкилләре чакырылды. "Түгәрәк өстәл" форматы трибуна-президиумнарсыз гына, рәсми булмаган рухта киңәшләшүне, булган проблемалар турында ачыктан-ачык сөйләшүне күз алдында тота. Уңайлы һәм эшмәкәрләр өчен файдалы бу очрашуны...

Район башкарма комитеты тәкъдиме белән һәм эшмәкәрләргә киңәш-ярдәм итү йөзеннән түгәрәк өстәл артында сөйләшү уздырылган иде. Аңа кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерешүче республика оешмалары вәкилләре чакырылды.

"Түгәрәк өстәл" форматы трибуна-президиумнарсыз гына, рәсми булмаган рухта киңәшләшүне, булган проблемалар турында ачыктан-ачык сөйләшүне күз алдында тота. Уңайлы һәм эшмәкәрләр өчен файдалы бу очрашуны район башкарма комитеты җитәкчесе Әсхәт Сәгъдиев, төбәк үсеше бүлеге җитәкчесе Сергей Балакирев чыгышлары башлап җибәрде. Алар районда кече һәм урта бизнесның үсеше турында мәгълүмат бирделәр. Аннары сүз кунакларга күчте.

Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай төбәк органы начальнигы Александр Саунин беренче сүз итеп елның дүрт ае нәтиҗәләре буенча районда алкогольле эчемлекләр сату күләменең нык кимүен билгеләп үтте. Ул шулай ук кибетләрдә аракы продукциясенең ассортименты ялган аракы, көмешкә сатучыларга каршы көрәшергә кирәклеге, бердәм дәүләт автомат мәгълүмат системасы белән эшләү кебек мәсьәләләрне күтәрде. Алкогольле эчемлек белән сәүдә итүче эшмәкәрләрнең дә кунакка дәгъвалары бар икән, яшереп тормадылар зарларын җиткерделәр.

Аннары эшмәкәрләргә отышлы кредит, кечкенә заем, лизинг-грант сыйфатында финанс ярдәме күрсәтүчеләр белән шактый кискен әңгәмә булды.

-Саклык банкы вәкиле Андрей Егоровка "сезнең кредитлар бик югары процентлы, ә кайчак бернинди нигезсез ссуда бирүдән баш тартасыз",-диделәр кайбер эшмәкәрләр.

Кредит алучыга өстәмә иминиятләштерү кебек хезмәтләр тагылуга да зарланып алды алар.

Татарстан Икътисад министрлыгының эшмәкәрлеккә ярдәм үзәгеннән Екатерина Билялова төрле лизинг-грант, микро-займ, субсидияләр алу юлларын аңлатты. "Татлизинг" учреждениесенең бүлек начальнигы Алена Чулакова да эшмәкәрлекне үстерүдә ничек ярдәм итүләрен сөйләде. Әимма аларга шулай ук эшмәкәрләрдән дәгъвалар ишетергә туры килде. "Яшь көч" җәмгыяте җитәкчесе Фәнис Хәмитов бу оешмаларга мөрәҗәгать итеп-итеп тә ярдәм ала алмавына зарланды. Әлки коммуналь челтәрләре җитәкчесе Искәндәр Сафин "Лизинг-грант" ярдәмендә техника алуларын бу оешма белән эш итүе җайлы булганлыгын әйтеп, инде үзләренә экскаватор да кирәк, аны ничегрәк алып булыр икән, дип киңәш сорады. Район эшмәкәрләр советы җитәкчесе Гөлсинә Шәйхетдинованың да сораулары бар икән кредит оешмаларына.

Шулай итеп, бу очрашу, гәрчә чакырылган эшмәкәрләрнең бик азы гына катнашса да, ике як өчен дә файдалы булды. Эшмәкәрләр дәүләттән акчалата ярдәм алу юллары турында белеп калсалар, бу ярдәмне күрсәтүчеләр шушы "түгәрәк өстәл" нәтиҗәсендә безнең район белән якыннанрак танышуларын яшермәделәр. "Моннан соң сезгә карата игътибарлырак булырбыз",- дигән җылы сүзләрен, вәгъдәләрен дә ишеттерделәр. Ә район башкарма комитеты җитәкчесе Әсхәт Сәгъдиев элемтәләрне тагын да ныгыту максатыннан мондый әңгәмәне елга ике тапкыр үткәрергә тәкъдим итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев