Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чуаш Борнае мәктәбен танымассыз әле

Республиканың мәктәпләр ремонтлау программасына быел Чуаш Борнае һәм Чуаш Кичүе мәктәпләре кертелгән иде. Бүген дәресләрдән тынып калган әлеге биналарда тулы куәткә ремонт эшләре җәелдерелгән. Чуаш Борнае мәктәбендә ремонтның барышы белән без дә танышып кайттык. Без бирегә килгәндә балалар мәктәп яны участогында мәш килә иде. Кайсы яшелчәләргә су су сибә, кайсы...

Республиканың мәктәпләр ремонтлау программасына быел Чуаш Борнае һәм Чуаш Кичүе мәктәпләре кертелгән иде. Бүген дәресләрдән тынып калган әлеге биналарда тулы куәткә ремонт эшләре җәелдерелгән.

Чуаш Борнае мәктәбендә ремонтның барышы белән без дә танышып кайттык.

Без бирегә килгәндә балалар мәктәп яны участогында мәш килә иде. Кайсы яшелчәләргә су су сибә, кайсы чүп үләннәрен утый… Ә мәктәптә төзүчеләр кызу эш белән мәшгуль.

Мәктәпләрендә ремонт эшләре башлануга балалар да, укытучылар, әти-әниләр дә сөенеп туя алмый. Чуаш Борнае мәктәбе бинасы 1980 елда төзелеп файдалануга тапшырылган. Ике катлы, гомуми мәйданы 2 мең квадрат метрга якын уку йорты 350 балага исәпләп салынган булган. Һәр яңа уку елы алдыннан мәктәпне күпмедер ремонтласалар да, ул инде шактый тузган. Шифер белән капланган түбәдән яңгыр үтеп җафалый, зур-зур класс тәрәзәләреннән үтәли җил йөри. Бинада кыш айларында җылы да тормый. Шуңа газ ягуга күпме артык акча сарыф ителә килгән.

Биредә ремонтка керешкәндә дә (ә аны районыбызда яхшы таныш "Төзелеш" ҖЧҖ башкара) эшне бинаның тәрәзәләрен алыштырудан башлыйлар. Ә ремонтка 15 февральдә үк тотыналар. Шулай итеп, яңа тәрәзәләрне салкын айларда сынарга да өлгерәләр.

Мәктәпнең барлык укытучылары, хезмәткәрләре төзүчеләргә эшләрен тизләтүдә булышалар.

-Менә биредә дә идәннәрне коллектив белән сүтеп тышкы якка ташыдык,-диде мәктәп директоры Мария Еликова спорт залын карап йөргәндә. Хәзер физкультура укытучысы Владимир Емелюков һәм газ белән җылыту операторлары Сергей Александров, Николай Мордвинов таш баганаларны ваталар. Монда идән коридор белән бер яссылыкта булачак. Ишектәге бусага да алына.

Мәктәп бинасында электриклар да үз эшләрен башкаруга керешкәннәр. Бу четерекле һәм бик җаваплы хезмәтне Казанның "Монтаж электро" җәмгыяте егетләре үти. Бригадирлары Айдар Мәүлетов:

-Без бер класста иске үткәргечләрне яңаларына алыштырып, эшне бетергәч кенә икенче бүлмәгә күчеп эшли башлыйбыз,-ди.

Чынлап та, электриклар хезмәте үтә төгәллек сорый шул. Әнә Фаил Гыйләҗев, Александр Богомолов та зур җаваплылык тоеп эшләүләрен әйтәләр.

Мәктәпнең түбәсен дә инде өр-яңадан япканнар. Бүген ул кызыл профнастиллы "башы" белән әллә каян күренеп тора. Бинаның стенасы буйлап әйбәтләп отмоска салып чыканнар.

"Төзелеш" оешмасы җитәкчесе урынбасары Фәрит Шәрипов белән мин телефоннан сөйләштем. Ул материаллар төятеп озату өчен Казанга киткән иде.

-Чуаш Борнае мәктәбендә безнең ремонт эшләре график нигезендә бара. Хәтта без шактый эшне алдан да башкарырга өлгердек. Мәктәп җитәкчелеге ремонт өчен барлык шартларны да тудыра, үзләре дә безгә бик булышалар. Алда торган барлык эшләрне 30 августка башкарып өлгерербез,-дип ышандыра Ф.Шәрипов.

Инде бинаның кая торбадан эшләнгән, кая чуен иске батареяларын да салдыра башлаганнар. Алары урынына алюминийдан ясалган, җылылыкны күбрәк бирергә сәләтле заманча батареялар куелачак. Бинада әллә ничә җылы санузел эшләнә. Әлегә кадәр анысы да тышта гына иде бит.

Мәктәптә узган уку елында 39 бала белем алган. Алга таба да укучылар саны кимемәс, диләр. Әнә бит Татар Борнае балалары да монда йөреп укырга телиләр икән. Чөнки Чуаш Борнае мәктәбе укучыларга төпле белем бирә, биредә укыган балалар БДИны да әйбәт тапшыралар. Шулай ук тагын берничә күрше авыл балаларын биредә укыту планнары да бар.

Менә яңа ишекләр, җылылык батареялары, электр үткәрү материаллары төягән машина Казаннан кайтып җитте. Мәктәп директоры Мария Геннадьевна аны тизрәк бушаттыру эшенә кереште.

Бүген мондагы ремонтның киң колач белән баруын, сыйфатлы эшләнешен күреп шатланмый мөмкин түгел. Мәктәпнең бер ягында исә фельдшер-акушерлык пункты була. Аңа керү өчен тыштан аерым ишек уелачак. Инде ФАПның кабул итү, гинекология, балалар өчен һәм санузел бүлмәләре әзер диярлек. Ишекләрен куеп, җиһазларын урнаштыр да, элеккеге шыксыз ФАПны онытып эшли башла. Дөрес, фельдшерлары Зоя Еликова әлегә чирләп тора. Ул сәламәтлеген ныгыткан арада медпункт та тулысы белән әзер булыр.

Мәктәп бинасында ук балалар бакчасы эшләп килә. Анда бүген 13 сабый тәрбияләнә. Алар да заманча эшләнгән бинада мәктәпкәчә белем, тәрбия алуларына сөенерләр.

Район җитәкчеләре мәктәптә ремонт эшләренең барышы белән һәр көнне диярлек кызыксынып, кирәк чакта ярдәм итүне оештыралар. Алдагы елларда шундый капиталь ремонт башланган һәр мәктәптә планнан тыш та бик күп өстәмә эшләр башкарылды. Җитәкчеләребез бу мәктәпне дә тиешле югарылыкта ремонтлатырлар әле.

Әгәр исән булса, мондагы капиталь ремонт эшләренә Чуаш Борнае мәктәбен 30 ел җитәкләгән Бөек Ватан сугышы ветераны Дмитрий Васильевич Дулатов та бик сөенер иде. Заманында аның тырышлыгы белән авылда шундый зур мәктәп салынган булган. Аның якты истәлеген яңартылган уку йорты диварлары да озак саклар әле.


Сезнең фикер

Константин Рябинин, тракторчы:

-Безнең балалар мәктәпне тәмамлап чыктылар инде. Әмма мәктәп тормышы безгә бик якын - хатыным Татьяна Васильевна башлангыч сыйныфларда укыта. Авыл мәктәбендә капиталь ремонт башлануга бик шатланабыз. Күп авылларда мәктәпләр ябылды. Ә бездә ул төзекләнә, яңартыла. Мәктәбебез балалар белән һәрчак гөрләп торыр дип өметләнәбез.

Валентина Виноградова, пенсионер:

-Бик хуплыйм мәктәпнең төзекләндерелә башлавын. Авыл баласы да матур, җылы, барлык уңайлыклары булган мәктәптә укырга тиеш. Белемнәре дә төпле булсын. Авыл балалары тырыш була, алар үз юлларын табарлар.

Ксения Александрова, 5 нче сыйныф укучысы:

-Мәктәбебез тузган иде инде. Тәрәзәләрдән җил өрә, салкын була иде. Яңа тәрәзәләр куйгач ук класслар җылынып, матураеп китте. Ремонт тәмамлангач мәктәп бөтенләй үзгәрер,ямьләнер дип түземсезлек белән көтәбез. Үзебез дә читтән генә күзәтеп тормыйбыз, булышабыз. Төзүчеләр эшләгәннән соң классларны җыештырабыз, тәртипкә салабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев