Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Мәктәп, бакча ачыла – димәк, авыл яши

Районыбызда истә калырлык вакыйгалар булды - берничә объект капиталь ремонттан соң үз ишекләрен ачты. Әлкилеләрнең әлеге сөенечен ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов та уртаклашты. Соңрак Равил Фатыйхович район советы утырышында катнашты.

Республика кунагы башта Ташбилге авылында капиталь ремонттан соң балалар бакчасы һәм башлангыч мәктәп биналары ачылу тантанасында булды. Әлеге биналарда ремонтны соңгы елларда сыйфатлы эшләре белән куандырган шәхси эшмәкәр Шаһимәрдәнов төзүчеләре башкарган. Биналарның эче дә, тышы да зәвык белән, сыйфатлы материаллардан, озак еллар хезмәт итәрлек итеп ясалган. Өр-яңага әйләнгән балалар бакчасында 25 сабый тәрбияләнәчәк, ә башлангыч мәктәптә 18 бала белем алачак.
Жыелган халык алдында сүз алып, район башлыгы Фердинат Дәүләтшин республикада авыл халкының тормышын кайгырту юнәлешендәге программалар булдырылу һәм аларның уңышлы тормышка ашырылуы өчен җитәкчеләребезгә рәхмәт белдерде. Ул яңа ачылучы объектларның авыл халкына озак еллар хезмәт итүен, балалар белән һәрчак тулып торуын теләде.
Аннан тантананың олы кунагы Равил Моратовка сүз бирелде.
-Балалар бакчасы һәм башлангыч мәктәп биналарын ачуда катнашу безнең өчен зур шатлык,-диде Равил Фатыйхович. - Сабыйлар туып тора, бакчага, мәктәпкә йөриләр икән, бу бит авылда тормыш кайнап торуның бер билгесе. Димәк, яшь буын үсә. Ташбилгегә килеп кергәч тә игътибар иттем - йортлар төзек, таза, биредә эшчән халык яшәве күренеп тора. Һәр як кешесе үзе яшәгән җирлекне мактый. Мин дә шушы яктан, Нурлат районыннан чыккан кеше. Бу төбәктә мактаулы эшләр соңгы елларда шактый булды. Әлки дә күркәм хезмәт нәтиҗәләре белән данлана. Бүгенге чара да шуның бер дәлиле. Инде авылда сабыйларның елдан-ел күбрәк тууын теләргә генә кала.
Халык арасыннан: "Авылларда эш тә булсын иде!"-диделәр. Равил Фатыйхович:
-Халыкны хезмәтле итү буенча республикада хәзер берничә программа эшләп килә. Алга таба да авыл кешеләре җитештергән продукцияне әйбәт бәягә сату мөмкинлеге тудыручы аерым зур программа булдырырга торабыз,-дип җавап бирде.
Ташбилге авыл җирлеге башлыгы Хәрирә Әхмәдиева, тантаналы чарада республика җитәкчесе катнашудан файдаланып, авыл эченә асфальт юл салуда һәм авыл балаларын район үзәге мәктәпләренә йөртү өчен яңа автобуслар алуда хөкүмәт ярдәмен сорады. Премьер-министр урынбасары бу мәсьәләләрнең уңай чишелешен үз контролендә тотарга ышандырды.
Республика мәгариф министры урынбасары Светлана Гыйниятуллина, өй туйларын котлап, балалар бакчасына һәм башлангыч мәктәпкә берәр компьютер бүләк итте.
Түбән Биктимер авылы исә бу көнне клублы булды. Ничә еллар биредәге халык мәдәният учагы булган авыллардан көнләшеп яшәде. Инде менә аларның да зәвык белән ремонтланган, җиһазланган җылы матур клублары бар. Аның ачылу тантанасында катнашкан Равил Моратов клуб алдына җыелган биктимерлеләр белән әңгәмә дә корып алды.
-Клубыгыз бик матур булган, яшьләр бармы соң йөрергә?
-Яшьләребез бар. Кичләрен урамда арлы-бирле йөргәнче, рәхәтләнеп клубта ял итәрләр. Үзебез дә йөрербез, буш тотмабыз мондый матур клубны.
Аннан клуб эченә үттек. Биредә ремонттан соң беренче тапкыр концерт башланып китте.
Равил Моратов район үзәк хастаханәсенең капиталь ремонт үткәрелгән терапия бүлегендә дә булды. Биредә эшләүче табиб-белгечләр, заманча җиһазлар белән баш табиб урынбасары Светлана Одушкина таныштырды. Равил Фатыйхович яшь белгечләр белән дә сөйләште, аларның торак белән ничек тәэмин ителүен сорашты.
-Соңгы елларда эшкә кайткан табибларга район 11 өй җиткереп тапшырды,-диде баш табиб Әнәс Яруллин.
Төштән соң Балалар иҗаты йортында муниципаль район советының 21 нче утырышы булды. Анда район башлыгы, район советы рәисе Фердинат Дәүләтшин районның узган елгы социаль-икътисадый үсеш йомгаклары һәм 2013 елга бурычлар турында отчет доклады белән чыгыш ясады (доклад бу номерда басыла).
Утырышта ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, ТР Дәүләт Советы депутаты, дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Валентина Липужина, ТР Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев һ.б катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Авыл