Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Юхмачы» отряды комбайнчылары бу атна башында уракка төште

Район хуҗалыкларында 7477 гектарда уҗым бодае теземнәргә салынган. 4870 гектардан 11863 тонна көзге бодай суктырылган. Гектардан уртача уңыш 24,4 центнер тәшкил итә. "Борискино", "Салман", "Алпар", "Яшь көч", "Хузангай" хуҗалыклары борчак чабуга кереште. «Юхмачы» отряды комбайнчылары бу атна башында уракка төште Биредә 522 гектарда уҗым бодае суктырылды. -Бар көчне уракка юнәлттек....

Район хуҗалыкларында 7477 гектарда уҗым бодае теземнәргә салынган. 4870 гектардан 11863 тонна көзге бодай суктырылган. Гектардан уртача уңыш 24,4 центнер тәшкил итә.

"Борискино", "Салман", "Алпар", "Яшь көч", "Хузангай" хуҗалыклары борчак чабуга кереште.

«Юхмачы» отряды комбайнчылары бу атна башында уракка төште

Биредә 522 гектарда уҗым бодае суктырылды.

-Бар көчне уракка юнәлттек. Башаклар өлгереп җитте, дымлылыгы 18 процент,-ди отрядның баш агрономы Фәргать Касаев. -Басудагы икмәкне югалтуларсыз җыеп алу бурычы тора хәзер безнең алда. Комбайнчы, механизатор егетләребез ут кебек анысы. Көнне-төнгә ялгап эшләргә әзерләр.

Әнә уҗым бодае басуында бер-бер артлы тезелешеп баручы кыр кораблары артыннан сап-сары салам теземнәре ятып кала Биредә бодайны турыдан-туры суктыралар. Машиналар бөртекне тоткарлыксыз элеваторга ташып тора. Кырдагы саламны да бөртеген дә калдырмыйча җыеп баралар.

Уракта эшләүче ике "Лексион", дүрт "Мега", ике "Нью-Холланд" комбайннары хезмәт сөючән егетләр Азат Әхмәтов, Евгений Арнаков, Илмир Кәлимуллин, Рәис Гыймадиев, Җәүдәт Хисмәтов, Тәлгать Кәлимуллин, Рафаэль Хафизов, Иван Калмыков кулларында. Суктырылган икмәкне Фоат Яруллин, Марсель Закиров, Айрат Насыйров, Шамил Нургалиев, Мәгъсүм Вәлиев, Дамир Фәсахов, Тәлгать Нотфуллин "КамАЗ" машиналарында Базарлы Матак элеваторына ташып өлгертә.

Риназ Таҗиев, Марат Зиннәтуллин, Илшат Гәрәев, Илдар Гатыйпов, Камил Әхмәтҗанов, Рамил һәм Рәхим Сафиуллиннар махсус техника белән саламны төргәкләргә пресслап, Юхмачы терлекчелек комплексына, Югары Әлморза янәшәсендәге терлек симертү мәйданчыгына илтеп торалар.

Без комбайнчы Илмир Кәлимуллин белән берничә генә сүз алышып өлгердек. Ул үзе Апак авылында яши. К-700 тракторында язын туфракны чәчүгә әзерләүдә эшли, печәннәр өлгергәч, азык утарларында яшел массаны тыгызлып тутыруда хезмәт куя. Урак җитәкч, комбайнга утыра.

-Ел да урып-җыюда катнашам. Басуда игеннәр өлгереп килгәндә күңел дулкынлана, кырга тартыла башлый, тизрәк комбайнга утырып басуларны иңлисе килә,-ди Илмир.

Җир кадерен белгән, икмәк игүдән тәм тапкан кеше генә җиңелләрдән булмаган, тәүлегенә 10-12 сәгатькә сузылган комбайнчы хезмәтен шулай яратып башкарадыр.

Хуҗалыкта башка кыр эшләре дә чиратка куелмаган. Урак белән беррәттән көзге чәчү өчен җир хәзерләү дә бара. Быел биредә 2700 гектарда уҗым культуралары чәчәргә ниятлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев