Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

ПРЕМЬЕР-МИНИСТР ӘЛКИЛЕЛӘРНЕҢ ШАТЛЫГЫН УРТАКЛАШТЫ

Быел районыбызның тагын 5 авылы үзәккә асфальт юллар белән тоташты. Федераль программа нигезендә Түбән һәм Югары Колчурино, Түбән һәм Югары Әлморза, Ташбилге авылларына - барысы 11 километрдан артык озынлыкта яхшы сыйфатлы юллар салынды. Әлки халкының әлеге шатлыгын уртаклашырга 3 ноябрьдә районыбызга Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков килде.

Югары һәм Түбән Колчурино авыллары олы юллардан читтә урнашканнар. Язгы-көзге пычракларда бу якларга төп транспорт трактор була иде. Район үзәгенә кадәр йөзәрләгән чакрым ара кайтып та Колчурино якларына үз автомобилеңдә уза алмау бигрәк тә үзәккә үтә иде. Менә бу як халкының дистә еллар хыялланганы тормышка ашты - пыяла кебек шома асфальт юл Югары Колчурино авылы башына, ә Түбән Колчуриноның буеннан буена диярлек үтеп башлангыч мәктәп янына чаклы килеп җитте.
Башкаладан килгән олы кунакны - республика хөкүмәте җитәкчесен әнә шул мәктәп янында ике Колчурино авылы халкы көтә иде. Көн шактый суык, җилле булса да, кешеләр шат, бәйрәмчә кәефле.
Менә районыбыз башлыгы Фердинат Дәүләтшин җыелган халыкны сәламләп сүз алды.
-Юлларны тормыш артериясе дип юкка гына атамыйлар. Әлки районы халкы өчен мондый чагыштыру бигрәк тә аңлаешлы. Ник дигәндә, 1986 елга чаклы әле безнең кешеләр асфальт юлны районнан чыгып киткәч кенә күрә ала иде. Соңгы 10 елда хәл сизелерлек яхшырды, 2000 елдан бирле районда 211 километр асфальт юл салынды. Быел менә 5 авылга асфальтланган яңа автомобиль трассалары төзелде,-диде Фердинат Мидхәтович.
Әле бит быел гына да 27 километр юл реконструкцияләнде һәм ремонтланды, бу эшләргә 230 миллион сум акча тотылды. Ә, гомумән, юл төзелеше һәм ремонты өчен районда 450 миллион сум акча тотылган.
Билгеле, районда юл мәсьәләсе әле моның белән генә хәл ителеп бетмәде. Бүген Карамалы, Төгәлбәй, Кошки, Түбән Биктимер, Югары Кәчи, Иске Тумба, Иске Тахтала һәм тагын байтак кечкенә авыллар халкы асфальт юллар көтә. Кыскасы, тагын 90 километр асфальт юл төзү кирәк әле районда.
Юллар төзелеше шактый зур чыгымнар сорый шул. Колчурино юлларын ачу тантанасында бу турыда ТР Премьер-министры Илдар Халиков та әйтеп узды.
-Бер генә район да юл төзелешенә Әлкидәге кадәр 450 миллион сум акча тотуы белән мактана алмый. Билгеле, сездә юлларның башкаларга караганда күбрәк төзелүе һәм ремонтлануы районыгыз җитәкчесе Фердинат Мидхәтовичның зур тырышлыгы, үҗәтлеге нәтиҗәсе дә. Бүген менә сезнең авылларга нинди сыйфатлы асфальт юл килде. Шундый матур эшләнгән, Парижга бара торган юл диярсең. Мин сезнең йөзләрегезгә чыккан шатлык-сөенечне бик аңлыйм. Әйбәт юллы булу ул зур куаныч. Имин тормышлар телим сезгә,-диде Илдар Шәфкатович.
Югары Колчурино урта гомумбелем мәктәбе директоры Николай Хвостов барлык колчуринолылар исеменнән республикабыз җитәкчеләренә авылларны юллы иткән өчен рәхмәт белдерде һәм бер үтенечен дә җиткерде:
-Түбән Колчурино авылы уртасына кадәр асфальт юл килде, бу бик әйбәт, зур рәхмәт сезгә. Ә Югары Колчурино мәктәбенә чаклы асфальт юл бары 900 метр барып җитми. Бу мәсьәлә дә уңай хәл ителсә иде,-диде ул.
Илдар Шәфкатович әлеге араны асфальт юллы итәргә ышандырды. Халык моңа рәхмәт әйтеп дәррәү кул чапты. Биредә төзелгән юлларның барлык таләпләргә җавап бирерлек булуын билгеләп үтеп, Илдар Халиков юл төзүчеләргә - "Алексевскдорстрой" ААҖ генераль директоры Фоат Вәлиевка Мактау грамотасы тапшырды.
Ниһаять, иң дулкынландыргыч минутлар җитте - юл аркылы сузылган зәңгәр тасмалар киселде. Премьер бу якларга әле тагын кайчан килеп чыга, дип кыюраклар аның белән истәлеккә фотога да төштеләр.
Аннан республика хөкүмәте җитәкчесе Түбән Әлки авылында 40 урынга исәпләнгән балалар бакчасы һәм башлангыч мәктәп бинасын карады. Бу бина элек "Сельхозтехника" карамагында иде. Хуҗасыз калып шактый таушалырга өлгергән йорт бик әйбәтләп ремонтланган. Ике катлы әлеге бинаның зур спорт залы бар, класс бүлмәләре иркен һәм якты. Ә балалар бакчасында зәвык белән эшләнгән бүлмәләргә өр-яңа җиһазлар да урнаштырылган. Премьер биредә ремонт эшләрен бик оста башкарган төзелеш коллективы җитәкчесе Данис Шаһимәрдәновның кулын кысып рәхмәт белдерде, биредә эшлисе хезмәткәрләрне өй туйлары белән тәбрикләде.
Премьер-министр район үзәк хастаханәсенең өч катлы терапия корпусында капиталь ремонт эшләренең барышы белән танышты. Биредә инде бинаның тышкы ягын төзекләндерү төгәлләнеп килә. Бу бинада 53 миллион сумлык ремонт эшләре башкарылачак.
Аннан Илдар Шәфкатовичка республиканың "Бәләкәч" программасы нигезендә капиталь ремонтланган һәм реконструкцияләнгән ике балалар бакчасы күрсәтелде. Биредә 13 миллион сумлык эшләр башкарылган, нәниләр өчен 60 өстәмә урын булдырылган.
Нәкъ бер ел элек ачылган Балалар иҗат йортында исә Премьер-министр Илдар Халиковны район сайлаучылары белән очрашу көтә иде. Биредә башта район башлыгы Фердинат Дәүләтшин сүз алды, ул Премьерны һәм залда утыручыларны районның соңгы ун елдагы социаль-икътисадый үсеше белән таныштырды. Фердинат Мидхәтович республика халкының социаль- көнкүреш шартларын яхшырту юнәлешендә булдырылган төрле программаларның районыбызда уңышлы тормышка ашырылуына күп мисаллар китерде.
Илдар Халиков республикада соңгы елларда башкарылган эшләр, алга билгеләнгән планнар турында сөйләде. 2013 елда үтәсе Бөтендөнья студентлар Универсиадасына әзерлекнең бүген төп бурычларның берсе булуын билгеләп үтте.
Аннан соң залда утыручылар хөкүмәт башлыгына үзләрен борчыган кайбер сорауларны да бирделәр.
Ташбилге авыл җирлеге башлыгы Хәрирә Әхмәдиева:
-Безнең Ташбилге авылында балалар бакчасы ябылды. Сәбәбе - бакча бинасына якынча ике миллион сумга төшәрлек ремонт сорала. Бүген мәктәпкәчә яшьтәге утызлап бала өйдә утырырга мәҗбүр. Шул балалар бакчасын ремонтлауда ярдәм итә алмассызмы?-дип мөрәҗәгать итте.
-Без кичекмәстән ремонт эшләрен башлау җаен табарбыз. Сабыйлар балалар бакчасында тәрбияләнергә тиеш,-дип җаваплады Премьер.
Район үзәкләштерелгән китапханәсе директоры Татьяна Петухова мондый сорау бирде:
-Соңгы елларда республикада "Бәләкәч" программасы әйбәт эшләп китте, сәламәтлек саклау, мәгариф учреждениеләренә игътибар артты. Ә менә авыл клубларына, мәдәният йортларына, китапханәләргә кагылышлы программалар кабул итү көтелмиме?
-Сез бу мәсьәләне бик урынлы күтәрәсез,-диде Илдар Шәфкатович. -Һәр авылда мәдәният учреждениесе гөрләп эшләп торырга тиеш. Без киләчәктә бу юнәлештә уңай нәтиҗәләр бирерлек проектлар турында уйланабыз.
Премьер-министр Базарлы Матакта Хәтер аллеясында да булды. Сугышчан иптәшләре истәлеген мәңгеләштерү өчен башкарган бу зур эшләре өчен ул әфганчы егетләргә рәхмәтен белдерде, алар белән бергә фотога төште.
Аннан Илдар Халиков "Алина" универсаль спорт залын карады, яшьләргә спорт белән шөгыльләнү өчен зур мөмкинлекләр тудырылуны уңай бәяләде.
Татарстан хөкүмәте җитәкчесе саубуллашканда районнан әйбәт тәэсирләр белән китүе хакында әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев