Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Милләтара мөнәсәбәтләр. Базарлы Матакта яшьләр арасындагы бәрелешләр хакындагы сүзләр дөреслеккә туры киләме?

Яңа ел бәйрәме көннәрендә Интернет челтәрендә Әлки районы хакында хәбәрләр дөнья күрде. Берничә портал үз сайтларында янәсе Базарлы Матакта яшьләр арасында булган низаг-бәрелешләр хакында мәгълүмат җиткерделәр. REGNUM мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, "ызгыш райондагы "шариатский патруль" вәкилләре (алар арасында гастарбайтерлар байтак, диелә) һәм күпчелеген чуашлар тәшкил иткән "Русские пробежки" хәрәкәте арасында...

Бу хактагы хәбәрләр социаль челтәрләрдә 4 гыйнварда күренә башлады. Интернет-портал фаразлаганча, шәригать тарафдарлары һәм "русские пробежки" вәкилләре арасында бәрелеш кич кафе янында килеп чыккан. Анда, янәсе, уннан артык кеше сугышкан. Ә икенче бәрелеш төнлә хастаханә янында була, монысында инде "Русские пробежки" вәкилләренә аларның Казаннан килгән теләктәшләре дә булыша, диелә хәбәрдә.
REGNUM агентлыгы белдергәнчә, имеш, җирле "шариатский патруль" моңа кадәр дә яңалыклар тасмаларына эләккән икән. Әлеге яшьләр, янәсе, төнлә урамдагы исерекләргә һөҗүм иткәннәр, аларга эчәргә ярамавын, шәригатьчә яшәргә кирәклеген төшендерергә маташканнар. Һәм әлеге исерекләрнең, имештер, телефоннары, акчалары югала торган булган.
Алай гына да түгел, бу егетләр Базарлы Матак чиркәве священнигына янаганнар, аны ислам диненә күчәргә өндәгәннәр, ә баш тарткач аның өенә ут төрткәннәр, имеш.
Укучыларның игътибарын шуңа юнәлтәсе килә: югарыда китерелгән хәбәрләрдә бер генә рәсми комментарий да юк. Полицейскийларның да, җирле хакимиятнең дә аңлатмалары китерелмәгән. Интернет-портал корреспондентлары ниндидер "җирле халык" фикерләренә генә таяналар. Бер генә исем дә, фамилия дә китерелмәгән. Бәрелешләрнең масштабы ассызыкланса да, сайт зыян күрүчеләрне атамый, хокук саклау хезмәтләре реакциясе турында да әйтелми. Яшьләр сугышкан урын турында да төгәл мәгълүмат юк: кафе янында, дию белән чикләнгәннәр. Ә бит Базарлы Матакта ким дигәндә биш кафе эшләп тора.
Интернетта бәян ителгәннәргә ачыклык кертү ниятеннән безнең редакция Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлки районы буенча бүлеге начальнигы Сергей Ерыганов белән элемтәгә керде. Аның әйтүенчә, Яңа ел бәйрәмнәрендә районда, берничә гаилә ызгышыннан тыш, бернинди дә сугыш-низаглар булмаган. Исерекләргә һөҗүм итү, аларның телефоннары һәм акчалары югалу турындагы зар белән полициягә мөрәҗәгать итү очраклары да теркәлмәгән. Моннан тыш, районның тәртип сакчылары башлыгы Базарлы Матакта "Шариатский патруль" һәм "Русские пробежки" төркемнәре булуын да расламады.
-Миңа янаулар һәм куркытулар, өемә ут төртү хакындагы хәбәрләр - барысы да уйдырма,-диде безгә Базарлы Матактагы Изге Троица чиркәве протоиерее Андрей Зиньков. -Мин моны районда яшәүче төрле милләт һәм дин вәкилләренең дустанә мөнәсәбәтләренә зыян салу максатында оештырылган чираттагы провокация дип кабул итәм.
Протоиерейның сүзләрен район мөхтәсибе Ислам хәзрәт Шәйхетдинов та хуплады. Аның фикеренчә, Әлки районындагы бәрелешләр хакында дөнья пәрәвезенә куелган хәбәрләр бөтенләй нигезсез. Ислам хәзрәт район полициясе начальнигының Базарлы Матакта санкциясез дини оешмаларның булмавы хакындагы фикеренә дә кушылуын белдерде.
Әмма район җитәкчелеге Интернетта дөнья күргән хәбәрләргә битараф түгел. Бу хакта редакциягә район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов хәбәр итте. Аның әйтүенчә, әлеге мәгълүмат җентекләп тикшерелә. Әлеге мәсьәлә район башлыгы каршында оештырылган милләтара мөнәсәбәтләр советының 10 гыйнварда булачак утырышында каралачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев