Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Масленица: язны каршылау, туганлык, муллык бәйрәме

Бу атнада православныйлар Масленицаны бәйрәм итәләр. Бу - озын-озак Бөек уразага әзерлек тә, салкын кышны озатып, язны каршы алу бәйрәме дә. Иң күңелле, иң якты бәйрәмнәрнең берсе булган масленицада элек-электән халык рәхәтләнеп күмәкләшеп күңел ачкан, тәмле ризыклар белән сыйланган, бер-берсенә кунакка йөргән. Туклык, муллык билгесе булган Масленица туганлык-кардәшлек хисләрен яңарту,...

Петр һәм Таисия Ярославлевларның ерактан балкып торган матур өе капка төбеннән үк безне тәмле коймак исләре белән каршы алды. Матур итеп җыештырылган, төрледән-төрле гөлләргә күмелгән өйдә инде кунак бар - бәйрәм сөенечен уртаклашырга туталары Елена Николаевна Пеняева да килгән. Газ плитәсендә коймак пешерә-пешерә хуҗабикә Таисия Семеновна безгә авылда элегрәк Масленицаны ничек бәйрәм итүләрен сөйләде:
-Бәйрәм әллә ничә көнгә сузыла иде. Бөтен туган-тумача җыелышып, өйдән-өйгә кунакка йөреп үткәрә идек Масленицаны. Бәйрәмнән беркем читтә калмый: олысы да, кечесе дә күңел ача. Гармун, балалайка, мандолинада уйнап урамда җырлау-биюләр, төрле кызыклы уеннар бик күңелле була иде…
Аңа Елена Николаевна да кушылып китә:
-Без яшь чакта бүгенгедәй муллык булмаса да, йорт саен табыннар әзерли идек. Бу бәйрәмгә һичшиксез сыра куелды, тозлаган яшелчәләр, кабак бәлеше, май, эремчек… Һәр табынның түрендә, билгеле, коймак була иде.
Бу кунакчыл йортның хуҗалары шушы авылда туып-үскән, гомерләре буе намуслы хезмәт белән яшәгән, ул-кызлар үстергән кешеләр. Петр Андреевич озак еллар буе шофер булып эшләгән, Таисия Семеновна балалар бакчасы мөдире булган, пекарня белән җитәкчелек иткән. Ә 81 яшьлек Елена Николаевна авылның иң алдынгы сыер савучысы булган, 1957 елда ул Мәскәүгә Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенә дә барган. Эчкерсез һәм тыйнак, киң күңелле, бар нәрсәдән канәгать булып, тормышның матурлыгын тоеп яши белүче бу кешеләрнең һәрберсе хакында озак-озак итеп сөйләрлек.
Үз бакчаларындагы кура җиләк кайнатмасы белән, җиде төрле шифалы үлән салып, чишмә суыннан кайнаткан чәй эчә-эчә, күпереп пешкән тәмле коймактан авыз иткәндә алар гыйбрәтле дә, кызыклы да күп нәрсәләр сөйләделәр. Таисия Семеновна белән Елена Николаевна икесе дә дини йолаларны үтәп барырга тырышалар, ураза да тоталар икән.
Уңган-оста хуҗабикәләр коймакны гына да дистәдән артык рецепт буенча пешерә беләләр: әче камырдан да, әчегән сөттән бик тиз арада өлгерә торганын да, калынын да, юкасын да, әллә ничә төрле эчлек белән дә… Изге теләкләр, яхшы уйлар, догалар белән пешергәнгә дә телеңне йотарлык тәмле буладыр аларның ризыклары.
Бүген инде дини бәйрәмнәр элеккеге кебек үк киң билгеләп үтелмәсә дә, традицияләр кире кайта, яңара. Авылның өлкәннәре исә моңа үзләреннән зур өлеш кертә.
Масленицаның әле кызган чагы. Ул якшәмбе көнне генә төгәлләнәчәк. Бәйрәм белән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Масленица