Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Район үзәк хастаханәсендә электрон чират булдырылды

Район үзәк хастаханәсендә яңалык: берәр табибка я белгечкә күренергә кирәксә, чиратка язылу өчен поликлиникага килеп тормасаң да була, регистратура тәрәзәсе төбендә басып торырга да кирәкми. Моны компьютер аша эшләргә була. -Мондый хезмәтне шәһәрләрдә күптән күрсәтәләр инде. Хәзер менә авыл районнарында да халык өчен шундый уңайлыклар тудырыла,-ди район хастаханәсе программисты Руслан...


Район үзәк хастаханәсендә яңалык: берәр табибка я белгечкә күренергә кирәксә, чиратка язылу өчен поликлиникага килеп тормасаң да була, регистратура тәрәзәсе төбендә басып торырга да кирәкми. Моны компьютер аша эшләргә була.
-Мондый хезмәтне шәһәрләрдә күптән күрсәтәләр инде. Хәзер менә авыл районнарында да халык өчен шундый уңайлыклар тудырыла,-ди район хастаханәсе программисты Руслан Хәмидуллин. Ул моны ничек эшләп булганны да аңлатты. Табибка чиратка язылу өчен интернетта дәүләт хезмәтләре сайтын эзләп табарга, "табибка язылырга" дигән язуны, аннары район һәм хастаханәне сайларга кирәк. Программа бик ансат, компьютер кушканны эшлә дә эшлә генә.
Поликлиниканың теркәү бүлеге янәшәсендәге терминал да шул ук эшне эшли - табибка электрон чиратка яздыра. Әмма терминал белән "аралашу" нәтиҗәле булсын өчен медицина иминияте таныклыгы номерын кертергә кирәк. Акыллы машина фамилиягезне клиентлар базасыннан эзләп таба һәм табиб сайларга мөмкинлек бирә.
-Әлегә терминалдан файдаланучылар күп түгел. Поликлиникага килеп җиткән икән, кеше инде, билгеле, җансыз җайланма түгел, безнең белән аралашуны өстенрәк күрә. Әмма берән-саран гына булса да, терминал аша талон алучылар да бар,-ди теркәү бүлеге (регистратура) шәфкать туташы Гөлгенә Сабирова.
Әйе, башта яңалыкны шикләнебрәк каршы алабыз шул. Хастаханәгә электрон чират та шундый яңалыкларның берсе. Әмма бер өйрәнеп китсәк, аның вакытны янга калдыру, табиб янына билгеләнгән сәгатькә генә килү мөмкинлеге бирүен тиешенчә бәяләрбез һәм хастаханәгә интернет яисә терминал аша гына языла башларбыз әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев